Логотип Идель
Ялкын

«ПЕТЕРБУРГКА НИЧӘ ЯШЬ?»

Күпер асларыннан чыга-чыга катерда йөрүебез, җир асты кичүе буйлап тезелешкән әбиләрнең кәрзиннәреннән нәни борыннарын сузып торган сөйкемле песи балалары, миңа дип сатып алынган ялтыравыклы журналлар булып истә калды ул чакта Санкт-Петербург.

 

Ул елны миңа ике катлы йорты белән Барби курчагы бүләк иткәннәр иде. Алсу төстәге бу “йорт” шундый матур, эчендә курчак өчен бөтен нәрсәсе бар, үзе, җыеп куйгач, сумкага әйләнә. Курчагым да бик матур, аның патша кызларыныкы төсле  күлмәк һәм эшләпәләре дә әллә ничә!

Санкт-Петербургны беренче күргәндә үзенең алсу, яшел, зәңгәр, фирүзә, кызгылт йортлары белән уенчык шәһәр булып тоелды ул миңа. Шул йортлар тирәсендә кавалерлары белән патша кызлары йөреп тора. Әкият! Чын курчаклар очраган саен яннарына йөгерәм. Аларның минем белән фотога төшәселәре килә. Төшәселәре килә икән, төшсеннәр! Мин үзем дә фотога төшәргә яратам. Ул вакытта һәр кадр өчен акча түләргә кирәген дә белми идем әле.

Матур йортларның эчләрендә дә булдык. Эрмитаж дигән музейны хәтерләп калдым. Дөресрәге, андагы алтын кошны. Ул вакыт-вакыт канатларын җилпеп, койрыгын җилпәзә итеп җәеп куя. Яныннан китәсе килми... Питерда көн шу-у-ундый озын, кич җитми дә җитми, ә мин бер аягым икенчесенә чалынырлык дәрәҗәдә арыйм, күтәрсәләр, әнием йә апаларымнан берсенең җилкәсенә башымны салып йоклап та китәм. Миңа бит әле 6 гына яшь. Күңелле компаниябезнең гел елмаюлы халәте һәм экскурсоводларның ул чакта эчпошыргыч тоелган “көйләве” турында соңрак уйландым бугай...

...Әйе, тагын дүрт елдан, Санкт-Петербургка икенче мәртәбә килүемдә. Бу юлы гидларның һәр сүзен “йотып” барырга тырыштым чөнки. Арадан бер экскурсоводны аерып ошатып, маршрутыбызны аның расписаниесенә көйләдек, шәһәр эче һәм шәһәр яны сарайларын көн арты көн иркенләп карадык. Петропавел крепостендагы Комендант йортын Санкт-Петербургның 300 еллыгына дип реставрацияләгәннәр. Шәһәр тарихына багышлап ачылган бу музей, мөгаен, дөньядагы иң заманча музейлардандыр. Тиешле төймәгә басып, алдыңдагы экспонат һәм аның кулланылышына кагылышлы әллә никадәр өстәмә мәгълүмат алырга була! Сарай мәйданындагы Александр колоннасын (ә ул 650 тонналы!) унбер метрлы биеклектәге нигездә ничек итеп утыртуларын, мәсәлән, “кино итеп” күрсәтәләр. Краннар юк чакта алтмыш аркан белән сәгать ярым эчендә күтәртелгән багана, могҗиза булып, менә 176 ел буе бер миллиметрга да авышмыйча басып тора. Аны нәкъ менә авырлыгы тотып тора да икән инде!

Юсуповлар сараеның соңгы хуҗабикәсе Зинаида Николаевна Казан ханбикәсе Сөембикәгә әллә ничә буын аркылы сеңел туры килүен Казаннан ук белеп килгән идек. Шуңадырмы, бу йорт “безнеке” булып тоелды. Андагы заллар, шәрык бүлмәсе, кайбер картиналар, Зинаида ханымның яшьли үлгән туганы Татьянаны фәрештә итеп сурәтләгән статуя, подвалдагы балавыз сыннар экспозициясе... Һәркайсы күз алдында тора. Петербург ул шундый: Распутинның соңгы төнен “күрсәтеп” шомландыра, Кунсткамера гарипләре белән куркыта, аннары йомшак скәмиягә утыртып, стенаны тутырып торган картина каршында вакыт дигән нәрсәне оныттыра яки, киресенчә, Леонардо да Винчиның дәфтәр кадәрле “Мадонна Литта”сы белән ымсындырып, минуты – ай, сәгате – ел тоелырлык чиратка бастыра, йә фонтан өстенә салават күпере “кабызып” аһ иттерә... Петергофтагы фонтаннарда төсләр балкышын күрмәгәч, чит илдән килгән бер турист ханым: “Салват күперен бу юлы сүндереп куйдыгызмыни?” – дип сораган, имеш. Гид сөйли, без ышанабыз. Шәһәр үзе юмарт ул, кояш кына саранлангандыр ул көнне...

Санкт-Петербургка икенче баруыбыз Ленинград өлкәсендәге Кировск районына сәфәребез белән бигрәк тә истәлекле булды. Дәү әниемнең әтисе – Хәҗи бабай 1943 елның 14 гыйнварында, Ленинград блокадасын өзү өчен барган сугышларның берсендә үлеп калган. Аның күмелгән урыны 2001 елда ачыкланган, дөресрәге, күчереп күмелгән урыны. Узган гасырның илленче еллар азагы, алтмышынчы еллар башында Ленинград өлкәсендәге бик күп кабер һәм каберлекләр берләштерелгән. Кызылармияче Ганиев Хаҗи хәзер Санкт-Петербургтан 50 километрдагы “Рабочая-2” бистәсе туганнар каберлегендә ята. Кировск хәрби комиссариаты каталогында шуны раслаган карточка бар, каберлек плиталарының берсенә: “Кр-ц Ганиев Х.Г.” дип фамилиясе уелган... Язудагы хәрефләр бераз җуела төшкән иде, без якындагы кибеттән кара буяу, пумала алып, плитадагы исемнәрне ачыклабрак язып чыктык. Барлык язуларны да яңарту мөмкин дә булмас иде, чөнки алар бихисап, бихисап... Фоторәсемгә карап, “каберлек өстендә нинди кабер ташлары бу?” дип аптырамагыз. Әтиләрен, бабаларын, туганнарын эзләп килеп, тапмаганнар китереп куйган истәлек билгеләре ул...

...Укырга кергән елны ук безгә: “Менә бераз үсегез дә, бергәләп ерак-ерак шәһәрләргә барырбыз”, – дигәннәр иде. “Бераз”ны җиде ел көткәнбез! Аның каравы, классташлар белән бергәләп, “ура!”, Санкт-Петербургны карап кайттык! Санта-Барбара турындагы теге мәзәктәге кебек, “Мин андагы бөтен нәрсәне беләм!” – дип уйлап шундый ялгышканмын икән! Ярый әле ялгышканмын! (Җөмлә саен өндәү куеп та хисләремне аңлатып бетерә алмам!) Царское Селода булганым булса да, лицейны күргәнем юк иде. Күрдем. Андагы Екатерина сараен, элек сорасалар, Әби патша хөрмәтенә салынган дияр идем һәм оятлы булыр идем. Ә хәзер әнисе хөрмәтенә әтисе салдырган ике катлы йортны, әнә, дөньяда тиңе булмаган җәүһәргә әйләндергән Елизавета минем күз алдымда бераз “акланыр”: Петр патшаның тарихка “җилбәзәк” даны белән кергән кызы игелекле бала булган түгелме? Петропавел крепостенда бу юлы патша нәселе төрбәсен озаклап карадык. Зур, авыр мәрмәр саркофаглар астында ятучылар турында инде укыган да бар, кинофильмнар аша образлары таныш, ә соңгы патша гаиләсе фаҗигасен һәммәбез белә. Бу мәлләрдә безнең күңелләр дә ул көннәрдә бертуктаусыз елап торган Петербург халәтендә иде...

Ә яңгырлар? Яңгырлар, бергә булганда бернәрсә түгел, киресенчә, кызык кына ул! Туңдырма ялый-ялый, күлләвекләр өстеннән сикерә-сикерә ничәмә-ничә күперне җәяү кичтек икән? Безне жәлләмәгән класс җитәкчебез Татьяна Геннадьевнага рәхмәт! Дүрт көн эчендә белгәнгә күпме яңа белгәннәр өстәтте ул! Мин Исаакий соборының эчтән һәм тыштан ничә метр биеклектә булуын оныттым да инде, әмма аның Бөек Ватан сугышы елларында ярчык яралаган колоннары “сызлавын” онытмам. Казан соборының колонналары санын хәтеремә салырга да тырышмадым (барыбер онытам!), бу собор миңа исеме Казан белән бәйле булганга һәм эчендә Кутузов йөрәге “тибеп” торганга гел кадерле урын булыр. Кайчан гына килсәм дә.

“Барсам” дими, “килсәм” дигәнмен, аермасын сизәсезме? Кызык, мин Питерга дүрт ел саен килеп торганмын икән моңарчы. Киләсе сәфәрем “график”ны кыскарту ягына бозылса да, бер сүзем юк. Киресенчә генә була күрмәсен.

...Санкт-Петербургка ничә яшьме? Бер урында әйтеп уздым шикелле. Ә чынлыкта һәр кешегә яшьтәш ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев