Логотип Идель
Ялкын

"КЫЗЛАР ЛИЦЕЕ: ВАЛЬССЫЗ "СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ"

Без сыйныфта унҗиде кыз идек. Бергә укыган биш ел эчендә бер дәресебездә дә бер егет тә пәйда булмады. Гомумән, бөтен мәктәбебездә бик кенә ир кеше бар иде: ДИРЕКТОР, ӨЧ УКЫТУЧЫ һәм барлык һөнәрләргә ия булган ТАҺИР АБЫЙ.

Таныш-белешләр кызлар лицеен бетергәнемне белгәч, әлегә хәтле гаҗәпләнә: никтер аларга егетләрсез уку бик тә күңелсез булырга тиеш дип тоела. Бәлки сез дә шул ук фикердәдер. Хәер, бәхесләшеп торудан мәгънә юк, ләкин, чынлап та, кызлар мәктәбендә уку гади мәктәпләрдә укудан аерылып тора ул.


Итәгеңә карап каршы алалар


Болай да аңлаешлы булган үзенчәлекләрдә тукталып тормыйм, башка уку йортларының күбесе белән чагыштырып караганда, җыйнаграк, чистарак иде бездә, укучылар саны ике йөздән әз генә артык булганга, һәрберебезне диярлек укытучылар һәм тәрбиячеләр генә түгел, директор белән завуч та белә иде. Шуңа күрә аларның тәнәфес вакытында берәр укучы белән әңгәмә корып торулары гадәти нәрсә иде. Ул әңгәмәнең сәбәпләре ниндирәк икәне исә башка мәсьәлә: әллә өлгереше түбән дип тиргиләр, әллә чираттагы олимпиадада призлы урын алуы белән котлыйлар. Бик ачык киенү хупланмый иде, әммә артык кыска юбкалар белән топлар киеп йөргән кызларны башка мәктәпләрдәге укытучылар да мактап тормый әле. Шуңа күрә андыйлар безгә бик сирәк килеп, бик тиз юкка чыга иделәр. Киемнәре ярамаганга түгел, белемнәре һәм тырышлыклары итәкләре белән бер озынлыкта булганга.2


Ызгышлар кешелекнең көчле яртысыннан килә


Һәрбер бәйрәмгә бездә концерт кына түгел, зур табын да әзерли иделәр. Дөресрәге, без аны тәрбияче апалар белән бергә әзерләп, аннары бергә утырып бәйрәм итә идек тә. Ни дисәң дә, кызлар гына булган җирдә аларның бер-бересенә мөнәсәбәтләре җылырак та, ышанычлырак та, ир кеше бер-бересен ничек аңласа, хатын-кыз да шулай аңлый башка хатын-кызны.


Талашыр өчен дә, татулашыр өчен дә, көлер өчен дә, елар өчен дә сәбәпләрне егетләрсез дә таба белә кызлар. Шуңа күрә, күңелсезләнеп торырга вакыт юк иде дә. Ә аннары, кайда укыса да, ничек итеп киенсә дә, кем булса да, кыз бала – кыз бала инде ул. Җавапсыз мәхәббәтләр, көтелмәгән хыянәтләр, бәхетле-кайгылы мизгелләр үз вакытлары белән килә аңа. Башка җирләрдә бер-ике якын дус кызга гына сер итеп сөйләнә торган нәрсәләрне, монда гадәттә бөтен унҗидебез дә белә иде. Үзара тиргәләшеп алсак та вакыт-вакыт, гомумән алганда, без бик тату һәм дус яши идек. Бүлешерлек егетләр булмавы да моңа азмы-күпме тәэсир иткәндер, ни дисәң дә, хатын-кыз арасындагы ызгышларның күбесе нәкъ менә кешелекнең көчле яртысыннан килә бит.4


Башка планета вәкилләре


Мәктәпкә ялгыш, я эш буенча берәр егет килеп керүе безнең өчен дә, аның өчен дә бик сәер күренеш иде. Ләкин аның яныннан пышылдашып үтеп киткән укучы кызлардан бигрәк, егет үзе уңайсызлана иде шуның хәтле кызның игътабары аңа юнәлгәч. Үзем дә берничә тапкыр егетләр генә укыган мәктәпләрдә булып кайткач, аларның хисләрен бик яхшы аңлый башладым, башка планетага килеп эләккән кеше аның төп халкы арасында үзен шулайрак сизер иде.


Шулай да, тора-бара ике кимчелек табылды. Беренчесе – урындыклар, өстәлләр я башка әйберләр ташырга кирәк булганда, бу хатын-кыз эше түгел дип почмакта гына посып булмый иде. Икенчесе, исә, унберенче сыйныфны тәмамлаган вакытта гына ачыкланды. “Соңгы кыңгырау” шалтыраган вакытта вальс бию – гади мәктәпләрдә бу зур бәйрәмнең аерылгысыз гореф-гадәте. Бездә исә егетләр булмагач, вальс та юк иде инде...


[gallery size="full" ids="5127,5128"]


Ни дисәң дә, кызлар гына булган җирдә аларның бер-бересенә мөнәсәбәтләре җылырак та, ышанычлырак та, ир кеше бер-бересен ничек аңласа, хатын-кыз да шулай аңлый башка хатын-кызны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев