Логотип Идель
Ялкын

"ӘНИЕМНЕ БАШКА БАЛАЛАРДАН КӨНЛИ ИДЕМ"

Апас районыннан килгән хат белән уртаклашуны дәвам итәбез.


Исәнме, «Ялкын» редакциясе! Апас районы Биеш урта мәктәбенең мин укыта торган 6нчы сыйныфында барлыгы 5 укучы белем ала.  Сезнең бәйге турындагы хәбәрне алгач, һөнәрләр темасына сыйныф сәгате уздырдым. Әйдәгез, бу бәйгедә барыбыз да катнашыйк әле дигәч, укучыларым бик теләп ризалаштылар. Икенче көнне үк язма эшләрен әзерләп тә килделәр. Сезнең игътибарга укучыларымның шул язмаларын җибәрәм.


Ихтирам белән, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая ХИСАМОВА.


Минем әнием Какунина Ирина Васильевна 30 елдан бирле «Ләйсән» балалар  бакчасында тәрбияче  булып эшли.  Бу эш күп сабырлык, тырышлык таләп итә. Әнием  үз эшенең остасы. Мин аны башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китерә алмыйм. Аның янында да, итәгендә дә, кулында да һәрчак  нәниләр була.


Мин дә шул бакчага йөрдем. Әниемне башка балалардан көнләшә дә идем кайчакта. Нишләп алар минем әниемне кочаклый, әни бит минеке, мин генә  әниемнең итәгендә утырырга тиеш, диеп уйлый идем. Ә менә хәзер  бөтенләй башкача уйлыйм, әниемне барлык бала да яратканны күреп, әти-әниләренең дә минем әнине хөрмәт иткәннәреен күреп шатланам, әнием белән горурланам. Бөтен кешенең дә әнисен шулкадәр күп кеше хөрмәт итми бит.


Хәзер дә әнием янына еш барам, ул уздырган бәйрәмнәрне сокланып карыйм. Бу бакчада  әле минем апам да, әтием дә эшли. Бәлки киләчәктә мин дә шушы һөнәрне сайлармын. Чөнки мин дә балаларны нык яратам. Бик кызыклы, мавыктыргыч кебек тоела миңа тәрбияче һөнәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев