Логотип Идель
Ялкын

МӘРХӘМӘТЛЕ БУЛЫРГА 7 СӘБӘП

Сентябрь мәктәпләргә укучылар кайту һәм Мәрхәмәт атнасы белән башланып китте. Ә мин уйга калдым: нәрсәгә кирәк соң мәрхәмәтле булу?! Мәрхәмәт бит ул – кемгәдер яхшылык эшләү һәм шул яхшылыгың өчен берни сорамау дигән сүз. Ләкин бу әле яхшылыгың үзеңә кире әйләнеп кайтмаячак дигән сүз түгел икән. Менә карагыз:

 1. Мәрхәмәтле кешенең дуслары күп була


Һәр кеше үзенә яхшылык эшләгән кешене хәтерли бит. Хәтерли һәм бу кешегә ышанып булуын белә. Ә ышанычлы дус һәркемгә кирәк, билгеле.

 2.Мәрхәмәтле кешенең кәефе гел шәп була


Шулай булмый ни! Әйтик, син елаган кешегә ярдәм итсәң, ул елаудан туктап елмая башлый. Моңсу кешегә якты йөз күрсәтсәң, ул да инде моңсуланмый. Әйләнә-тирәңдә бар да елмая башласа, син үзең генә елмаймый кала алмыйсың бит инде!

 3. Кемгәдер яхшылык эшләгәндә, үзең дә яхшырасың


Сәеррәк яңгырый, әйеме? Тик монда хакыйкать юк түгел. Башкаларга ярдәм иткәндә, без алар белән якыннанрак танышабыз. Аларның тормыш тәҗрибәсе безне дә яшәргә өйрәтә.

 4. Яхшылык һәрвакыт әйләнеп кайта


Хәтта без аны сизмәсәк тә! Без кемгәдер булышсак, икенче юлы ул безгә булыша. Менә, мәсәлән, гөлләр. Алар үзләренә үзләре су сибә алмый ич. Ә без аларга мәрхәмәтле булып, су сипкәндә, алар безне хуш исле чәчәкләре белән сөендерә.

мәрхәмәтле 1

 5. Мәрхәмәтле кешеләр озаграк яши


Галимнәр моны әллә кайчан исбатлаган инде. Күңелендә яхшылык булган кеше әзрәк борчыла, шуңа әзрәк авырый дә икән. Бәлки, кәефе гел шәп булгангадыр, кем белә...

6. Мәрхәмәтле кешеләрне бар да ярата


Бусы аңлашыла инде. Менә үзегезне исегезгә төшерегез! Укытучыгызны ни өчен дип сораганда, сез бит күбрәк: мәхәмәтле булганга, гел елмаеп торганга дип җавап бирәсез. Әйеме? ;)

 7. Мәрхәмәтле булу – йогышлы нәрсә


Яхшылык эшләгәндә без ярдәм генә итеп калмыйбыз, үрнәк тә күрсәтәбез бит. Без бер кешегә булышабыз, ул – икенче берәүгә, анысы тагын берәр кешене бәхетле итәр. Әнә шулай тарала ул яхшылык безнең планетада.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев