Логотип Идель
Ялкын

«КЫЗЛАР МЫЕГЫН ТӨНЛӘ КЫРА»

Песи яки эт. Блондинка яки брюнетка. Дарвин теориясе яки дин. Стив Джобс яки Билл Гейтс. Дөнья, асылда, бәхәскә корылган. Хәтта атомдагы электрон белән протон да бер-берсе белән каршылыклы мөнәсәбәттә тора. Шуңа күрә, дөрес итеп бәхәсләшә белү бик тә, бик тә мөһим . Бүген безнең «Сират күпере»ндә татарның иң танылган кара-каршы торучылары – Римма Бикмөхәммәтова һәм Альберт Шакиров. Алар сезне дөрес бәхәсләшергә өйрәтәчәк.

Ләкин башта аларны бераз «кытыклап» алыйк.

Яхшы полицейскийначар полицейскийга бүленеш сездә ничек чагыла? Кайсыгыз яхшысы? Бер-берегезгә чынлап та кара-каршымы сез?

Римма: Мин ‒ корбан!

Альберт: Мин объектив полицейский, ә Римма ‒ усал.

Р: Мин аның корбаны, аның сүзләренә алдандым, тапшыруны алып барырга ризалаштым...

А: Матурлык корбанымы?

Р: Матурлык корбаны да. Альберттан калышмаска кирәк...

Бер-берегез белән бәхәсләшү сезгә авыр биреләме?

А: Әйе, чөнки икебез ике төрле өлкә кешесе. Римма татар яшьләре белән күбрәк аралаша, бүгенге татар зыялыларын яхшырак белә. Бу өлкәне алай әйбәт белмәгәч, миңа еш кына аргументлар китерү кыен. Башта чынлап та бер-беребезгә кара-каршы идек. Ә аннары, бер-беребезне яхшырак белә башлагач, партнёрлык барлыкка килде.

Сез кемнең кайсы фикер яклы икәнлеген алдан билгеләп куясызмы?

Р: Башта шулай итә идек, ләкин күпчелек очракта тапшыру экспромт килеп чыга, анда кемнең кайсы фикер тарафдары булуын алдан билгеләп булмый. Бер тапшыру кысаларында да фикер алышынырга мөмкин. Безгә тапшыруның режиссёры Зөлфия Әсәдуллина да юнәлеш бирә, дөрес агымга көйли, нәрсәдер килеп чыкмаса да, дәртләндерә.

Биш уртак һәм биш аермалы ягыгыз...

Уртак яклар: 1 ‒ икебез дә авылдан; 2 ‒ күп сөйләшәбез; 3 ‒ икебез дә киребеткән; 4 ‒ игътибар үзәгендә булырга яратабыз, юкса телевидениедә нишләп йөрер идек; 5 ‒ кешене уңайсыз хәлдә калдыра торган сораулар бирүдән тәм табабыз.

Аермалы яклар: А: Римма тырыш, мин ялкау; Р: Альбертның татарчасы яхшырак, аның теле телгә йокмый.

Бер-берегездәге нинди сыйфатларны күралмыйсыз?

Р: Альберт эшен соңгы минуткача суза, соңга калу гадәте дә бар. Җаваплылыкка җиңелрәк карый. Гадәттә, андый кешеләрне җенем сөйми һәм менә нәкъ шундый сыйфатлысын китереп бирде Ходай.

А: Бер генә сыйфатын – син дөрестән дә гаепле булган очракта, ул шундый итеп төрттерә белә, әллә нишләп китәсең, гаебеңне танырга гына кала. Әмма «Альберт, син гаепле» дип ачыктан-ачык ярып салмый бит ул, сүзен әллә каян ерактан башлый да читләтеп әйтүләр, метафоралар белән булган проблемага китереп чыгара.

Бер-берегезне нинди хайванга охшатасыз?

А: Римма песигә охшаган. Тапшыруны телевизордан караганда, мин аның күзләрен песинекенә охшатам.

