«КӨТӘМ СИНЕ...»
22, 23 һәм 24 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Илгиз Зәйниевның “Көтәм сине...” спектакленең премьерасы булды. Спектакльнең рәссамы – Геннадий Скоморохов. Композиторы – Эльмир Низамов.
Театр тәнкыйтьчесе, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов фикеренчә, спектакльнең уңышы яшь рәссам Геннадий Скоморохов иҗат иткән сәхнә бизәлеше белән турыдан-туры бәйле. «Рәссамның пьесаны игътибар белән укыганлыгын, аны анализлаганлыгын, чишелеш тапканлыгын күрү һәрвакыт шатландыра. Декорацияләрдән чисталык бөркелә, авырлы хатыннар ята торган палата нәкъ шундый булырга тиеш тә. Ә булачак әниләр өстендә эленеп торган бераз уңайсызлык тудыручы, су һәм бала уенчыклары салынган үтәкүренмәле ванналар йөк метафорасын тудыра – бала туу бит ул бәхет кенә түгел, ә җаваплылык та. Костюмнар шулай ук уңышлы сайланган. Спектакльнең сәнгатьчә бизәлеше пьесаның эчтәлеген, атмосферасын һәм хәтта жанрын ачарга ярдәм итә», - ди Нияз Игъламов.
Композитор Эльмир Низамов Илгиз Зәйниев белән бергә эшләү бик кызыклы булды ди. «Берьяктан Илгиз үзенең ни теләгәнен белүче, бик таләпчән режиссер булса, икенче яктан ул иҗат иркенлеге бирә, ә бу иҗат кешесе өчен бик мөһим. Спектакльнең музыкасын мин бөтен күңелемне биреп яздым. Тамашачы моны бәяләр дип өметләнәм», - ди Эльмир Низамов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
27 января 2026 - 14:19
ТАТАРСТАНДА 200 МӘКТӘП УКУЧЫСЫ ФӘНДӘГЕ УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН 69 МЕҢ СУМЛЫК ГРАНТ АЛАЧАК
-
26 января 2026 - 10:28
ТАТАРСТАНДА 2026 ЕЛГА САБАНТУЙ ДАТАЛАРЫ БИЛГЕЛЕ
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев