Логотип Идель
Ялкын

«КОЛ ШӘРИФТӘН ҺУШСЫЗ КАЛДЫМ!»

Беренче класс укучылары, башка еллардагылары белән чагыштырганда, культуралырак булдылар. Ник дигәндә, 2014 нче елда мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүчеләргә хөкүмәтебез «Мәдәни көндәлек» бүләк итте. Белгәнеңчә, 2014 нче ел  Татарстанда – Мәдәният елы.

Уку елы буена кушу-алуны, тапкырлау-бүлүне өйрәнүчеләр Татарстанның әнә шул тылсымлы көндәлектә язылган мәдәни һәйкәлләре белән танышачак. Алай гына да түгел, үз район-шәһәрләрендәге мәдәният учакларына экскурсия белән барачак. Аннары шунда алган тәэсирләрен көндәлекләре белән бүлешергә тиеш булачак. Уку елы ахырында тутырылган көндәлекләрне конкурска җибәрәчәкләр. Нәтиҗәдә, җиңүчеләрне тантаналы рәвештә Казанда бүләкләячәкләр. Тик миндә шунда ук бер сорау туа. Тәэсирләрне кәгазь битенә кем төшерергә тиеш: әле язарга өйрәнеп кенә килүче балалармы, әллә аларның әти-әниләреме? Әти-әниләр тутырса, дөрес булмаячак. Балалар үзләре дә әллә ни күп яза алмастыр.

Кызганыч, безгә эләкмәде андый көндәлекләр. Күрәсең, безне болай да бик культуралы дип саныйлардыр. Ә шулай да бу язмамны «Мәдәни көндәлек»кә кечкенә альтернатива итәргә булдым. Дусларым, танышларым Татарстанның кайсы мәдәни һәйкәлләрен аеруча үз итә икән? Аларны сораштыру ярдәмендә, бәлки, «Ялкын» укучылары үзләренә яңалык ачып, шул урыннарны күреп тә кайтырлар.

Камилла Гәрәева (Әлмәт): Туган шәһәрем Әлмәттә «Татнефть» оешмасының 60 еллыгы уңаеннан бик матур парк төзеделәр. 2004 елда аның бер өлеше «Каһарманнар аллеясе»нә әйләнде. Нинди каһарманнар турында сүз барганын аңлагансыздыр инде. Безнең үсеп килүче шәһәребездә шундый мәдәни корылмалар барлыкка килүенә мин бик шат. Кешеләрнең бюстлар янындагы мәгълүматны укып торганын яки чәчәкләр салганын күрсәм, горурланып куям. Һәйкәлләрне реставрацияләп, яңартып, күбәйтеп торырга кирәк. Алар безгә тарихыбызны хәтердә сакларга булыша.

2.

Мария Набережнова (Мәскәү): Бөгелмә шәһәрендә бер музей бар, бөтен Россиягә берәү генә ул. Алай гына да түгел, мондый музейлар, гомумән, дөньяда да икәү генә – Бөгелмәдә һәм Чехиядә. Сүзем чех язучысы Ярослав Гашек музее хакында. Бөгелмә урамнары буйлап йөргәндә, бер һәйкәлгә юлыгырга мөмкин. Ул Ярослав Гашекның дөньякүләм танылган романы – «Похождения бравого солдата Швейка»дагы батыр солдат Швейкка куелган һәйкәл. 1918 елның көзендә Ярослав Гашек Бөгелмәдә сәүдәгәр Нижерадзе йортында яшәгән һәм эшләгән. Ул атаклы «Похождения бравого солдата Швейка» әсәрен биредә иҗат иткән, шул хакта бәян итүче алтакта да эленеп тора йортның диварында. Музейда иске урындыклар, агач өстәл, һаман да эшли торган француз сәгате бар.

Совет урамындагы бу музейның ишекләре, якшәмбедән кала, һәрвакыт ачык. Музей зур, чиста күл янында урнашкан, бу урын мина бик ошый, киң ябалдашлы агачлар эсседән саклый. Музей эчендә үзенә бер төрле серлелек һәм әкиятилек яши. Экскурсоводлар төрледән-төрле кызыклы риваятьләр сөйли. Бөгелмәдә булсагыз, Гашек музеена керергә онытмагыз!

3, 3 (1).

Саргылана Леонтьева (Якутск): Универсиадада Якутиядән катнашкан волонтерлар сөйләве буенча Казан турында бик матур тәэсирләр туды миндә. Алар аша Татарстан һәм аның башкаласы белән читтән торып кына булса да таныш идем. Ниһаять, бу җирләрне үз күзләрем белән күрү насыйп булды. Татарстан мәдәни объектларга бик бай икән! Татарстанның башкаласы Казанны гына түгел, ә Свияжск утравын һәм ЮНЕСКОга кертелгән Болгарны да күрдем.

Яңа диннәр белән танышу минем өчен бик дулкынландыргыч, шул ук вакытта бик кызык та. Татарстанда беренче тапкыр мәчеткә кердем! Болгардагы Ак мәчет ‒ искиткеч! Эче бик бай, зиннәтле... Гүзәллеген сөйләп кенә аңлатырлык түгел! Ә мин күргән зур Коръән! Һаман да күз алдымда тора... Бу хатирәләрем беркайчан да онытылмас! Халыкның көче ‒ аның мәдәниятендә. Татарстанда ул көч бик нык сизелә.

4.

Гөлнара Шәрәфетдинова (Чистай): Минем сезгә шагыйрь Борис Пастернакның Чистайдагы музее турында сөйлисем килә. Язучы, шагыйрь Борис Пастернак Чистайда Бөек Ватан сугышы вакытында эвакуациядә яшәгән. Иң танылган шигырьләре дә нәкъ менә биредә иҗат ителгән. Мин бу музей-йортны бик яратам. Классыбыз белән еш йөрибез анда. Без генә түгел, Россия һәм аннан читтә яшәүчеләр дә күпләп килә. Яратып китәләр. Тагын киләләр. Мондый музейның минем шәһәрдә булуы белән мин бик нык горурланам.

5.

Айсылу Мусина (Йошкар-Ола): Татарстанда яшәмәсәм дә, анда еш булам һәм яраткан урыннарым да барлыкка килергә өлгерде. Аерым алганда, Болгардагы тарихи-археологик комплекс бик ошый. Анда килгәч, моңарчы бер җирдә дә кичермәгән хисләр кичерәм, җаныма милли аһәңнәр тула. Милләттәшләремнән чагыштырмача ерак торганга, минем өчен бу бик мөһим. Ак мәчет, әлбәттә, үзенә бер караштан ук гашыйк итте. Кайвакыт безнең бабаларыбыз яшәгән элекке Болгарга эләккәндәй хис итәм үземне.

6.

Илья Николашин (Волгоград): Кызганыч, мин Татарстанда бер генә тапкыр булдым. Казан белән таныш булган дус-ишләрем аның турында шулкадәр тәмләп сөйлиләр иде! Берзаман меңъеллык каланы күреп кайтырга үземә дә форсат туды. Мин күргән күпсанлы мәдәни һәйкәлләр арасында берсеннән ‒ Казан Кирмәнендәге Кол Шәриф мәчетеннән бигрәк һушсыз калдым. Алтын ярымайлары белән күккә ашкан дүрт биек манарасы, зур түгәрәк гөмбәзе, аклы-зәңгәрле төсләре тәмам әсир итте. Эчке бизәлеше дә шәп: затлы келәмнәр, Коръәннәр экспозициясе, һәм, әлбәттә, ике тонналы төсле бәллүр люстра! Беренче катта мәчетнең ут яктысында әйләнеп торучы искиткеч матур күчермәсе дә таң калдырды. Их, ни кызганыч, мәчетнең тышкы манзарасы белән кояш баешында хозурланып булмады. Ләкин төшенкелеккә бирелергә кирәкмәстер. Гаҗәеп Казанга әйләнеп кайтырга бер сәбәп булыр ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев