Логотип Идель
Ялкын

КАМАЛ ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА

8 һәм 9 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 111нче сезонның беренче премьерасы – татар драматургиясе классигы Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр” спектакле. Яңа алтынчы куелышның режиссеры - Георгий Зурабович Цхвирава (Омск академия драма театрының баш режиссеры).

театрында 1

Татар драматургиясе классигы, татар театрына нигез салучы Кәрим Тинчуринның әлеге пьесасы татар телендәге иң күренекле драматик әсәрләрнең берсе. Татар классикасы җәүһәре булган, 1926 елда иҗат ителгән бу сатирик комедия бүгенге көнгә аваздаш трагик гәүдәләнеш ала. Әсәрдә сүз татар милләтенең инкыйлаб алды һәм инкыйлабтан соң сайлаган юлы хакында бара. Гасырлар буена төшенкелектә яшәгән халык иркенлек тою белән таркала, бердәмлеген югалта...

[caption id="attachment_9813" align="aligncenter" width="600"]театрында 2 Камал театры архивыннан. Искәндәр Хәйруллин, Алмаз Гәрәев[/caption]
«Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр” әсәре, миңа калса, татар телендәге иң яхшы пьеса. Төзелеше һәм поэтикасы ягыннан гаять тә катлаулы булган бу әсәр 20нче елларның «Бег» (“Качу”), «Самоубийца» (“Үзен-үзе үтерүче”), «Баня» (“Мунча”) кебек әсәрләрдән дә өстенрәк. Монда бик көчле политик сатира. Бу сатираның кемгә юнәлгәнлеген ансат кына аңлавы да кыен. Автор байлардан да, ярлылардан да – барысыннан ачы итеп көлә, тик нигездә аның сатира корбаннары – акылсыз, оятсыз, тәрбиясез бәндәләр, хакимлеккә дәгъвә кылучылар... Җыеп әйткәндә, бу – бөек әсәр. 1958 елда “Җилкәнсезләр” спектакленең, әдәби әсәрләрдән беренче булып, Г.Тукай премиясенә лаек булуы да юкка гына түгел”, - ди Г.Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов.

“Җилкәнсезләр” спектакленең премьерасы 2016 елның 8 һәм 9 октябрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә. Билет алырга: kamalteatr.ru, 293-03-74.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев