Логотип Идель
Ялкын

КУЛЧАТЫРЛЫ КЫЙССА

«Яшел... болары инде саргайган... Ә монысы... нинди гаҗәеп якты кызыл төстә монысы, кирәк бит...» ‒ шул уем белән мин җирдә аунап яткан яфраклар арасыннан аеруча күркәм берсен учыма алдым. Берничә секунд сокланулы, гаҗәпләнүле күзләремне текәп карап торганнан соң, аның миңа нәрсәнедер бик каты хәтерләткәнен аңладым... Юк, табигать белемен... биологияне түгел... Тукта! Нәрсәне түгел, дөресрәге ‒ кемне. Аны! Яфракны «коры дустым» ‒ Ремарк эченә тыгып, адымнарымны тизләттем...

Минемчә, табигатьнең серләр сандыгында иң үзенчәлекле урын алып торучы ‒ ул Көздер. Көз көннәрендә генә чәй аеруча кайнар һәм тәмле тоела миңа, ә кичләрен юрганыма җанымны төреп утырган сыман булам. Дивар булып сузылган туктамас яңгырлары белән дә, авылга кайткач ботыңа җитмәле пычраклары белән дә күңелемә иң ятышлы чак.

Яңгырлар дигәннән, син кулчатырлар белән дусмы? Мин ‒ юк. Аларны яратмыйм дип тә әйтә алмыйм, ләкин миңа кешеләрнең, аларны тотып алгач, тирә-якка игътибар итмәүләре ошап бетми. Нигә соң алар матур җәй көннәрендә чирәмдә сәгатьләр буе аяз күккә карап ятарга әзер дә, ә көзге күктәге авыр соры болытларны күрәселәре килми?! Кешеләр караңгылыкта якты якларны күрергә гадәтләнмәгәннәр шул, кызганыч. Әйе, көзге көннәрдә миңа алар чыннан да кызганыч! Яңгыр кебек табигать тарафыннан бүләк ителгән гаҗәеп могҗизадан  баш тартып, кешеләр аннан кая гына качарга әзер булмый. Дөрес, матур итеп ясалган чәчләрен, киемнәрен кемнең бозасы килсен ди инде... Җитмәсә, тагын туңсалар, авырып китсәләр...

Әнием дә, шулай уйлап булса кирәк, көннәрдән бер көнне миңа кулчатыр алып кайтты. Кечерәк чагымда пингвинлысын күтәреп йөргәнем хәтердә, тик шуннан бирле кулчатырлар яулаганы юк иде гардеробымны. Әниемне үпкәләтмәс өчен генә яңа кулчатырны сумка төбенә ыргытып, барасы җиремә юл тоттым. Кулчатырны сумкамнан чыгару уемда да юк иде, билгеле. Алай гына да түгел, өр-яңа кулчатырым бар дигән уй башымнан инде өй бусагасын атлау белән юкка да чыкты... Тик озакка түгел...

***

Кайтыр юлга чыкканда, яңгыр тамчылары тагын да әрсезләнебрәк коела башлады, тик мин кулчатырны ачарга ашыкмадым. Тукталышта миннән һәм бер егеттән кала барысы да «качканнар» иде. Яңгыр көчәйгәннән көчәя бара... Шулчак теге егетнең кулында зур, калын, җете кызыл төстәге китап күреп алдым. «Яңгыр яварга торган көнне кем инде үзе белән пакет булса да алмый?! Үзе бер хәл, тоз түгел, эремәс, китап турында уйласа була бит инде!» Ачулы уйларымны куәтләгәндәй, яңгыр орып-орып ява башлады. Түзмәдем, сумкамдагы кулчатырны чыгарып, күз ачып йомган арада теге егет янына килеп бастым. Ачып җибәрдем кулчатырны, уффф, китапны коткардым шикелле... Басып торам шулай, үземнең әле генә нәрсә эшләгәнемне үзем дә тәгаен генә аңламыйча. Беребез дә эндәшми. «Син тилесеңдер, Миләүшә... Бәлки... аңа яңгыр астында чыланып тору күбрәк ошаган булгандыр? Ник кирәкмәгәнне эшлисең син?! Тукта, мин бит аны түгел, ә китапны сакларга теләдем. Моның ни начарлыгы бар?! Шулаен шулай да... Ә ул мине дөрес аңламаса?!..» Башым уйлар өермәсеннән гөжләп, умарта күче кебек булып калды.

‒ Рәхмәт сиңа... ‒ Аның шушы ике сүзе, дәү әнием биргән баллы күчтәнәч шикелле, эчне түгел, ә күңелне шатландырып, көтелмәгәнгәме, бераз гына сискәндереп тә җибәрде. Ул, мин сүзсез торгач, аңламады дип уйлап, ахрысы, русчага күчте. ‒ Спасибо вам...

‒ Юк-юк, мин сезне яхшы аңлыйм! Гафу итегез... - дәшмичә торам... -Көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты... Һәм... бераз уйланып киткәнгә ул...

Ул елмаеп ук җибәрде:

‒ Минем үземнең дә еш кына шундый чакларым була, куркыныч түгел...

Аның «куркыныч түгел»е мине ирексездән көлдереп җибәрде. Юк, сүзләре түгел, ә «Маша и Медведь» мультигындагы Маша сыман елмаеп куюы... Шундый да охшаган аның елмаюы Машаныкына!  Әнә шуңа гына көлеп җибәрдем... Аны уңайсызларга теләп түгел...

‒ Нигә шундый матур китабыгызны яшермәдегез? Китаплар бит дым яратмый.

‒ Яшергән булсам, менә шундый кызык кеше белән танышмыйча калган булыр идем әле, ‒ дип җавап кайтарды ул, батыраеп. Үзе матур кызыл китабына сокланган сыман карап куйды. Аннары сорасы итте. ‒ Исемең ничек синең?

Мондый сәер очрашу Америка киноларында гына түгел, ә гап-гади тормышта... минем белән!.. булырга мөмкин дип күз алдыма да китерә алмый идем моңарчы. Будильник тылсымлы төштән уяткан сыман, телефоным (бу юлы аеруча ачыргаланып кычкырды кебек) менә шушы иң хәлиткеч һәм кызыклы мизгелдә шалтырый башлады. Тизрәк будильникны сүндерәсе килгән кебек, кабаланып сумкадагы телефонны эзли башладым... Тик табып кына булмый бит! Егеткә:

‒ Авыр булмаса, кулчатырны тотып торыгызчы, ‒ дияргә туры килде.

Ул аны кулларымнан алды.

Таптым. Сүндердем. Карыйм. Автобус. Кызыл. Минеке. Кузгала...

***

...20 секунд һәм мин автобус тәрәзәсеннән «исемсез» егетнең кызыл китабын култык астына кыстырып, ә икенче кулына ерактан бик зур булып күренгән кулчатырымны тотып, автобуска таба йөгерүен кинодагы кебек акрынайтылган рәвештә күргәндәй булдым...  Кай арада өлгердем автобуска атылырга? Икенчесен көтсәм булмас идемени?! Ярты юл буе аның мультиктагы Машаныкына охшаган елмаюын, югалып калгандай карашын искә төшереп, үзалдыма елмаеп кайттым. Хәтта автобуста каршымда утырып кайткан таныш түгел бабай да миңа карап елмая башлады... Алай гына да түгел, бу яңгырлы, күңелсез кара көзге көндә бөтен дөнья миңа карап елмаядыр төсле тоела башлады үземә...

Тик автобустан төшүгә бу халәтем борчылу белән алышынды, чөнки яңгыр әле дә кимемәгән, ә өйдә ‒ әни. Нәрсә дияргә аңа? Кулчатырымны кайтканда урладылар, дияргәме? Әллә дөресен сөйләп бирергәме? Бер егеткә биреп калдырдым, ул чыланмасын өчен, дисәм...  Менә сәерсенер инде... Аңламас та әле... «Мин алган кулчатырны ошатмаган да каядыр ташлап калдырган» дип кенә уйлый күрмәсен иинде! Ярар, буласы булды... Ничек тә аңлатырга тырышырмын...

***

Бу кызыклы вакыйгадан соң өч көн була дигәндә, минем «яраткан» химия дәресендә телефоныма SMS килде: «Бүген 17:00да шул ук урында кулчатырың белән сине көтәчәкбез. Кулчатырың сине бик сагынды...»

«Каян белгән?! Ничек тапкан?!» Башым тагын умарта күче булды. Гөжләп торган сораулар белән шыплап тулган һәм сөенүдән әйләнгән башым 16:50дә билгеләнгән урынга килеп җиткән иде инде.

Миләүшә НИГЪМӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев