Логотип Идель
Ялкын

«МӘХӘББӘТ ‒ ЗӘҢГӘР КҮЗЛЕ!»

***


Бер егетнең мине ошатып йөрүен сизгәннәр. Сизгәннәр дә, мәктәпкә илткән карлы юлга исемнәребезне янәшә язып, араларына «+» билгесе куйганнар. Һәр көнне, чыгып, елый-елый шул язуларны бетерә идем. Ул чакта кемнеңдер сине яратуын кычкырып әйтү горурлык түгел иде. Һәрхәлдә, минем өчен.


Шагыйрә Эльмира апа Шәрифуллина белән мәхәббәт турында сөйләшү балачагыннан, ә балачагы... кыяр утырту серләреннән башланды! Март урталарында, ди ул, каплаулы абзар түшәменең яртысын алып атасың да, кыш буена җыелган тизәктә урын казып кыяр орлыклары чәчәсең...
Кыскасы, дуслар, тиздән табын корабыз, миннән кыяр булыр!



«Лирика» киштәсе – минеке түгел


Балачактагы иң җете хатирәләр әтием белән бәйле. Әтием фин сугышында да, Бөек Ватан сугышында да катнашкан, шөкер, исән әйләнеп кайткан кеше. Өстәвенә, мәктәп директоры һәм иң таләпчән, иң гадел укытучым да. Без гаиләдә 5 бала. Сугышны бергә кичкән фронт дуслары белән очрашуларга ел саен әти белән беребез бара иде. Мин барган елны, без Липецк өлкәсендәге Волово районының бер авылына, әти чак кына һәлак булмаган сугыш кырын карарга бардык. Күзгә ташланган беренче әйбер: кырның бер ягында, безне сәламләп, кып-кызыл лаләләр утыра, ә икенче ягында берни дә, хәтта бәбкә үләне дә үсми, кысыр җир. Җир шулхәтле мәсхәрәләнгән, аңа күпме кан, күпме тозлы яшь сеңгән... Шушы манзараны әлегәчә оныта алмыйм.


Гадәттә, шигырь язучы хатыннарны шигъриятнең «лирика» дип аталган киштәсенә утыртып куялар да алардан нечкә нәфис мәхәббәт шигырьләре көтәләр. Бездә, һәрхәлдә, шулай. Ә мин балачактан ук сугыш, патриотизм, туган ил турында язам. Мәхәббәт турында шигырьләрем азрак та хәтта. Бу теманың миндә калку гәүдәләнеше әти белән яу кырына сәяхәтем чорында ук башлангандыр дип уйлыйм, әле шигырь язганчы... Икенче зур тетрәнү китергән хатирәм дә шул ук авыл белән бәйле. Фашистлар бөтен авыл халкын – карт-корысын да, балалы хатыннарны да, сабыйларның үзләрен дә бер йортка бикләп, йортны яндырганнар. Шул урында күмер генә калган. Үзем баштан кичермәсәм дә, әтием эзләре буйлап йөргәндә, әле ил өстендә сөрем булып эленеп торган михнәтен күрдем мин сугышның...



Тук-тук, бу мин, мәхәббәт почтальоны...


Минем өчен мәхәббәт китаплардан башланды. Ике укытучы гаиләсендә үсеп тә, китап яратмыйча кара! Ай яктысында, әти-әнидән качып, йотлыга-йотлыга китап укыганымны әле дә хәтерлим. Башта бернәрсә дә күрмисең: төн ич, караңгы. Аннары, тора бара, күзләр ияләшә, хәрефләрне аера башлыйсың, бераздан инде рәхәтләнеп, көн яктысында укыгандай, укыйсың.
Мәхәббәт турында укуын-укыйм да, ә үзем мәхәббәттән ояла идем. Үскән чакта да, Минзәләгә педучилищесына укырга кергәч тә. Шулай да, мәхәббәт почтальоны булып эшләү тәҗрибәсе бар. Бер дус кызым классташ кызымның абыйсына гашыйк булды. Шуңа кайнар мәхәббәт хатларын яза да, тапшыралмыйча интегә, үзе ташый алмый, ташучы кирәк, билгеле. Шул ташучы ролен мин үтәдем. Дөресен генә әйткәндә, үзем дә ул егетне ошата идем, тыйнак, ягымлы, яхшы гаиләдән... Илһам Шакиров җырлагандай: «Хөрмәт иткән кебек яраттым...»



«Эльмира, ник язмыйсың?!»


Китап укучы кызлар, күпчелек очракта, үзләре дә каләмнәрен чарлый. Мин дә чарлый идем. Шигырьләр язуымны белеп, мине Казанга, яшь язучылар җыенына чакырдылар. Минем кебек китапка, әдәбиятка табынучыларга мондый җиргә эләгү үзе бер бәхет ич – син кичә генә елый-елый укыган китапның авторы алдыңда тере килеш басып тора! Сөйләшә! Синең белән сөйләшә! Башка сыя торган хәл түгел...


Шул очрашу кысаларында Хәсән Туфан белән Нәби Дәүли бер яшь кенә шагыйрьнең иҗатына анализ да ясадылар. Миңа, шигырьләрем ул вакытта аз булганга, стенографистка, ягъни бөтен әйткән тәнкыйтьне протоколга кертүче эшен тапшырдылар. Ә мин шул яшь шагыйрьнең шигырьләрен тыңлап, зур зәңгәр күзләренә сокланып, Хәсән Туфанның тәнкыйтен сеңдереп, язу эшен бөтенләй онытып утырдым. Шушы халәттән мине теге яшь шагыйрьнең таләпчән тавышы чыгарды: «Эльмира, ник язмыйсың! Минем турында сөйлиләр ич!» Кызардым, җир тиешегенә керердәй булдым... Шул вакытта Фаил Шәфигуллин исемле ул яшь шагыйрьнең киләчәктә ирем булачагын әйтсәләр, һич кенә дә ышанмас идем.



Оҗмахта начар кеше туа алмый!


Очрашуның беренче көне тәмамланды, безне кафега алып бардылар. Кафедан соң теге зәңгәр күзле шагыйрь бүтән кызны озатырга ашыкты... Соңыннан, ул инде ирем булгач, ник мине озатмавы турында сорадым. «Син миңа карарсың дигән уй башыма да килмәде», ‒ диде. Мин аңа артык горур күренгәнмен, ахрысы...
Мин ул вакытта эшләгән Үзәк, 1нче номерлы китап кибетендә Казанга, Татарстанга бер-ике генә экземплярда җибәрелә торган, язучыларның төшенә генә керә торган сирәк китаплар да бар иде. Шул китапларны эзләп, Фаил мин эшләгән китап кибетенә керде дә, минем белән китаплар турында сөйләшә башлады... Икенче көнне тагын килде. Өченче көнне дә...
Акрынлап мин аның юкка гына килеп йөрмәвенә төшенә башладым, эштән тыш та очрашкалыйбыз. Кичке Казан буйлап атлыйбыз, ул миңа яраткан шагыйрьләренең, язучыларының шигырьләрен сөйли, ә мин аның зәңгәр күзләренә сокланып барам...


Соңрак, үзенең туган шәһәренә, Яшел Үзәнгә кунакка чакырды Фаил мине. Безнең якта матур авылны «өстенә урман авып тора» диләр, Яшел Үзәнне дә мин шулай дип тасвирлар идем. Миңа, балачактан ук биология белән мавыккан, бакчаларга гашыйк булган кеше өчен, Фаил яшәгән шәһәр оҗмах булып тоелды. Ә оҗмахта начар кеше туа алмый!



Дошманнары булмады аның...


Тормышым «Ялкын» журналы белән дә бәйле, биредә мин хатлар бүлегендә эшләдем. Ялкын почтасына (электрон почтасына түгел, чын, конвертлы почтага) килгән һәрбер бала хатына җавап язу эше минем җилкәдә иде. Аеруча сәләтле балаларга җавапны үзем түгел, редакциягә көн дә өер-өер килеп йөргән атаклы язучылардан яздыра идем.
Фаил, кеше белән сөйләшкәндә, ул кешенең гади күз белән күрә алмаган ниндидер үзенчәлекләрен күрә, тоемлый белә иде. Шуңадыр, аның әсәрләрендәге һәрбер персонаж тере, кабатланмас, аерым детальләре белән шунда ук хәтергә сеңеп кала. Үзе белән түш кесәсендә кечкенә блокнот йөртә иде, башына килгән бөтен уйларны вакытында язарга өлгерә иде. Бик яхшы гадәт!


Юмор остасы булып танылса да, үзенә төбәлгән юморны бик ук кабул итми иде. Ләкин дошманнары булмады... Шуңадыр, Фаилне билгесез кешеләр үтергәч, миннән, шикләнгән бәндәң бармы, дип сораганда, ни дияргә дә белмәдем. Хәзер дә белмим, дошманнары юк иде бит аның...
Үтерүчесе әле дә табылмады...


 

Эльнар БАЙНАЗАРОВ

"Ялкын" архивыннан, 2016 ел, февраль

 

Фотолар Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА һәм Фаил ШӘФИГУЛЛИНның шәхси архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матур хэтирэлэр , Кунелгэ сихэт китерэлэр.!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дошманы булмаса да анардан көнляшкян кешеләр булган, андыйлар албяттэ чын дошманнарын бер яки читтә торсын