Р: Иң яратмаган хайваным – песи! Альбертның үзен каймак ашаган  эре мәчегә охшатыр идем. Ләкин кайчак вәкарьле юлбарыска да охшап китә. Ул да бит юкка ырылдамый, җикерми, кирәк булганда гына тешләрен күрсәтеп ала.

А:  Икебез дә шул бер мәчеләр гаиләсеннән инде.

XX гасыр башында, инкыйлаб чорында яшәсәгез, Колчак армиясе тарафында сугышыр идегезме, әллә Кызыл армия ягындамы?

Р. Ой, мин, татар буларак, сакланырга тырышып, гел читтәрәк йөрер идем. Тегесе дә безнеке түгел, бусы да. Гел сакланып, башкаларны да кушылмаска, газиз башны бары татар идеясен тормышка ашырыр өчен генә кулланырга өндәп йөрер идем.

А:  Ә мин Колчак армиясендә булыр идем. Ул инкыйлаб никадәр кешенең башын кискән бит. Ә Колчак, күп кенә милләттәшләребезнең башына җитсә дә, барыбер кешеләргә юл куярга, төрле милләтләрнең фикеренә колак салырга тырышкан. Татар зыялылары аңа тик торганнан гына мөрәҗәгать итмәс иде. Аның эзеннән барыр идем, чөнки ул зыялы, акыллы кеше, үзе белмәгән өлкәләргә тыгылмаган, чын адмирал. Инкыйлаб ясаган кешеләрне яратмыйм, мин ‒ консерватор.

Сез яраткан тискәре персонаж?

Р: Пеппи озын оек. Татар әдәбиятына килсәк... Шүрәлене тискәре дип йөртүләре белән килешмим, мин аны Туфан аганың «Җанкисәккәем»ендәге хыялый, самими килешендә кабул итәм.

А: «Люди Икс»тагы Магнето ошый. Убырлы карчыкны яратам. Шул ук авыл әбие, бары тик урманда яши һәм бераз гына сәеррәк.

Нигә Рим әтисе бар, ә Рим әнисе юк?

А: Бу католик чиркәвенең үзенчәлекләре белән бәйле. Рим әтисе дигән сүз чынлыкта юк, Рим папасы бар, папа ул ‒ титул. Тәхеттә хатын-кыз утырса да, ул барыбер папа дип аталыр иде.

Р: Рим «папа»лары хатын-кызларны яратмаганнар, шуңа күрә «мама»ларны якын китертмәгәннәр, тегеләре дә оешып бетмәгән...

Ничә яшьтән транспортта олы кешеләргә урын бирмәскә була?

А: 125 яшьтән башласаң була!

Р: Үз машинаңда йөри башлагач.

Язын кошлар кайта, ә Карлсон кайтмый. Нигә?

Р: Карлсон китеп тә тормый бит ул, һаман шул түбәсендә яши бирә. Ләкин Татарстанда ул юк бугай.

А: Ул ‒ һәрберебезнең баш түбәсендә. Минемчә, Карлсонга кайдадыр күбрәк варенье бирәләр, шуңа кайтмый ул. Гап-гади конкуренция.

Ни өчен ат дагалаганда бака ботын кыстырмый?

Р: Боты бәләкәй булганга.

А: Чөнки ботны түгел, тоякны дагалыйлар.

Бөдрә чәчле кешеләрнең чәчләре нигә бөдрә?

А: Дымлылык югары булгангадыр, минеке шуңа бөдрәләнә.

Р: Ммм... тәмле бөдрәшкәләр ашаганга!

Тукай һәйкәле ни өчен җәй көне дә салкын була?

Р: Кайсысы? Мәсәлән, Опера театры янындагысына кояш нурлары төшми – шуңа...

А: Халык игътибары җитмәгәнгәдер. Тукайга бит исән чагында игътибар, дөресрәге, чын-чынлап ярату, җылылык җитмәгән. Әйе, анда гел чәчәкләр, янына кеше җыела. Әмма чын ярату – чәчәк китерү, сүзләр генә түгел бит...

Р: Бәлки, Тукай ятим бала булып үскәнгәдер. Безгә рәнҗеп, үпкәләп китмәдеме икән ул? Җылыта, исән чагында тиеш булганча олылый, кадерли алмаганыбыз өчен.

Ни өчен кайбер кешеләр Аня Горенконы татар дип саный?

А: Чөнки ул керәшен.

Р: Белмим, кем соң ул? Аны син белергә тиеш, Альберт, мин татарлар арасында гына йөрим бит.

Җавап: Аня Горенко – Анна Ахматованың рәсми исеме, ул чыгышы буенча татар.

Ни өчен хатын-кызда мыек үсми?

А: Миңа калса, алар төнлә аны кыралар. Болай үсә ул.

Р: Хатын-кызның мыегы чәчләре арасына яшеренгән.

Күке йомыркаларын нигә чит ояга сала?

Р: Ул үзен проблемалардан азат итәр өчен шундый җиңел юл сайлаган.

А: Күке җүләр, ул ана капиталы турында ишетеп белми.

Ә сез күке урынында булсагыз, алай эшләр идегезме?

Р: Андый җилбәзәклек татарга хас түгел. Бала җанлы безнең халык. Мин йомыркаларымны читкә ташлап калдырмас идем.

А: Минем уйлавымча, бүген күкеләр җитәрлек. Без балалар белән, кызганычка каршы, 3-4 ел гына утырабыз, аннары алар балалар бакчасына китә. Йә әби-бабасына калдырып, үзебез көн-төн эшләп, кичен генә күрәбез үзләрен. Шулай итеп, газиз балаң башкалар, еш кына бөтенләй чит кешеләр тәрбиясендә үсә. Без ‒ күкеләр җәмгыяте.

Ләйсән яңгырны ни өчен ләйсән диләр?

Р: Ләйсән исемле кызларның күбесе «оча торган», романтик бит, мин белгән Ләйсәннәрнең барысы да шигырь яза... Яңгыр да шундый – җиңел, якты... бик тәңгәл исем.

А: Мин дә зөлфия яңгыр дигән төшенчә белән килешмәс идем.

Ләкләк чирләп киткән ди. Балаларны кем ташыр?

Р: Ана бүре.

А: Татар балаларын барс ташырга тиеш.

 

СПРАВКА

Кара-каршы

Тест

кызыл төс – Альберт

яшел төс ‒ Римма

  1. Җирне нәрсә тотып тора?



  • өч кит;

  • мәхәббәт;

  • буравчик кануны;

  • сезнең вариант: Аллаһы Тәгалә һәм аның мәхәббәте


Гравитация бугай, ләкин чынлыкта «б» варианты

 

  1. Монафикъ сүзе нәрсәне аңлата:



  • милләтче;

  • христиан дине рухание;

  • Мона Лизага табынучы;

  • сезнең вариант: Монафикъбануның ире


 фәнни хезмәт язып караган юк, белмим

3.Бәти – ул нәрсә?

  • беткә назлап эндәшү;

  • кечкенә ботинка;

  • батя сүзенең татарча яңгырашы, бик зур әти дигән сүз;

  • сезнең вариант: Бәләкәй матур кәҗәкәйгә эндәшү сүзе


   Кечкенә сарык

  1. Шүрәле шампуньнең нинди төрен куллана:



  • майлы чәчләр өчен;

  • коры һәм сынучан чәчләр өчен;

  • чәчне күпертә торганын;

  • сезнең вариант: «Нәфис косметикс» җитештергән «Ак каен» шампуне һәм «Гөлҗиһан» сабыны.


«С эффектом восстановления роговицы» дигәнне J  Ә, роговица күздә бит ул... әллә юк... түгел, ялтыравыклы мөгез өчен... уф, буталдым...

[gallery size="medium" ids="2452,2454,2453,2455,2456"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев