Логотип Идель
Ялкын

КИЧӘ 1164 "ДУСТЫМ" БАР ИДЕ

«Оскар», «BAFTA», «НИКА» кинопремияләре: «Вася безне кайчан алыр, кайчан алыр икән?..» - дип зарыгып көтәләрдер. Ә васяда бүләк кайгысы түгел әле. тәгәрмәчтәге тиен шикелле, бертуктамый эшли дә эшли ул – кино һәм сериалларда төшә.

Вася Ракша кино сәнгате дигән зур диңгезнең кечкенә акчарлагы. 15ләп фильмда катнашкан. Башта эпизодик рольләрдә генә уйнаса, менә хәзер, күрче, «Туман» кинофильмында рядовой Рюмин ролен ничек шәп башкара! Әйтерсең, вакыт машинасына утырып, съемка алдыннан Бөек Ватан сугышы елларына махсус барып кайткан... «Приколы на переменке» сериалында классташлары белән мәктәпне дер селкетүче Тёманы да күргәнең бардыр... Аны да минем танышым Вася уйный!


«Приколы на переменке» сериалында син – бер урында да давыл куптара алырдай тиктормас укучы Тёма... Сценарий буенча гына уйнадыңмы, әллә мәктәптә укыган чактагы тәҗрибәң дә ярдәмгә килдеме?


Мин «фән мәрмәре»н гадәти булмаган мәктәптә «кимердем». Без укыдык, укыдык һәм фәкать укыдык. Шуңа да «бишенче нокта»да утыру ише тәҗрибәнең кирәге чыкмады. Тёманың бөтен эше трай тибү дә коридорда туслану. Һәрхәлдә, ул миннән бәхетлерәк!


Син үзеңне «йолдыз» дип атауга каршы... Алайса, халык егылып карый торган фильмнарда уйнаучыларны тагын ничек атарга?


Нәкъ шулай, мин «йолдыз» түгел! «Йолдыз» кешедә өмет уятырга тиеш. Тарткан-сузган очракта да, мине «йолдызчык» дип кенә атарга мөмкин. Ләкин би-и-ик кечкенәсе!..


Бөек Ватан сугышы турындагы «Туман» фильмында рядовой Рюмин ролен башкардың. Шул чорны гәүдәләндерү турыдан-туры актерлар уйнавыннан тора бит. Авыр идеме?


Бик кызык роль иде ул! Төшерү төркеме белән съемкаларга барганда, режиссерлар (икәү иде!) безгә берни дә уйнарга туры килмәячәк, дип кабатлап торды. Мин исә елмаеп, шаярталардыр дип уйладым. Ышанасыңмы, алар хаклы булып чыкты! Кайчак үземне фильмдагыча түгел, ә реалити-шоуда шикелле хис иттем – шартлаулар, Калашников автоматлары, 1941 елгы мотоцикллар, төтенле шашкалар – бар да чып-чын!


Режиссерлар белән сүз көрәштерәсеңме?


Төшерү мәйданында да, тормышта да беркем белән дә ызгышмаска тырышам. Кайчак килешмим, әлбәттә. Ләкин фикеремне әдәпле итеп җиткерәм. Күп очракта актерга режиссер белән бәхәсләшү файдасыз, чөнки икесе ике төрле фикер йөртә.


Төшерү мәйданында эшеңне беренче тапкырдан ук «бишле»гә башкарасыңмы, әллә дубль арты дубль ясатасыңмы?


Дубль куллануның сәбәпләре күп. Мин, әлбәттә, теләсә нәрсәне беренче төшерүдән үк уйнарга әзер. Ләкин аның, гадәттә, актер өчен түгел, ә режиссер, оператор, ут куючы, тавыш көйләүчегә кирәге чыга.


Кастингларга йөрисеңме?


Кастингларга – юк, ә пробаларга йөрим. Аңлатам: кастинг – күп санлы кеше арасыннан тиз арада сайлап алу, килгән кешенең 95 проценты шунда ук «коела». Калган 5 процент янына профессиональ актерлар чакырыла. Шөкер, мин соңгылар сафында. Кайчак актерларны проба үткәрмичә дә раслыйлар. Ләкин... Бу – сирәк күренеш! Җитмәсә, күп очракта хәтта кино аксакаллары да проба аша сайлана.


Әгәр дөньяда кинематография белән ТВ булмаса, кайсы тарафны сайлар идең?


Беткәнмени шөгыль?! Мине, мәсәлән, ландшафт архитектурасы кызыксындыра... Әй, авыз тутырып мактану өчен кеше нәрсә дә булса уйлап табар иде инде.


Әти-әниең эштә булганда, өйне кем ялт иттерә?


Без күптән аерым торабыз. Хуҗалык эшләре тулысынча үземнең өстә. Бик тәмле итеп ашарга пешерәм, шуңа күрә дус-туганнар һәрвакыт кунакка килә. Тәмле әйбернең кайда икәнен әйбәт беләләр!


Съемкадан тыш вакытта ниләр майтарасың?


Китап укыйм, сәяхәт итәм, кызыклы кешеләр белән аралашам. Планетабызга ярдәм итәргә тырышып, Россиянең Яшел Хәрәкәт президиумына әгъза булып кердем.


Телевизор экранын «басып алуыңа» әти-әниең ничек карый?


Без бик шәп мөнәсәбәттә! Алардагы искиткеч юмор хисе бүтән беркемдә дә юктыр сыман. Фикерләрен әйтергә кыенсынмыйлар. Уйнавым ошаса, мактыйлар, юк икән, туйганчы төрттерәләр. Алар минем һәм абыйларымның һәр башлангычын куәтли.


Бүген синнән автограф алырга су буе чират тезелә, ди, ә иртәгә искә алучы да юк... Уңыштан мәхрүм калырга курыкмыйсыңмы?


Иҗаттагы уңышка фәлсәфә күзлегеннән карыйм. Ни өчен куркырга? Үзеңә ышанырга кирәк һәм бөтен нәрсә үзең теләгәнчә барып чыгар. Курыксаң... бүтән әйбергә тотын.


Бермәл «Вконтакте»да статусыңда: «Кичә 1164 «дустым» бар иде. Хәзер 430га калды. Ниһаять!» Иҗатыңа гашыйкларга шулкадәр тискәре карыйсыңмы?


Юк, юк! Әгәр синең белән кызыксыналар икән, бу әйтеп бетергесез рәхәт! Ләкин шәхси тормышыңа тыкшынсалар, рәхәтен сизмисең. Чикләнәсе килә. Поклонникларыма хөрмәт белән карыйм. Алар каян шулкадәр күп җыелгандыр?! Һаман аңлый алмыйм...


Әгәр дә мәгәр «Ялкын»ны укучы берәр кызның синең белән сериалда төшәсе килә ди... Йә, нинди инструкция кулланырга? Әйт тизрәк!


Алдан әзерләнгән алгоритм юк. Кинода төшәсе килгән кешенең теләге, сәләте, уңышы һәм мөмкинлекләре кайнап торырга тиеш. Ышан үзеңә! Әгәр үзеңә ышансаң, башкалар да сиңа ышаныр.


P.S. Мәскәүдә иң беренчеләрдән булып «Пираты Карибского моря: на странных берегах» кинофильмының тәкъдир итүе булды. Баш рольләрдә уйнаган Голливуд йолдызлары Джонни Депп белән Пенелопа Круз да килгәннәр иде. «Кызыл кемләм»нән турыдан-туры трансляцияне дустыбыз Вася Ракша алып барды!






СПРАВКА


Туган көне: 23 июнь, 1987 ел


Йолдызлыгы: Кысла


Буе: 1.74 м


Белеме: заманча сәнгать Институты (Е. Радомысленский курсы)


Рольләре: «Кто в доме хозяин?» – Верониканың бой-френды, «Татьянин день» – Вася, «След» – Геннадий, «Гуманоиды в Королёве» – Василий, «Сердце капитана Немова» – Олег Мулявин, «Чучело 2» – Костик, музыкант һ.б.


[gallery link="file" size="medium" ids="772,762,760,764,766,768,770,774,776,778"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев