Логотип Идель
Ялкын

«МОДНЫЙ» ДӘРЕС НИНДИ БУЛА?"

Бүген Татарстанда «МОДНЫЙ» укытучы саналыр өчен, сингапур методикасын белүең, дәресләреңне шуңа көйләвең кирәк. Кагыйдә сөйләп, күнегү эшләтүләр искелек калдыгы инде хәзер. Кадими һәм җәдиди мәдрәсәләр чорындагы кебек үк, бездә дә  ят исемле  укыту алымын яратучылар да, өнәп бетермәүчеләр дә бар. Ә асылда нәрсә соң ул - сингапур ысулы һәм аны «НӘРСӘ БЕЛӘН АШЫЙЛАР»? Муеннар каерыла...

Казанның 33 мәктәбендә инде күптән сингапурча укыту гамәлгә кертелгән. Башка төрле дәресләрне күрмәгән класслар да бар монда. Мәсәлән, 5нче класслар рус телен шулай өйрәнә. Шул ук вакытта 6нчы класска кадәр башка мәктәпләрдә укып, бу мәктәп ачылгач укырга килгән балалар (бүгенге 11нче класслар) укытуның төрле ысулларын татып караган. Бу классларда әле дә чиста бер ысул гына кулланмыйлар, шуңа аларның чагыштырып карау мөмкинлеге бар.


Адилә Шәрифуллина, мәктәпнең Өлкән класслар советы әгъзасы: Математика, рус телен без башка мәктәпләрдәге кебек үк өйрәнәбез, ә менә биология, инглиз теле сингапур ысулы белән укытыла. Миңа калса, һәр ике төр дәреснең дә көчле һәм кимчелекле яклары бар.


Виктория Жукова, Өлкән класслар советы президенты: Әйе, менә сингапурча укуны карыйк – дәрестә без бер-беребезгә киңәшче дә, белем тикшерүче дә, укытучы да – бу классны бик берләштерә.


Гүзәл Барамыкова, Өлкән класслар советы әгъзасы: Шул ук вакытта теманы сиңа үз сүзләре белән классташың аңлатканда, уку ничектер җиңелрәк бирелә. Ләкин тактага, укытучыга карарга кирәк булганда, муеннарың каерылып бетә инде.


Без бүген нинди тема үтәбез?


Гүзәлнең нигә «муеннарың каерылып бетә» дигәнен без дәрескә кереп утыргач кына аңладык. Бер өстәлгә дүрт кеше туры килә. Алар партнёрлар, һәр укучының җилкә партнёры (яныңда утырган классташың) һәм йөз партнёры (каршыңда утырган классташың) бар, биремнәрне йә бер партнёрың, йә икенчесе белән үтисең. Тик менә класс тактасына һәркемгә дә борылып карарга туры килә, чөнки өстәлләр тактага яны белән куелган.


Сингапурча укуның төп үзенчәлеге – монда партадашың белән сөйләшергә ярый гына түгел, хәтта кирәк тә. Укытучының эше – проблема тудыру, ул сине сорау алдында калдыра, җавабын син партнёрың белән бергәләп эзләргә тиеш. Әйтик, без катнашкан дәрестә укытучы тактага сүзләр язган иде: выр...стет, выр...щенный, подр...сли, отр...сль хозяйства. Укучыларга төшеп калган хәрефләрне куеп һәм сүзнең тамырын билгеләп карарга тәкъдим ителә. Ничек уйлыйсыз, ди укытучы, монда нинди хәреф булырга тиеш, хәреф куюның берәр закончалыгын күрмисезме? Һәм өстәлләрдә фикер алышу, вариантлар тәкъдим итү башлана. Класс бу сүзләрдә өч төрле тамыр барлыгын ачыклый. Сезнеңчә ничек, ди укытучы, без бүген нинди тема үтәбез?


Уңай ягы: фикерләргә өйрәнәсең, үзең чыгарган кагыйдә хәтердә яхшырак саклана, аңлап каласың.


Уңайсыз ягы: дәрестә йоклап булмый.IMG_2636


Аңлата-аңлата аңлыйсың


Мондый дәресләрнең тагын бер үзенчәлеге – син кагыйдәне укытучыга түгел, классташыңа сөйлисең. Укытучыга кагыйдә сөйләгәндә иң мөһиме – ялгышмыйча, китапча әйтеп бирү һәм тиешле «биш»леңне алу. Классташыңа сөйләгәндә исә башка нәрсәләргә өстенлек бирелә: кагыйдә аңа аңлашылырга тиеш, димәк, аны үз сүзләрең белән сөйләргә кирәк. Башка кешегә аңлатканда, син үзең дә материалны яхшырак аңлый барасың. Ә инде классташың төпченеп сораулар да бирә башласа, бөтенләй белгечкә әйләнүең китүең дә бар. 33 мәктәптә, мәсәлән, өй эшләрен укытучы түгел, классташың тикшерә һәм сиңа үз билгесен куя.


Уңай ягы: син дәрестә җавап бирүдән курыкмыйсың.


Уңайсыз ягы: уйларга туры килә.


Сораулар бирү мәҗбүри!


Әлбәттә, һәр укытучы, дәрес темасын аңлатканнан соң, бер үк сорау бирә: «Cорауларыгыз калдымы? Нәрсә аңлашылмады?» Ләкин без аны җавап таләп итми торган – риторик сорау итеп кабул итәргә өйрәнгән. Бик аңлап җиткермәсәк тә, өйдә укырмын, аңлармын әле дип, дәшми калабыз. Сингапурча укыганда исә дәшми калу мөмкин түгел: укытучы сезгә сораулыклар тарата. Ул анкета формасында түбәндәгеләр: «Мин белдем: …», «Минем мондый сорауларым калды: …», «Мин бу дәрестә үземә мондый билге куям: ...». Башта син сораулыкны партнерың белән тутырасың, аннары укытучыга әйтәсең. Өйгә кайткач, үзегез чыгарган кагыйдәнең китапча вариантын карап, күнегүләр генә эшлисе кала.


Уңай ягы: укытучы синең материалны үзләштерү-үзләштермәвеңне белеп тора, кичекмәстән ярдәмгә килә.


Уңайсыз ягы: син укытучың өчен «серле йомгак» булудан туктыйсың.


Справка


Сингапур алымының


уңай яклары





  • дәрес бик тиз үтә, сәгатькә карамыйсың да диярлек;




  • класстагы һәр укучы белән аралашасың, бу классны берләштерә;




  • дәрес уен итеп кабул ителә;




  • лидерлык сыйфатларыңны үстерә;




  • иҗадилык тәрбияли;




  • үз-үзеңне объектив бәяләргә өйрәнәсең.




Йолдыз МИҢНУЛЛИНА фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев