Логотип Идель
Ялкын

РУДОЛЬФ НУРИЕВ ҺӘМ СӘҺИБҖАМАЛ ВОЛЖСКАЯ БЕЛӘН...

«Сәләт» яшьләр оешмасы тарафыннан оештырылган «Сәләт-Моңреаль» аланына барырга теләк белдерүчеләр саны шактый булды. Хәзерге вакытта конкурсантлар үзара көч сынашалар.

Беренче тур нәтиҗәләре буенча сайлап алынган 36 бәхетле кеше, командаларга берләшеп, төрле проектлар уйлап чыгаралар, «Сәләт-Моңреаль» аланының гимны булырлык җырлар язалар һәм жюри каршында үзләренең иң көчле якларын күрсәтергә тырышалар.

«Хәзерге вакытта безнең бәйгедә сәлкешләр дә, айдаманнар да катнашалар, минемчә, алар барысы да идеаль, чөнки татар телен дә, инглиз телен дә камил дәрәҗәдә беләләр, Һәрберсе сәләтле, музыка уен коралларында уйнылар, белемле, биремнәргә иҗади якын киләләр. Аларның иң төп теләкләре – "Сәләт-Моңреаль" аланында катнашу, Канадада яшәүче татарларга татар теле һәм "Сәләт" мохитен тудыру. Шуңа күрә, һәрберсе бу аланга бырырга лаеклы», – дип уртаклашты «Сәләт» башкарма директоры Тимур Сөләйманов.

Бәйге сайлап алу турларының берсе – «Моңреаль кичләре» уены. Икенче сайлап алу туры кысаларында, катнашучылар максималь рәвештә яңа, милли колорит белән кызыклы булырлык кичке чаралар уйлап табарга тырышалар. Шундыйларның берсе «Тәрәзә» командасының «Татар дөньясына сәяхәт» проекты булды.







«Проектыбызның концепциясен сайлаганда, без Канада балаларына йөз тоттык, аларга бит көнбатыш культурасы якынрак. Теләгебез – татар мәдәниятнең пәрдәсен күренекле шәхесләр аша ачып җибәрергә», – сөйләде «Тәрәзә» командасының идея рухландыручы Римма Гыйләҗева.

Ватылган вакыт машинасы барлык катнашучыларны XIX һәм XX гасыр арасына җибәрде, анда алар татарларның атаклы шәхесләр белән “очраштылар”.

Мавыктыргыч квестта жюри әгъзалары да катнашты, алар балалар белән бергә Каюм Насыйридан качкан тугыз аяклы пәрине ауладылар, Рудольф Нуриев белән бию ритмында “Крокодил” уйнадылар. Һади Такташ исә Габдулла Тукайның шигырьләрен искә төшерергә һәм рандом сүзләренән яңа шигырьне уйлап табарга тәкъдим итте, Сара Садыйкова белән бергә буталган татар халык җырларын белергә тырыштылар.

Бакый Урманче билгеле бер сүзләр әйтеп, кешеләрне скульптураларга әйләндерде һәм үз портретын ясарга сорады, ә Сәһибҗамал Волжская, Галиаскар Камал белән кызыксынып, «Кәҗә белән сарык» әкиятенең яңа вариантларын булдыруны сорады.

Сынауларны уңышлы үткән өчен, һәрбер командага батарейка бүләк иттеләр, ул вакыт машинасын кабыза торган сәгатьтән булып чыкты.

«Станцияләрдән атаклы кешеләр репортерларга әйләнделәр һәм бар игътибар катнашучыларга күчте. Димәк, алар үзләре өчен эшләделәр», – дип аңлатты Римма Гыйләҗева.







«Бу проект – шәхси үсеш һәм халыкара айдаман тәҗрибәсен туплау өчен бик шәп мөмкинлек. Минемчә, тормышта иң мөһиме – юмор һәм үз-үзеңә ышану, мин аны балаларга бирә алам», – ди КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының 4нче курс студенты Булат Сәмәрхәнов.

«Мин "Сәләт"тә 2007 елдан, эш тәҗрибәм файдалы булыр дип саныйм. Үземне сынап карарга, яңа команда белән эшләргә кызыгам. Үзем өчен яңа ил ачасы һәм кызыклы кешеләр белән танышасы да килә», – ди «Болгар Туган Тел-2017» проекты җитәкчесе Регина Нуруллина.

«Минемчә, барлык катнашучылар да сәфәргә барырга лаеклы, жюри әгъзаларына бик авыр булыр. Үзем турында мин бик җаваплы һәм, чыннан да, анда файдалы була алам дип кенә әйтә алам», – дип безнең белән уртаклашты "Сәләт" ветераны, "Сәләт" проектларның активисты Эльвира Каримова.

Алинә Сысоева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев