Милли китапханәдә Разил Вәлиевнең 70 яшьлегенә багышланган күргәзмә үтә

Күргәзмәдә шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан китаплары тәкъдим ителә, экспозиция гыйнвар ае дәвамында эшләячәк.
(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанда, Татарстан Милли китапханәсендә республиканың халык шагыйре Разил Вәлиевнең 70 яшьлегенә багышланган “Яшьтәше мин барча кешеләрнең” дип исемләнгән күргәзмә эшли, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат хезмәте.
1986-2000 елларда Татарстан Милли китапханәсен җитәкләгән, бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында рәислек иткән Разил Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында туган.
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, М.Җәлил исемендәге республика премиясенә, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре мактаулы исеменә ия булган язучының бу күргәзмәдә тормыш һәм иҗат юлын яктырткан китаплары тәкъдим ителә. Биредә Разил Вәлиев язган шигырьләр, проза әсәрләре, публицистик язмалары, балалар китаплары, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар белән танышырга мөмкин. Төрле телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләре һәм үзе башка халыкларның татарчага тәрҗемә иткән әкиятләре дә урын алган. Разил Вәлиев “Татарстан китапханәләре үсеше тарихы. XX гасырның икенче яртысы” монографиясе авторы.
Күргәзмә гыйнвар ае дәвамында эшләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
26 гыйнвар 2021 - 12:03КУРЧАК Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния кибеткә керде дә беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә түгел, ә... курчак сатып алды.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48
-
1 февраль 2021 - 16:57