Логотип Идель
Ялкын

МИНЕМ БЕЛӘН СӨЙЛӘШЕГЕЗ ӘЛЕ?

БЕРӘР ВАКЫТ ҺӘРКЕМНЕҢ ТОРМЫШЫНДА ШУНДЫЙ ХӘЛ БУЛА: АННАН СОҢ НИЧЕК ЯШӘП КИТӘСЕҢНЕ БЕЛМИСЕҢ. КЕМ БЕЛӘН СӨЙЛӘШЕРГӘ ДӘ БУ ТУРЫДА. ӘТИ-ӘНИЕҢӘ АНДЫЙНЫ СӨЙЛӘП БУЛМЫЙ. КАЙВАКЫТ ДУСЛАРЫҢА ДА... БУ ШӘҺӘРДӘ СӨЙЛӘШЕРЛЕК БЕР КЕШЕ ДӘ КАЛМАГАН СЫМАН ТОЕЛГАНДА ДА, СИНЕ ТЫҢЛАЯЧАК 4 КЕШЕ КАЛА ӘЛЕ.


«Ышаныч телефоны» хезмәткәрләре белән бары телефон ярдәмендә генә “күрешеп” була. Аларның йөзләрен күрмисең, исемнәрен белмисең (чөнки псевдоним кулланалар) һәм, мөгаен, гомереңдә бер тапкыр да очратмаячаксың да. Ләкин аларга, һичьюгы, барысын да сөйләп була.


Бу язмада махсус “Ялкын” өчен “Ышаныч телефоны” консультантлары үзләре барысын да сөйли. Ирина һәм Полина – аларның чын исемнәре түгел. Сөйләгәннәре – чын.


доверие_5


Татарстанда «Ышаныч телефоны» Казан, Әлмәт, Чаллы һәм Алабугада эшли.


Татар телендә аралашырга теләсәң, Чаллыдагы телефонга шалтырат. (Казанда татарча аңлаучы консультант бар, әмма ул русча сөйләшә.)




  • Казандагы телефон: 8 (843) 571-3-571

  • Чаллыдагы телефон: 8 (8552)  52-96-96 (русча), 8 (8552)  52-55-52 (татарча)

  • Алабугадагы телефон: 8 (85557) 3-36-36

  • Әлмәттәге телефон: 8 (8553) 32-89-60

  • Эш вакыты: Дүшәмбе – Җомга,  9.00 – 19.00

  • Бөтенроссия буенча: 88002000122

  • Эш вакыты: тәүлек буе


ТРУБКАНЫ АЛУГА...


ПОЛИНА: башта исәнләшәбез. Барысы да шалтыратучының ничек сөйләшергә теләвеннән тора. Мин озакка сузмыйча “син”гә күчәргә тырышам. Аның рөхсәте белән, әлбәттә. Алай бер-береңә ачылу җиңелрәк. Күбесе сөйләшү башында ук нәрсә булган – барысын сөйләп бирә. Кайвакыт ачыктан-ачык проблемалары булмаса да, бары күңелсез булганнан шалтыраталар. “Минем белән сөйләшегез әле? Миңа күңелсез”, - диләр. Исемнәрне сорамыйбыз. Барысы да аноним.



НИНДИ СОРАУ БЕЛӘН ШАЛТЫРАТАЧАКЛАРЫН


ИРИНА: алдан белә алмыйсың. Барысына да әзер булырга кирәк: “Сөйгән егетем/кызым ташлады”, “Дустым үпкәләтте”, “Тартуны ничек ташларга?”, “2”ле алдым, әнигә әйтергә куркам”, “Өйдән китәм”... Ярдәм күрсәтү, мәгълүмат уртаклашу, тыңлап тору – барлык чараларны да кулланырга туры килә.


Шундый очрак хәтеремдә: яшүсмер егет өйдән киткән. Анда яшәү өчен куркыныч була башлаган. Әмма кая, кемгә барып булуын белми. Андыйларга кая барырга, нинди хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә, туганнар белән ничек сөйләшергә – гомумән, урамда калып ачтан үлмәс өчен нинди гамәлләр эшләргә кирәген аңлатабыз.



ШУНДЫЙ СӨЙЛӘШҮЛӘР БУЛА


ПОЛИНА: минем үземә дә кагыла торган. Ничек кенә булышырга теләсәң дә, бу ситуациядә булыша алмавыңны аңлаудан шулай була. Балаларның әти-әниләре белән мөнәсәбәтләренә кагылышлы очракларда, мәсәлән. Үзенекеләр үк кыерсытса... Бу кайчан да булса барыбер бетәчәк, билгеле. Ул зур үскәч. Ләкин әлегә бала үзе генә бернәрсә дә үзгәртә алмый. Шуңа төрле ресурсларны күрсәтергә тырышасың. Әти-әнисе ягына таба борырга... Безгә шалтыратулары үзе ук – шундый кыюлык ул һәм проблеманы чишүгә зур адым.



“ЫШАНЫЧ ТЕЛЕФОНЫ”НА ЫШАНЫП БУЛАМЫ?


ПОЛИНА: Еш кына шалтыратып никадәр ышанып булуын тикшерәләр. Бу – төрле шаярулар. Чын сөйләшүне башлар алдыннан чикләрне билгеләргә кирәк аларга. Нәрсә әйтәчәкләр, акыл өйрәтәчәкләрме, шелтә ишетәчәкләрме – тикшереп карыйлар. Ә безнең эш методы – бүтән. Безгә баланы аңлау, чын аралашу оештыру мөһим.


ИРИНА: Бер очракта да әти-әни роленә кермибез. Мактаулар, нотация уку юк. Укытучы роленә кереп өйрәтү дә... Бары исемне әйтеп танышабыз. Дуслары кебек аралашабыз. Кечкенәләр шалтыратса, башкача, әлбәттә. Нотацияләр, үгетләүләрне беркемнең дә тыңлыйсы килми. Сораулар бирә-бирә, чыгу юлын бергә эзлибез.


Nela & Boris at Lighthouse Point complex - Collingwood, Ontario (August 2nd, 2008)



СЕЗ МОҢА НИЧЕК КАРЫЙСЫЗ?


ИРИНА: Без алай дип сорамыйбыз. “Син нәрсә хис иттең/итәсең?” – дип сорыйбыз. Безнең илдә хисләр турында күп сөйләшмиләр бит. Бигрәк тә егетләргә хисләре турында әйтү кыен. Яшүсмерләрнең дә хисләр сүзлеге әлләни бай түгел. “Минем ачуым чыкты”, - диләр. Аның артында теләсә нәрсә торырга мөмкин: үпкә, курку, үз-үзеңә ышанмау... Моны казып чыгарырга кирәк. Тышка чыгарсаң, ситуацияне җиңәргә җиңелрәк. Үзеңне аңларга җиңелрәк.



МАЛАЙЛАР ӨЧЕН МАХСУС


ИРИНА: ир-ат консультантлар бар. Кайбер очракларда аларга интим проблемаларын хатын-кыз белән уртаклашу кыен була. Андый чакта, ир-ат консультант белән сөйләшергә мөмкин. Ә мәсьәлә кызлар белән аралашу, танышуга кагылышлы булса, киресенчә, хатын-кыз киңәше файдалы.



КАБАТ БЕР ҮК КОНСУЛЬТАНТ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ


ИРИНА: мөмкин. Әгәр үсмер кабат сөйләшергә теләсә,  кайсы сменада эшләвебезне әйтә алабыз. Бер кыз белән 4 ел дәвамында сөйләшеп тордык. 14 яшендә шалтырата башлады безгә. Бу вакыт эчендә ул нык үзгәрде. Шундый нык алга китеш булды аның тормышында. Хәзер аңа 18 тулып узды, шуңа аңа башка телефон буенча (зурларныкына) шалтыратырга туры килә инде хәзер. Тормышта бер тапкыр да күрешмәсәк тә, аның өчен бик шатмын.



“ЫШАНЫЧ ТЕЛЕФОНЫ”НА ШАЛТЫРАТКАНЫГЫЗ БАРМЫ?


ИРИНА: Кечкенә чакта андый әйбернең бар икәнен белми дә идем. Бик кызганыч. Син белми торган, сине тәнкыйтьләми торган һәм акыл өйрәтми торган өлкән кеше белән сөйләшү бик кызык тәҗрибә, минемчә.


ПОЛИНА: Үсмер вакытта андый телефон барлыгын белмәдем. Шалтырткан булыр идем. Һәр кешенең тормышында кыен ситуацияләр була. Кайсыдыр мизгелдә янда дуслар да калмый. Әти-әнигә сөйләп булмый. Үзең үз эчеңдә кайныйсың да кайныйсың.


телефон



АВЫР СИТУАЦИЯДӘ ҮЗЕҢӘ НӘРСӘ БУЛЫША АЛУЫН АЧЫКЛАУ СХЕМАСЫ


Һәр авыр ситуациядә нәрсә эшли алуыңны билгеләргә кирәк. Моның өчен нинди ресурслар бар?


Тышкы ресурслар – әйләнә-тирәдәгеләрдән алырга мөмкин булган ярдәм. Бу – безнең якын кешеләребез, дуслар, әйләнә-тирәдәге мөмкинлекләр.


Эчке ресурслар – үзең нәрсә эшли аласың. Бу – характер үзенчәлекләре, ихтыяр көче, тәҗрибә.


Мондый таблица төзи аласың.


Мисалга шундый очрак: “2”ле алдым, әнигә ничек әйтергә белмим”.














Тышкы ресурслар Эчке ресурслар
Укытучыга барып төзәтүен сорый аламмы?

Бу минем еллык билгегә йогынтый ясыймы?

Бу фән минем өчен никадәр әһәмиятле?

Бу теманы өйрәнеп килеп кабат тапшырып буламы?
Үземне ничек тыныч тотарга?

Теманы яхшылап өйрәнү өчен миңа нәрсә кирәк?

Әни белән шундый итеп ничек сөйләшергә – ул мине нык орышмаслык булсын?

Ситуациянең вакытлы булуын аңларгы тырышу.

Алга таба аларның кайсын куллану кулайрак булуын ачыклыйсы гына кала.


Материалны әзерләүдә ярдәм иткән өчен Казанның Балалар һәм үсмерләргә социаль хезмәт күрсәтүче “Ышаныч” үзәге белгечләренә рәхмәт.


Фотолар uucyc.ru, detki.co.il, mchildren.ru, 1.bp.blogspot.com, daryamaljugina.com сайтларыннан алынды.


Ләйсән ФӘЙЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев