Логотип Идель
Ялкын

"ЙОРТЫГЫЗДА ҖЫЛЫ КИМЕМӘСЕН"

СУГА БАТУ ӨЧЕН КҮП КИРӘКМИ: ДИҢГЕЗ, ЕЛГАЛАРДАН ЕРАК ЙӨРҮ ӘЛЕ ГАРАНТИЯ ТҮГЕЛ. СУ СИНЕ КАЯ ДА ТАБА АЛА... ӘЙЕ, ӘЙЕ, ҺИЧ КӨТМӘГӘНДӘ БАТАРЕЯҢ ШАРТЛАСА, Ә АННАН 100Стан КАЙНАРРАК ПАРЛЫ СУ АГА БАШЛАСА, БАРЫ ТИК СУПЕРМЕННАР ГЫНА ЯРДӘМГӘ КИЛӘ АЛА! ШУНДЫЙЛАР БЕЛӘН ТАНЫШЫП КИТИК ӘЛЕ!


Бата башласаң, иң элек тынычланырга киңәш ителә (нирванага китәрлек булмасын инде алай да)! Аннары үзегезнең слесарегезгә шалтратырга кирәк. Ул тиз арада килеп җитәчәк һәм коткарачак. Аварийная бригаданы да чакырырга була инде, ләкин үзеңнеке ышанычлырак: алар бит үз йортларын яттан белә, килә, бора, туктата, ә бригада әле озак кына эзләнергә мөмкин...


ҺӘР ЙОРТКА – ҮЗ САНТЕХНИГЫН...


Сантехниклар эше турында күбрәк белергә теләп, 41-нче ЖЭУга чыгып киттек. Көне суык иде, ләкин аннан куркып торыр чак түгел. ЖЭУ директоры  Тәҗетдинов  Зөфәр абый елмаеп каршы алды.  Беренче танышыбыз – сакчы мәче, бу җирләрнең иясе имеш үзе, исеме дә гап-гади икән, Песи. Яше 6да, сабыр холыклы, тыныч кына мәче. Көннәре – кабул итү бүлмәсендә узса, кичләрен ауга чыга икән.  Аннары ике сварщик абый килеп чыкты, берсе, Дмитрий Давидюк, икенчесе – Марат Сазонов. Ә аннары инде Рәис абый белән таныштык. Менә ул инде безнең язмабыз герое – кешеләрне судан һәм башка йорт-җир проблемаларыннан коткаручы сантехник  абый.


Ул инде 17 ел кешелекне афәттән коткарып йөри, 2003 елдан бирле 41-нче ЖЭУда эшли.


- Эш җирендә иң мөһиме – дустанә мөнәсәбәттер. Яхшы кешеләр янында эшләргә дә рәхәт. Безнең ничек? Менә бер кешенең срочный чакыруы була, ә ул, әйтик, бара алмый, башка объектта, шул чакта ул янәшә торганнарга шалтырата, тегеләр киләләр, чыгалар, коткаралар. Ял, йокы, бәйрәм дип тору юк. Менә шулай...IMG_2064


ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРЕ


- Без монда бер гаилә кебек, - ди Зөфәр абый. – Бер-беребезне беләбез, гел үзара ярдәмләшеп яшәргә тырышабыз. Ягу сезоны бетү белән сантехниклар батареяләрдән суларны агыза, аларга басым биреп тикшерә, эшләр августларга төгәлләнә. Аннары бергәләп ял итәргә дә чыгабыз. Бу безнең бер гореф-гадәт кебек, матур традиция.


Шундый традиция һәм дус коллектив, үзара ярдәмчеллек булган җирдә кадрлар да озакка тоткарлана, гаиләләре белән килә башлыйлар хәтта! Менә, мисал өчен, Гыйләҗетдиновлар гаиләсе! Башта 1995 елда Рөстәм абый Гыйләҗетдинов ЖЭУга урнаша. Эш күреп үсеп җиткән улы Ленар да әтисе эзләреннән китә,  хатыны Гөлсинә – диспетчер. Алар янына Рөстәм абыйның туганнары – Айрат һәм Марат Камаловлар, Рәмис Заһидуллин, Раил Җаббаров та урнаша.


НИЧЕК?


Менә берзаман плотник Инсан абый Хамидуллин һәм инженер Рифат абый Хәмидуллин керә. Алар белән дә танышабыз.


- Суыкларда авыррактыр инде, - дим.


- Эшнең җиңеле юк инде, - ди Рәис абый. – Ләкин кулың өйрәнгән булса, тырышлыгың ташып торса, кыенлыкларны гына җиңеп чыгып була.


- Безнең әлегә штат тулы, – ди Зөфәр абый. – Эшкә урнашырга теләүчеләр бар үзе, шәһәрнең башка почмакларында эш табарга була. Махсус уку йорты бетереп килгән кешегә сөенәбез инде, ләкин белеме булмаса да, куркыныч түгел, теләге булса, берничә айда өйрәнә ала барысын да! График уңайлы безнең: сигездән бишкә кадәр. Ялларда чират торырга кирәк, ләкин анда да кеше факторын истә тотып кына эш итәргә тырышабыз: эш мәйданнарына якынрак торганнарны куябыз.


Иң авыры – кәгазь эше икән.


- Хәзер эшкә чемодан белән йөрергә туры килә, – дип көлә Рәис абый.


Менә бит ничек. Ай башында җылы су бирелә башлый, дип хәбәр итәләр. Икенче көнне үк шалтратып зарланулар башлана: бездә әле дә суык, нигә бездә җылы түгел, залда җылы, ә аш бүлмәсе җылынмый һ.б. Ә ул һәр шалтыратуны документлаштырырга кирәк, аннары барып карарага, тикшерергә, имза алырга... Еш кына ничек була, беләсезме? Сантехник суны җибәреп бетермәгән була, өлгерми: бездә 32 йорт, 143 подъезд ягъни, һәркайсында 12 стояк. Ә кешеләр саны – 16, димәк, бер сантехникка 107 стояк туры килә. Берсен 15 минут кына җибәрсә дә, 3 көн кирәк тулаем эшне бетерер өчен. Менә шул өч көн эчендә башлана да инде «баш күтәрүләр».IMG_2080


БЕРКАЙЧАН ДА!


Җылы яратмаучылар колагына! Менә суыклар үтеп китте, батареяләр артык кыздыра башлады, әйеме? Аларны борып сүндерергә ашыкмагыз. Чөнки сез сүндергәч, өстәгеләргә дә җылы килми башлый. Аннары башлана тикшерүләр, башлана ыгы-зыгы. Иң яхшысы – батарея санын киметү. Аннары аның белән күбрәк уйнасаң, батарея шартларга да күп сорамас, ә бу исә югары басым астындагы кайнар пар дигән сүз! Сак булыгыз. Үзегезгә һәм сантехнигыгызга тормышны катлауландырмагыз, иптәшләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев