Логотип Идель
Ялкын

«РИФӘ РАХМАН: NON STOP РЕЖИМЫНДА»

«Мин һәр эшне дә эшләп карарга яратам: кул эшеме ул, акыл хезмәтеме, иҗатмы. Шигырь язу – шуларның берсе генә. Ниндидер иҗат-спорт төрләре (рәсем, волейбол, чаңгы һ.б.) белән чагыштырганда, начаррак булдыра торган һөнәрем дә ул, бәлки. Әмма осталыгым чамалы дип исәпләгән һөнәреңдә дә уңышка ирешү, үсү – менә нәрсә канәгатьлек китерә кешегә».

 «Әни! Мин укый беләм!»

Мин укырга бик кечкенәдән өйрәндем. 4 яшьләр чамасы булганда, әти-әни янына килеп, әлифба укып күрсәтим инде, дип йөдәтә торган идем. Алар сүземне бик озак игътибарга алмады. Әллә ышанып бетмәделәр, әллә эшләре күп булды.

Өебездә бергәләп әтинең китап укыганын тыңлау гадәте бар иде. Шулай бервакыт, кичен гаилә белән ял итеп ятканда, тагын, укып кына күрсәтим әле, дип аптыратырга тотындым. Тыңларга ризалаштылар. И тырышып укыйм! Берзаман әнигә карасам... йокыга ук киткән!

Икенче көнне әти, китапханәгә барып, Салтан патша турында китап алырга кушты. Алып кайттым китапны. Уку тизлегем бик яхшы булгандыр инде, шул арада соңгы битенә дә җиттем. Кире китаханәче Асия апа янына йөгердем. «Миңа яңа китап бирегез», – дим, ләкин анда китапны атнага бер генә алырга ярый булып чыкты. Бер атнадан тагын бердым, инде зур сумка тутырып китап алып кайттым.

Ул чакта китапханәчеләр һәр укыган китапның эчтәлеген сөйләтәләр иде. Фәлән әсәрнең фәләненче битендә ни турында язылган, дип тә кызыксыналар, шуңа күрә һәр битне кат-кат укыйм һәм курка-курка гына тагын китапханәгә барам. Сораганда, онытып җибәрмәсәм генә ярар иде, дип...

Ә кичләрен урамга чыксаң... Иң дәрәҗәле бер кеше инде мин. Көтү кайткач, газета-журнал тараталар иде бит, һәммәсе капка төбенә җыелып шуларны укый. Мине күрсәләр, үзләре янына дәшәләр. Кич буе авыл урамы буенча газеталар укып йөрим. Башта бер капка алдында, аннан икенчесе...

 Матбугат белән дуслашу

Безнең заманда вакытлы матбугат белән укучы арасында җанлы мөнәсәбәт яшәде. Безнең авылда хәтта кайбер күршеләр дә мөнәсәбәтләрен бер-берсе белән газета аша җайга сала иде. Мәсәлән, берсе икенчесенә үпкә белдереп, газетага шигырь яза, тегесе аңа шул рәвештә үк җавап бирә. Район газеталарына укучылардан хатлар агыла гына! Район газетасы, аннан «Ялкын», «Сабантуй» – балаларның да зур тәҗрибә мәктәбе иде.

Без үскәндә газета-журналлар балалар иҗатына күбрәк игътибар итә иде шикелле. Миңа да редакцияләрдән әледән-әле хатлар килеп торды. «Безгә тагын иҗат җимешләреңне җибәр», – дигән сүзләр күңелне үсендерә, канат куя иде.

Шулай бервакыт чираттагы хатны укыганда күзем төште: исемем генә каләм белән язылган да, калган өлеше машинкада басылган. Баксаң, хатларның һәрберсе дә бер минем өчен генә махсус язылмый икән! Әмма үземә генә аталган шәхси хатлар да күп килде.

Беренче хезмәт хакы

Авылда элек балалар әти-әниләренең төп акча эшләүчеләре иде. Мин үзем бер көн эчендә ике шәл чите бәйли торган идем. Бу 8 сум дигән сүз. Кызларның күбесе ике көнгә бер чит кенә бәйли. Мөстәкыйльлеккә омтылыш, эшләмәгәнне эшләп карау теләге йөдәтте мине гомер буе. Кая да булса киткән чакта өйдәгеләр: «Бер әйбергә дә тимә, яме!» – дип кисәтәләр иде. Үзем генә калгач, йә купальник, йә күлмәк тегеп куям, йә башка бер эш эшлим. Эзлим, материалын табам, сызып-нитеп тормыйча гына кисәм, теләм, юныйм. Әйбәт килеп чыга!

Район газетасында шигырьләрем басыла башлагач, миңа гонорар килә башлады. 1 сумнан алып 10 сумга кадәр була торган иде ул. Бу ул чакта – бик зур акча. Чагыштыру өчен: мин яшүсмер чакта әбиләр 12 сум пенсия ала иделәр. Педучилищеда укыганда, 75 сумлык гонорар килгәч, үземнең дә баш түбәгә тиде. 35 сумга бик яхшы кофта алдым да калганын әнигә алып кайтып бирдем.

«Син урлап язасыңмы?»

Шигырьләрем район газетасында бик еш басыла башлагач, бер зур җыелышка чакырдылар. Баш мөхәррир райком секретаре белән утыра. Миңа бик сынап карап торалар. Фәтхуллин абый мине үз яннарына дәшеп алды да, секретарь янында бик зур хикмәтле сорау биргән кебек: «Без синең шигырьләреңне атна саен бастырабыз. Алар бик күп, урлап язмыйсыңдыр бит?» – диде. Сынап каравы да булгандыр инде. Шунда мин, аны райком секретаре янында өркетебрәк җибәреп: «Сез, газетаның баш мөхәррире була торып, материалларга шулай җавапсыз карыйсызмы? Тикшереп чыгармыйсызмыни?!» – дигән идем – шаккатты. Хәзер уйлап йөрим: инде шул чакта ук кемнедер урынына утыртырлык акыл булган икән миндә.

8нче классны тәмамлап, Арча педагогия көллиятенә килгәндә, мине инде зур язучы дип кабул иттеләр. Урамнарда туктатып, син фәлән-фәлән түгелме, дип сорый торганнар иде. Ә хәзер балалар арасында бөтен кеше таный алганнар юк бит. Әллә аерылып тормый алар, әллә игътибар җитеп бетми, әллә өлкәннәрдә балалар әдәбиятына түбәнсетеп карау бар? Хәер, мин үзем дә вакытлы матбугат битләрендәге бик күп әсәрләргә шулайрак карыйм бугай. Әллә нәрсәләр табар кебек укый башлыйсың, бераздан күңел төшә: ни рифма, ни үлчәм камиллеге, ни фикер, ни образ... Бу – китап чыгарган, үзен шагыйрь дип санаучылар иҗатында да еш очрый торган хәл. Яхшырак язучыны көтәсең, зурракны өмет итәсең бит. Андыйларны мин университетта еш табам. Өченче курска кадәр йомшак кына иҗат иткәннәр, хәтта каләм тибрәтмәгәннәр дә, яныңда йөри торгач, чын язучылар белән аралашып киткәч, ачыла. Мин әнә шундыйларны эзлим, шундыйларга ярдәм итәм.

Ярату турында

Мәхәббәт ул – бик киң төшенчә. Ата-анага булган мәхәббәт хисе, туган җирне ярату, балаңа булган мәхәббәт, сөйгән ярны сөю – болар шул бер хиснең төрле чагылышлары. Әти-әнием – укытучыларым да, мин аларга икеләтә хөрмәт белән карыйм. Бала чагымда аларны хөрмәт, соклану, горурлану кушылган ярату белән ярата идем. Хәзер исә җир йөзендә алардан һәм үз балаңнан да кадерлерәк, кирәклерәк кеше була алмаганны аңлау хисемне дә кушып, эчке бер нечкәлек белән яратам. Алар миңа талант орлыгы салганнар, үстергәннәр, укытканнар, кеше иткәннәр, киләчәгемне кайгыртканнар.

Үзең ана булгач, әнигә булган хөрмәт тагын да арта. «Мин әнигә кирәк булган кебек беркемгә дә кирәк түгел бит» – шуны аңлыйсың. Әнине югалтудан курка башлыйсың. Егет белән кыз, ир белән хатын арасында була торган мәхәббәт таркалырга, вакыт сынавы аша узмаска да мөмкин, әмма бала һәм ана мәхәббәтен берни дә җимерә алмый.

Туган авылымда иң якын урын – зират

Туган якны бик еш искә алам, ләкин соңгы елларда авылга кайтам да, элеккеге авылны тапмыйм һәм тиз генә китеп барам. Су буена төшәсең, аны чүп, чытырманлык баскан, урамга чыгасың, капка төпләрендә беркем дә утырмый, болында кичке уеннар бармый, клубка замандашлар йөрми...

Авылымда хәзер минем өчен иң якын, кадерле урын – зират. Зиратка керәм дә, рәтләр арасыннан йөрим. Кечкенә чакта, тормышлар авыр булганда, безгә конфетлар биргән, яңа аерган бал ашаткан бабай-әбиләрнең каберләрен карап узам. Казанда торганда алар исән кебек. Күршеләр, укытучылар белән сөйләшеп тә йөрим эчемнән. Авылга кайткач, чәй өстәле янында әнидән сорап куям: «Фәлән кеше исән бит, әни, әйеме?» Әни: «Юк, вафат инде, кызым, әйткән идем ләса», – ди. Әллә нишләп китәм. Ышанмыйм. Минем өчен алар исән. Зиратка кергәч кенә, аларның инде дөньяда юклыгына ышанам.

Хәтта артык аралашмаган авылдашларыңның каберләре яныннан узган чакта да, күңелгә авыр. Алар – авылның олы йөрәген  типтергән кешеләр иде. Бу тибеш торган саен әкренрәк ишетелә... Иҗатымда зират темасының зур урын алып торуы да нәкъ менә шушы хисләргә бәйледер. Сагынам мин сезне, авылдашларым! Исәннәрегезне дә, хатирә булып кына яшәгәннәрегезне дә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев