Логотип Идель
Ялкын

"КАНАТЛЫ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ…"

Үз тавышыңны табып кара. Әйләнә-тирәдәгеләр белән сөйләшә торган тавышыңны түгел. Юк, әниең, яраткан кешеләрең, хәтта кечкенә балалар белән аралашкандагы тавышыңны да түгел. Ә бары үзеңә генә эндәшә торган эчке тавышыңны.

Ул тавыш туганнан бирле синдә яши. Син дөньяга килеп, беренче кат аваз салганда, ул синең белән була. Ул синең бөтен барлыгыңны тетрәтеп, үзәгеңнән чыга һәм син елап җибәрәсең. Аннан соң да, бары сиңа кагылышлы, сине борчыган әйберләр турында сөйләгәндә, кайдандыр, бик тирәннән шул тавышың кушыла, син калтыранасың, син үзеңә үзең хуҗа булудан туктыйсың, син бөтен барлыгың белән шул тавышка әверелеп каласың.

Әбием зары

«Әбиемнең кәефе китеп йөргән көннәрдә ул кичен мич дөрләтеп җибәрә. Аннары чем-кара чәчләрен таратып сала. Мич алдына килеп утыра да бугазыннан төрле авазлар чыгара башлый. Шул авазларга аның зар тулы сүзләре, ниндидер кыйссалар кушыла. Һәм ул җырлый, күңеленә килгәннәрнең барысын да җырга сала. Озак итеп җырлый. Шуннан айнып китә дә ниләр җырлаганын исенә төшерә алмый. Кечкенә вакытта мин әбинең башы китә башлаган дип уйлый идем. Бугаз белән җырлауның серләрен ул вакытта мин белми идем әле», - дип сөйли саха-якут җырчысы Степанида Борисова.

Өч дөньяның уртасында

Төрки халыклар космогониясе өч дәрәҗәле пространство-вакыт моделенә нигезләнә: югары дөнья (күк), урта дөнья (адәми затлар яшәгән яссылык) һәм түбән дөнья (үлеләр дөньясы). Бу өч дөньяны һәм андагы затларны бар кылучы – Тәңре. Борынгылар уенча, югары һәм түбән дөньялар 3 энергетик үзәк аша тоташып тора. Ә адәм баласы бу үзәкләргә тәэсир итү көченә ия. Вертикаль торбаларны хәтерләткән үзәкләрне тетрәтеп җибәрү өчен, аз да түгел, күп тә түгел, тавыш кына кирәк. Тик ул тавыш гадәти генә тавыш булырга тиеш түгел, ә кешенең үзәгеннән ургылып чыгарга тиеш. Ул тавыш әнә теге, син туганда урта дөньяны тетрәндергән тавыш булырга тиеш. Шул чакта гына серле торбалар 5-10 смга киңәеп, адәм баласы 3 дөньяның бөтенлеген тоя алачак. Ә бу инде Тәңренең Үзе белән бәйләнешеңне тою дигән сүз. 

Җир белән Күк тоташканда

Бугаз җыруларының төп вазыйфасы – әнә шул илаһи бәйләнешне тәэмин итү. Камлау ритуалы вакытында шаман башкарган җыру да нәкъ менә шуның өчен кирәк. Тибет тауларында урнашкан монастырьлардагы ламаларның бугаз җыруларын кечкенәдән нигә өйрәнүе дә аңлашыла хәзер.

Әмма бугаз җырулары руханиларның һәм шаманнарның рухлар белән аралашу чарасы гына булмаган, алар көндәлек тормышта да еш кулланылган. Бу стиль хакында Европада мәгълүм булгач, классик музыка сәнгате белән таныш европалыларны бер үзенчәлек гаҗәпкә калдыра: кыргый җанварлар, кош-кортлар, гади генә әйткәндә, табигатьнең шомлы да, серле дә авазлары колакны ертып керә дә иң яшерен инстинктларны кузгата. Бу аңлашыла да, җырулар барлыкка килгәндә, бабаларыбыз әле үзләрен табигатьтән аерып күзалламаган, урта дөньяда яшәүче барлык җан ияләре белән илаһи бөтенлектә булган.

Тора-бара җыруларга иҗтимагый вазыйфа да өстәлгән. Бүгенгесен һәм бигрәк тә үткәнен җырга салып тарихка күчерү күчмә бабаларыбызның традициясе булып әверелгән. Ауда йөрүләре, кылган гамәлләре, кичкән яулары, мәхәббәт тарихлары, - болар барысы да җырулар аша телдән-телгә күчеп, безнең көннәргәчә килеп җиткән. Рухи тирәнлеген дә, эпик колачын да саклап калган алар. Бәлки шуңа да бу җыруларны тыңлаганда син үзеңне борынгы дала уртасында калгандай хис итәсең: баш очыңда – зәңгәр Күк йөзе, аяк астыңда – бабаларның эзләрен саклаган туфрак. Ә уртада – Җир белән Күкне тоташтыручы – син үзең.

«Кыллар сыкрый, аңа кушылып...»

Бугаз белән җырлау тыва, саха, якут, казах, кыргыз, башкортларда киң таралыш алган. Җирлегенә карап, бик күп стильләре һәм юнәлешләре бар. Гадәттә, төп стильләр дип түбәндәгеләр исәпләнә: каргыраа, хөөмей, сыгыт. Башкортларның бугаз җыруларын исә өзләү дип йөртәләр.

Һәр стильнең үз легендасы бар. Мәсәлән, хөөмей стиле нигез стиль санала. Тыва легендасы буенча, аны тау мәгарәсендә яшәгән ятим егет табигатьтән отып алган. Ул озын-озак кичләрдә мәгарәдә җил уйнавын тыңлап яткан-яткан да аның жуылдаган авазын кабатлап карарга булган. Җыр далаларга таралган, кешеләр яшәгән тарафларга барып җиткән. Аны башкалар да отып алган.

Каргыраа стиленә нигез салучылар дөя көтүчеләр булган дип фаразлана. Карлыккан тавыш белән башкарыла торган бу җыруның яңгырашы нарасые һәлак булгач, хәсрәткә баткан дөянең хырылдавын хәтерләтә икән.

Сыгыт елау, сыктау, сызгыруны хәтерләтә. Җыручының үзен дә еш кына сыктаучы дип йөртәләр. «Таулардагы боздай зыңлап тора сыгыт, кыллар сыкрый аңа кушылып...» дигән борынгы шагыйрь бу стиль хакында.

Бугаз җыруын башкаручы җырчылар аның сәламәтлек өчен гаять файдалы булуы хакында сөйлиләр. Алар сүзенә ышансаң, җырулар кешенең сулыш юлларын савыктыра, йөрәк-кан тамырлары системасын җайга сала, үпкәләрен чистарта. Атаклы шаман Николай Ооржака бугаз җырулары кешенең рухын канатландыра, аны югары дөньяга – күкләргә күтәрә дип ышана. Димәк ки – Тәңресе белән тоташтыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев