Логотип Идель
Ялкын

ҺӘРКАЙДА ҮЗ КЕШЕ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ

Журналист – күпләр кызыгып карый торган һөнәрләрнең берсе. Читтән караганда, бик күңелле профессия кебек: яңадан-яңа илләр ачу, төрле кешеләр белән танышу, телевизорда күренү, радиодан ишетелү, газета-журналларда басылу. Башкалар күп акча түләп тә эләгә алмаган чараларга, таныклыгыңның тышын гына күрсәтеп, үтеп керү. Рәхәтнең рәхәте инде!

 

Минем яшьтәшләремнең күбесе журналист тормышын әнә шулай – тоташ бәйрәм итеп күз алдына китерә һәм, бернигә карамастан, шул юнәлештә белем алырга җыена. Андыйлар сезнең арада да булса, бу һөнәрне үзләштерүнең тагын бер юлын күрсәтәсем килә.

 Журналистка беркатлылык килешми

Инсаф Исмәгыйлев, 2нче егетләр интернат-лицее: «Мине гел яңалык җәлеп итә, шуңа журналист буласым килә дә инде. Минем уемча, журналист ул – һәрдаим эзләнүдәге кеше, ул гел нәрсәнедер өйрәнә, һаман үзгәреп тора. Бу һөнәр миңа әнә шул гел үсеп-үзгәреп торырга мөмкинлек бирүе белән ошый...»

Мин дә Инсаф белән килешәм, яхшы журналист булыр өчен төрле өлкәдән белем тупларга кирәк. Белемең катлы-катлы булсын! Әлбәттә, берәү дә белеп тумый һәм белем эстәү гомер буе дәвам итә. Ләкин инде укыганда ук, миңа калса, берничә юнәлештә уку яхшы. Мин быел Казан федераль университетының Кече Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлегенә укырга йөрдем. Бәхетле очрак микән, быел бу бүлектә журналистика белгечлеге ачыла булып чыкты. Ә бу инде берьюлы ике белгечлек аласың дигән сүз. Тукта әле, филология бүлегендә журналистикага безне кем укытыр соң, дисеңме? Үзем дә, беренче эш итеп, шул сорауны бирдем: укыган-укыган, чын журналистлардан дәрес аласы килә бит инде!

Татар филологиясе бүлегендә укытучы мөгаллимнәр белән беррәттән, безне КФУның массакүләм коммуникацияләр һәм иҗтимагый фәннәр институтының татар журналистикасы кафедрасы мөгаллимнәре дә укытачак. Димәк, мине татар теле, әдәбияты фәненең нигезләренә атаклы филолог галимнәребез өйрәтә, журналист булырга исә татар журналистикасының гыйльми нигезен булдырган белгечләр әзерләячәк икән.  Ике куянның койрыгын тотам булып чыга. Әгәр теләсәм, дүрт елдан соң, ягъни бакалавриатны тәмамлауга, әдәби тәнкыйть һәм мөхәррирлек белгечлегенә керәм һәм журналист булам, фикерләрем үзгәрсә (кем белә, университет гыйлем дәрьясы бит ул), үзем дә филолог галим яисә мөгаллим булып китмәмме? Кыскасы, көнне төнгә ялгап рус телен һәм рус әдәбиятын укыйм, узган елгы кебек конкурс булса, югары баллар кирәк!

Татар журналисты кем ул?

Эмиль Нуретдинов, 2нче егетләр интернат-лицее: «Минемчә, журналист ул – актуаль, яңа, ә иң мөһиме, кызыклы мәгълүмат эзләүче. Аны урмандагы бүре белән чагыштырып булыр иде. Үзеңә кирәкне вакытында таба алмасаң, аны башкалар эләктереп алачак...»

Айзат Гыйниятов, 2нче егетләр интернат-лицее: «Минем әти-әнием – журналистлар, «Яңа гасыр»да эшлиләр. Әтием бик әйбәт редактор, аның эше миңа да кызыклы. Журналист ул – бик мәгълүматлы кеше, чөнки ул көн саен халыкка яңа мәгълүмат җиткерергә, аны аңлата белергә тиеш. Шуңа күрә бүгеннән үк миңа әти-әниемнән нәрсәдер өйрәнә башларга, бик күп китаплар укырга кирәк...»

Чын журналист нинди булырга тиеш соң? Миңа калса, татар телен дә, әдәбиятын да камил белү мөһим, югыйсә, татарның яшәеше белән рухланып, аның өчен җан атып буламыни? Укытучым Зөләйха Мөслимовна мине әдәбиятка гашыйк итте. Әле апрель аенда булган «Илебездә, телебездә, күңелебездә Тукай мәңгелек» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесендә беренче урын алдым. Г. Тукайның туган көнендә КФУда «Илһамлы каләм» иҗат бәйгесендә катнаштым. Ә язгы каникулда Кече институт студентлары белән «Ялкын» журналистика мәктәбе»ндә укып кайттык. Шулар йогынтысымы, язу җене кагылды гына бит! Журналист булу хыялын инде беренче курста укыганда ук чынга ашырасым килә! Мөмкинме бу? Фәнни конкурсларда катнашырга да теләк һәм дәрт бар, «Әллүки» иҗат берләшмәсенә йөреп, язарга өйрәнәсем килә. Бүлектә тагын мин белмәгән әллә ниләр бардыр әле...

Без дөреслек яклы!

Эльвина Гәрәева, 20нче татар гимназиясе: «Мине телевидение журналистикасы кызыксындыра. Шул юлдан китсәм, дөреслекне ачу, проблеманың асылына төшенеп, аларны хәл итү белән шөгыльләнер идем. Күп очракта кешеләр дөреслекне белми яшиләр бит...»

Илүзә Әбелханова, 20нче татар гимназиясе: «Минемчә, журналист кеше актив, җитез, аралашучан булырга тиеш. Ул дөнья сулышын тоеп, хәтта аны чак кына алдан сиземләп яшәргә тиеш. Бу энергияле, «тере» , туры сүзле һөнәр...»

Мин дә үзфикерле, кыю каләмле, җор телле татар журналисты булырга хыялланам. Кем белә, бәлки, киләчәктә миңа да берәр журналда эшләү бәхете тәтер? Яисә телевидение журналисты буларак танылырмын? Ә бәлкем, пресс-үзәкләрнең берсендә хезмәт куярмын? Татар мохитендә журналистика гыйлемен үзләштерү – бүгенге хыялым. Хыялым миңа, Г.Кутуй сүзләре белән әйткәндә, «киләчәкне күрергә мөмкинлек бирә. Ә киләчәкне күрү, аны күрәм дип хис итү иң авыр минутларда да җиңел һәм рәхәт икән».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев