Логотип Идель
Ялкын

ОЧТЫ ДӨНЬЯ ЧИТЛЕГЕННӘН...

Хаттан өзек : "Исәнмесез, хөрмәтле композиторыбыз Рөстәм Яхин! Сез, әлбәттә, шактый күп эшлисез һәм, билгеле, күп  акча аласыздыр. Өстәвенә, Казан  үзәгендә, 4 бүлмәле фатирда  тун фабрикасы янында яшисез. Ә мин үзем Себердән, бездә тун фабрикалары юк. Шуңа күрә, миңа бер шапка һәм кәҗә тун җибәрсәгез,шәп булыр иде..."

Комета язмышы

Марина Цветаева шагыйрь язмышын комета язмышына тиңләгән. Ә минемчә, кулларына каләм-каурыен кыскан шагыйрьнең генә түгел, һәр даһиның язмышы – кометаныкы. Каян килеп, кая очканнары билгеле түгел. Алар турында без бары тик күк йөзендә калдырган якты эзләре буенча гына фикер йөртә алабыз. Үз кометаларының сызылып очып төшәчәгенә  алар яшь чакларыннан ук төшенәләр сыман, юкса, бүтән кешеләр белән чагыштырганда, аларда кан басымы да, йөрәк тибеше дә, шуннан чыгып, уйлар тизлеге дә зуррак булмас иде. Даһилар ашыга. Комета  язмышын сайлаганга, алар – гомерләре буена (бәлки, гомердән соң да) ялгызак шәхесләр...

Номерны бутаганнар!

Рөстәм Яхинга көн дә кемдер шалтырата. Телефон рояль тавышын минут саен бүлдерә. Шалтыратуларның күбесе – композиторга аерым бер җыр өчен рәхмәт сүзләре, мактаулар һәм, әлбәттә, шәхси үтенечләр. Нигездә, һәр шалтыратучыга композитордан нидер кирәк. Алар фикеренчә, Рөстәм Яхин кебек зур кешеләр бөтен нәрсәне дә эшли ала, әнә, телевизордан министр кулыннан бүләк алуын күрсәттеләр, министрлар аны ярата, димәк, сүзе дә үтәчәк. Бәлки, Рөстәм абый минем өчен дә сүз әйтә алыр? Шалтыраталар, хат язалар... Иң «нечкә зәвыклылары» телефоннан композиторны: «татарчарак, җиңелрәк яз» дип тәнкыйтьләп тә ала, кайберәүләре үз шигырьләренең кайчан җырга әвереләчәген сорап шалтырата... Бер минут тынычлык юк.

Тиздән телефон трубкасын Рөстәм абый урынына хатыны Хәлимә ханым ала башлый. «Композиторны ник бездән аерасыз?! Ул халыкныкы! Ул безнеке!» ‒ күпләр ачуланып, телефон аша Хәлимә апаны композиторны халыктан аралауда гаепли. Ә Хәлимә ханым дәшмичә, тыныч кына телефон трубкасын урынына сала.

‒ Кем шалтыратты, Хәлимә?

‒ Номерны бутаганнар... Уйна, Рөстәм, туктама!

Мине... аңларлармы?

Татарлар, ничә гасыр буена пентатоникага (фортепианоның биш кара клавишына басып уйнасаң, пентатоника килеп чыга – Э.Б.) нигезләнгән «Тәфтиләү», «Уел» кебек озын-кыска көйләрдән, мөнәҗәт, бәетләрдән, бишек җырларыннан башка бернинди дә музыканы үз итмәгән, белмәгән дияргә дә була. Шуңа күрә, Сәйдәшевны һәм башка беренче татар композиторларын, симфоник музыка язганда, шундый  мәсъәлә борчыган –Европа, Россия музыкасына нигезләнеп, татарча җыр язсаң, халык сине  кабул итәрме? Музыкаль маңкорт димәсме? Рөстәм Яхинга да, Шопен кебек, нигездә  фортепиано музыкасы өлкәсендә иҗат иткән композиторга, беренче юл яручылардан булырга туры килгән. Татарлар фортепиано музыкасын кабул итәрме? Аңлый алырмы?

Коллегалары аны Нәҗип Җиһанов кебек зур симфония, опера язмауда, «сәләтен тулысынча кулланмау»да гаепләгән. Әле җитмәсә Рөстәм абыйның фортепианода уйнавы да дөньяга танылган совет стиленә – пафоска, тантаналы рухка туры килмәгән. Маэстро гомере буена үзенең нечкә зәвыклы, тыйнак, йомшак уены белән аерылып торган. Тормышта да шундый булган ул – якты чырайлы, ягымлы, чын зыялы кеше. Фортепиано дәресләрен укытканда, нәни укучыларына да хөрмәт белән «Сез» дип дәшкән, исәнләшкәндә, басып, олы кеше белән исәнләшкәндәй исәнләшкән...

Даһиның песиләре

Даһи кешеләргә, ялгызак булсалар да, һәрвакыт кемдер кирәк. Шагыйрьгә, шигырьләрен багышлар өчен, Маяковскийныкы кебек Лиля Брикка тиң муза, рәссамга Сальвадор Далиныкы кебек Гала кирәк, ә композиторга Бетховенның Элизасы кебек, илһамчысы һәм беренче тыңлаучысы кирәк. Казан, Мәскәү, Петербургның абруйлы сәхнәләрендә концертлар биреп, арып-талып кайтуга, Рөстәм Яхинны өйдә Хәлимә апа һәм ул пешергән  өчпочмак-пәрәмәчләр, ике зур рояль һәм песиләр каршы ала.

Өйләнешкәндә, Хәлимәнең апасы Рөстәм абыйга: «Хатыныңа икедән артык песи тотарга рөхсәт бирмә ‒ аннары аны туктатып булмас!» ‒ дигән. Ләкин Рөстәм абый хатынының күңеленә якын җан ияләрен үзе дә якын күргән, шуңа икене дә, күбрәген дә рөхсәт иткән. Яраткан песие Артист, үз исемен аклагандай, композитор уйнаганда, рояльгә ятып, музыкадан ләззәтләнә торган булган.

Без аны... аңларбызмы?!

Бетховен музыка язар алдыннан башын салкын суга тыгып торган, диләр. Шөһрәт казанган «Лунная соната» да, бәлки, нәкъ менә шулай дөньяга килгәндер. Ә Яхинның романслары ничек туган? Монысы әлегәчә ‒ табышмак. Берсе фортепиано артында, икенчесе балалар белән очрашудан соң туса, өченчесе – ул да булса, «Күңелемдә яз» романсы – яз көне түбәдән кар ыргытканда туган.

Багышлаулар да юк түгел. Хәлимә ханымга Рөстәм абый «Серле күзләр» романсын багышлаган. Туган як табигатенә – «Китмә, сандугач!», «Керим әле урманнарга», Туган иленә, халкына – «Туган ягым» гимнын бүләк иткән.

Рөстәм Яхин үз романсларын һәм теләсә нинди сыйфатлы музыканы башкаручы җырчыларга зур хөрмәт белән караган. Җырчыны композитор һәм шагыйрь белән бер дәрәҗәгә куйган. Аныңча, эрудициясе һәм зәвыге югары булган җырчы гына әсәрне тыңлаучыга бар тирәнлегендә җиткерә ала, җырны тормышчан да, халыкчан да итә. Рөстәм абый белән бергә иҗат иткән шагыйрьләр һәм башкаручылар чынлап та үз профессиясенең соклангыч осталары була.

Әйе, Яхин Композитор-Шагыйрь-Башкаручы берлегенә ышанган. Алар чын сәнгатькяр булырга тиеш дип исәпләгән. Ә бүгенге татар җыр сәнгатенә хезмәт итүчеләр аның ышанычын аңлар һәм дәвам итәр хәлдәме?!

Эльнар БАЙНАЗАРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев