Логотип Идель
Ялкын

УКЫТУЧЫ, ҖЫРЧЫ, АРТИСТ - КАЙСЫН ГЫНА САЙЛАРГА?

Статистика буенча, 100 кешенең 95е артист, җырчы, йә журналист булырга хыяллана икән. Ну, болай булса тормыш бетәчәк, спектакль-концерт карап, шулар турында укып йөрисе генә кала инде! Көтүче кая барса, сарык та шунда, диләрме? Дустың актёрлыкка бара икән, аннан калышмыйм дип, син дә шул тарафка юл тотасың инде. Ә менә шунысы кызык: синең үз фикерең, үз хыялың, үз максатларың юкмыни соң?!

Хәзер инде без кайда акча күп, шунда барабыз. Ошыймы, ошамыймы ‒ «керем» һәм «статус» сүзләре хәлиткеч роль уйный. Ярый, акчасы да булсын, ди, акча бик кирәк нәрсә, әмма эшләп йөргән эшең җаныңа рәхәтлек бирмәсә, тормышыңның яме булырмы соң? Син һәр көн иртән: «Уффф…» ‒ дип, авыр сулап барып керәсе эш урыны тиздән җирәнгеч тойгылар гына уята башламасмы?!

Минем кредо: Үзең сайлаган яраткан һөнәр. Үз тырышлыгың белән уку. Үзең тапкан эш. Һәм... бер ыштанлык кына булса да тир түгеп алган зарплата!

«Мине тыңлыйбыз!»


Курчакларны, аю-бүреләрне тезеп утыртып, әнинең матур костюмын киеп, җитди кыяфәт белән «укучыларың» алдына килеп утырасың. Һәм кинәт кенә: «Мине тыңлыйбыз!» – дип кычкырып җибәрәсең. (Имеш, тегеләр тавышланалар.) Үз укытучың кебек: «Нинди хәл бу?! Сез мине басып, тыныч кына каршы алырга тиешсез!» – дип, тегеләрне сүгә башлыйсың, яратмаган «дус кыз»ыңа рәхәтләнеп «2»ле чәписең. Балаларның 101 соравына җавап таба алырдай акыллы, кыю, күзләре янып торган яшь укытучы образы күз алдыңа килдеме?

Әмма эш моның белән генә чикләнми бит әле. Ул балаларны яратырга, үз фәнен кешегә аңлатырлык итеп белергә, замана яшьләренең яшәеше, алар мавыккан нәрсәләрдән хәбәрдар булырга да тиеш. Күп кешедән ишеткәнем бар: «Юк, мин укытучы булмыйм! Безнең сыйныф кебек тәртипсез, гел тавышлана торган, тыңлаусыз балалар эләксә, бөтен нерв күзәнәкләрең шартлар!»

Нәтиҗә: үзеңне сынап карау өчен менә дигән мөмкинлек! «Слабо» гыйбарәсен кире кага алучылар өчен генә туры килә торган һөнәр бу!

 җырчы 1


«Эх, алмагачлары!»


Әнинең кап-кара озын үкчәле түфлиләрен киеп, көзге каршына басып, яшелле-кызыллы тавыш белән җырлап карап, җырчы булырга хыялланып йөргән чакларым әле дә исемдә. Көн саен мәктәптән кайтуга, «Фабрика» кассетасын куеп «җенләнә» торган идем. Ләкин, нишләптер, хәзер бу фикеремнән баш тарттым, әлеге һөнәргә җитди карамый башладым. Әллә үзем җырлый белмәгәнгә, әллә әти-әни йогынтысы? Алар миндә бөек инженер, төзүче күрәләр. Янәсе, эше дә булыр, акчасы да. Бу һөнәрнең минем эчке хәләтемә бөтенләй туры килмәвен көч-хәл белән аңлата алдым үзләренә. Аллага шөкер!

Ярый әле, фикерләрем үзгәргән, диген. Җырлый белмәгән килеш, сәхнәгә чыгып, оятка каласы булганмын! Аны бит миңа хәтта әйтеп күрсәтүче дә булмас иде! Башка азрак акыл кергәч, аңладым: җырчы булу бит әле ул халык алдына чыгып бөгелү-сыгылу гына түгел. Нинди зур хезмәт кирәк сәхнәгә чыгу өчен. Берәр уен коралын үзләштерергә, Әлфия апа Авзаловалар кебек җырлый белергә, ә хәзерге заманда инде «өстәгеләр» арасында туганың булуы, бигрәк тә аларның акчалы булуы да бик мөһим.

Нәтиҗә: җырлый белмәгән җырчы белән сәхнә тулган. Алар көтүенә кушылганчы, бәлки, яхшы  инженер булуың хәерлерәктер?!

«О, Джульетта!»


Атказанган актриса буласым килмәде түгел, килде! Иң элек фортепиано түгәрәгеннән сызылып, театрныкына язылдым. Дөресен әйтим, кәҗә белән сарык, тавык белән чебиләрне уйнап гарык булдым. Күңелдә: «Мин, танылган артист буласы кеше, кәҗә, тавык уйнап йөрергә тиешме инде?!» – дигән пәри оялады. Бу хаксызлыкка түзә алмыйча, театр өлкәсен дә ташладым. Актерлык сәләтем юк түгел, бар ул миндә, ләкин әлегә төп рольләргә тартмый. Өйдә эш күп булса, физкультура дәресенә керәсем килмәгәндә, сырхауларны шәп уйныйм мин!

Әлбәттә, һөнәрләр арасында беренчелекне яулаганы – актер, актриса. Барлык яшьләрнең дә таныласы, күпсанлы фанатларга ия буласы килә. Телевизордан күренәм дә, күп дуслар табам, танылган кешеләр белән аралаша башлыйм, дип уйлыйсың. Соң, ярый, кердең ди инде син шул ящикка, танылдың ди! Һәм ни бәхет?! Яллар юк, чын дуслар юк, ярты гомерең гастрольләрдә уза. Гайбәтеңне һәр чатта саталар, көнләшүчеләрең – буа буарлык. Әле шунысы да бар: актерлар, режиссёр кушуыннан башка, үзләрендә бернинди дә үзгәреш ясарга, симерергә, кисәк кенә ябыгырга, чирләргә дә тиеш түгел. Төрледән-төрле образларга кереп, буталып, башың китүе дә бар. Начар актриса данын алып, барлы-юклы рольләргә өмет итеп утыруың да бар бит. Актриса укып үзләштерә торган һөнәр түгел, актриса булып туарга кирәк.

Нәтиҗә: атказанган артист булам дип, атка атланган килмешәк булып куюың бик мөмкин. Алай булганчы, телевизорга алдынгы доярка булып керүең яхшырак!

җырчы 2 «Сине атып үтерәчәкләр!»


Кыю, тырыш, объектив, сабыр, оператив икәнсең – бу һөнәр синеке! «Менә сине атып үтерәчәкләр, ялларың да кешенеке төсле булмаячак!» – һәрбер әнинең, баласы журналист һөнәрен сайлагач, беренче сүзе шулдыр, мөгаен! Атып үтерәчәкләр... Соң, мылтык тотып йөрерсең! Бу һөнәрне сайлаганчы, яхшысын-яманын бизмәнгә салып үлчәргә тиешсең бит инде син!

Ә шулай да бу сүзләргә колак салырга кирәк! Дөреслекне бәреп язсаң, икенче көнне үк акча күтәреп – ялынырга, йә булмаса пистолет тотып – олактырырга килүләре бик мөмкин. Дөреслек язып кына түгел, бәлки, мода турында сөйләп, һава торышы белән таныштырып та танылган журналист була алырсың. Дөньяны язмаларың, фикерләрең белән дер селкетә алмасаң да, төс-кыяфәтеңне истә калдырачаклар. Бигрәк тә – телевидение журналисты булсаң.

Әмма шуны онытмаска кирәк: нинди генә журналист булсаң да, укучы/караучы/тыңлаучы синең язмаңнан «азык» алырга (яңалык ишетергә, берәр нәрсәгә төшенергә, уйланырга, хаталарын төзәтергә) тиеш.

Нәтиҗә: ...ә ак сакаллы карт булып тусаң, тагын да әйбәтрәк!

Иң күп акча кайда?!


Күз алдына китереп карыйк: тракторист, комбайнер, механизатор, шофер. Көн буе җирдә, йә техника арасында кайнашалар. Киемнәрендә мазут, кулларына да машина мае сеңеп беткән. Килешәм, пычрак, авыр эш. Тик аны да бит кемдер башкарырга тиеш! Күпләр бу эшкә җитди карамый, янәсе, бу һөнәр наданнар, укымыйча йөргәннәр өчен. Минемчә, булдыксыз кеше сүзләре бу, тракторны йөртергә дә, комбайнда эшләргә дә зур көч, чыдамлык кирәк. Җитмәсә, техника серләрен һәм басу серләрен дә белергә кирәк.

Нәтиҗә: беләсең килсә, хәзерге заманда нәкъ шушы өлкәдә эшчеләр җитми. Тора-бара иң күп акча эшләүчеләр дә алар булмасмы әле!

Каһәр суккан җаваплылык!


Үскәч кенә апаларның мәкеренә төшендем. «Әйдә врачлы уйныйбыз!» – дип, алар мине яхшы гына файдаланганнар икән ич. Мин авырткан җирләрен өфлим, массаж ясыйм, ә алар рәхәтләнеп яталар! 6-7нче классларга кадәр бу һөнәр дип «ычкына» идем, курчакларга укол да кадыйм, реанимация дә ясыйм. Ә соңыннан... каннан куркуым ачыкланды. Алай гына да түгел, табиб җаваплы булырга тиеш, миңа исә нәкъ менә шул каһәр суккан җаваплылык җитми.

Беркайчан да онытырга ярамый: табиб ул – кеше тормышы өчен җаваплы кеше. Бу һөнәр ялгышларны кичерми. Яфрак җиргә төшкәч, кире анда менәлмәгән кебек, кешене дә үлгәч кире кайтарып булмый. Җитди һөнәр, бик тә җитди, диплом сатып алып, имтиханнарга акча күтәреп кереп кенә укып чыга алырлык һөнәр түгел, дустым.

Нәтиҗә: булдыра алмасаң, тотынмавың яхшы!

ТУРЫ ӘЙТКӘН – ТУГАНЫНА:


– үзеңә ошаган, яраткан һөнәрне генә сайла. Киләчәктә кемдер түгел, ә нәкъ менә син һөнәрең белән бер ыштанга ия булачаксың!

– һөнәрне aкчалы, керемле дип кенә сайлама, бәлки, син эшли башлаганчы, ул андый ук дәрәҗәле булмас та;

әти акчасына имтиханнар тапшырып йөрмә. Соңыннан кыен булыр. Эш табу мәсьәләсе дә бар бит әле. Әти дә мәңгелек түгел! Үз эшен белмәгән, башкара алмаган белгечнең бәясе – сукыр бер тиен!

– укырга керер алдыннан ук: «Мин бу белгечлек белән үземә эш таба алырмынмы?» – дигән сорауга җавап бир. Юкса, ник әти-әни алып биргән ыштанны туздырып йөрергә?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев