Логотип Идель
Ялкын

РУДОЛЬФ НУРИЕВ БУЛЫП УЙНАУ ҖИҢЕЛМЕ?

Рудольф Нуриев булып уйнау җиңелме? Аңа иң элек шушы сорауны бирәсе килә... Казанда халыкара мөселман кинофестивале барган көннәрнең берсендә кешеләр агымында этелә-төртелә «Родина» кинотеатрының 2нче залына кереп, иң түбәндәге баскычларның берсенә утырып «Рудолф Нуриев. Рудик» фильмын караучылар рәтендә булсагыз, Игорьны инде беләсез. Юк икән, танышыгыз: Игорь Марков – Рудольф Нуриевның балачагына багышланган фильмда төп рольне башкаручы. Казанның 1нче спорт мәктәбе укучысы һәм «юлдаш» ансамбле биючесе.


Фестиваль шау-шулары тынгач, Горький паркында очраштык. Тиеннәр, песиләр артыннан йөри-йөри, фотога төшә-төшә сөйләшкәндә, Рудольф Нуриевны, әтиләрне, интернетны, һәм иң беренче чиратта, билгеле, Игорьның үзен аңларга тырыштык. Хәзер сүзне аның үзенә бирәбез.


Игорь Марков


Фильмга көтмәгәндә эләктем. Режиссёр ярдәмчесе Рәмзия апа безнең бию дәресенә килде дә, мине күреп: «Бу малай Рудольф Нуриевка бик охшаган һәм яхшы бии», - диде.


Биюгә 4 яшьтән йөрим. Иҗат йортына килгәч тә, шунда ук алдылар мине. Биетеп тә карамыйча никтер.


Халык биюләре һәм классик биюләр белән шөгыльләнәм. Киләчәктә бу минем һөнәрем булачак.


Рудольф Нуриев балачагында кичергәннәрне мин дә кичердем. Фильмда төшкәндә диюем. Бигрәк тә мавыгуын, омтылышларын чынга алмыйча, аннан көләргә тырышуларын. Шул исәптән, әтисе дә аның офицер булуын теләгән. Ә ул булмаган...


Мәктәптә фильмда төшүемә ышанмадылар. Көлеп йөрүчеләр дә булды. Укытучылар дәресләрне калдыруыма нык ачуландылар. Бу нигә кирәк соң, диделәр. Хәтта мәктәпне алыштырырга туры килде.


Минем дә әтием офицер. Биюемә каршы иде башта. Үзе кебек булуымны теләгәндер инде. Хәзер биюнең дә мөһим эш булуын аңлый бугай. Концертларга килә. Килешмәгән вакытлар булгалый. Әмма икенче көнне үк дуслашабыз да.


Фильмда уйнау ошады. Бигрәк тә кыш көне урманда төшергәндә. Миңа анда киез итек киерттеләр, кая басасын, нәрсә эшлисен әйтеп тордылар. Күп өлешләре Казанда төшерелде. Берничә тапкыр гына авылга кайттык.


Иң авыры татарчаны аңлау булды. Төшерүчеләр үзара татарча сөйләшә, ә мин бернәрсә аңламыйм. Кирәкле урыннарын тәрҗемә итеп бардылар.


Нуриев белән очрашсам... Бәлки, фотога гына төшәр идем. Аның бала вакытта үзен ничек хис итүен беләм кебек. Чөнки миңа ул турыда күп сөйләделәр, күрсәттеләр, аңлаттылар.


Үзем фильм төшерсәм, ул фантастика булачак. Сюжеты турында уйлаган юк әле.


Игорь Марков


Минем төсем яшел. Элек шәмәхә иде, ә хәзер яшел. Ни өчен шулай үзгәргәндер, белмим. Яшел ул – бәхетле, яшәүне яратучы, мәрхәмәтле кешеләр төсе.


Татар теле дәресенә соңга калсам,  I’m sorry. I’m late диячәкмен. Ой! Ә татарча биеп күрсәтә алам. Татар биюе – яраткан биюем.


Интернет ничек эшли? Бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйм. Уйланганым бар:  әгәр банкоматка акча саласың икән, ничек ул минем счётка килә ала? Һавадан мәллә, дип.


Әгәр капчык булсам, бөртекләр белән тулы булыр идем. Бәлки, тары булыр ул. Чөнки бу очракта мин һәр күгәрченне ашата алачакмын. Тиеннәрне дә.


Безнең өйдә 2 ташбака, попугай, балыклар, Тима исемле песи һәм Роксалана исемле эт бар. Этне – апам, песине әни карый. Мин балыкларны карау өчен җаваплы. Аларның дүртесе – гадәти елга балыгы, ваннада яшиләр. Ә берсе - петушок - ялгыз гына аквариумда. Аңа күңелсездер инде, дус алырга кирәк әле.


Миңа 80 яшь булган вакытта, мөгаен, галәм глайдерлары барлыкка киләчәк. Оныкларыма безнең телефоннар сенсорлы иде диячәкмен, ә аларның телефоннары бөтенләй үтә күренмәле булачак. Алар мине бик аңламаслар, әкият сөйли дип уйларлар инде.


Тәртип яратам. Бөтен нәрсәнең тәртипләп куелган булуын. Минем өстәлдә һәр нәрсә үз урынында. Ә күп дусларымның алай түгел. Әмма дуслашканда аларның өстәленә карамыйм.


Мәктәпкә формасыз йөрер идем. Ләкин алай ярамый.


Мин һәрвакыт әни исән булсын дип телим. Әниемне бик яратам. Һәм аның өчен барысын да эшләргә әзер.


Тагын фильмда төшәргә чакырсалар, барам.


Ләйсән Фәйзуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев