«ҖӘВИТ, КАЙЧАН КАЙТАСЫҢ?»
Бу сәхифәгә мәхәббәт тарихын сөйләргә, гадәттә, ярларның берсе генә килә иде... Иде. Зөлфия апа белән Җәвит абый, традицияне җимереп, икәү килеп керделәр. Бер сорау бирүем җитте, хис тарихларын бәйнә-бәйнә сөйли дә башладылар.
Җәвитнең хатларын яндырдым
Җәвит: Зөлфия белән балачактан таныш без: бер районның төрле авылларыннан булсак та, концертларда, КВНда гел кисешә иде юллар. Шул вакытта ук бер очкын кабынып калгандыр, ахрысы. Мин югары уку йортын тәмамлагач, үзебезнең авылга эшкә кайттым. Менә шуннан чынлап торып йөри башладык.
Зөлфия: Тукта, мин укып бетермәдем бит әле: Уфадан ялларга гына кайткалыйм, йә Җәвит эш буенча килә, шунда күрешәбез... Аның каравы, көненә икешәр хат килә иде Җәвиттән: берсе иртән кулга керсә, икенчесе – кичен. Әкәмәт инде! Шундый озын хатлар, укып бетереп кенә булмый бит үзләрен! Ташларга кызганып, гел җыя идем шуларны. Әти күреп алды да: «Хатны озак йөртергә ярамый, бәхетсезлек китерә. Мин дә абыйның хатларын җыйган идем, сугыштан әйләнеп кайтмады», ‒ диде. Кызгансам да, чыгарып яктым инде. Менә хәзер укып караулары кызык булыр иде, ә?!
Җәвит: Хәзер мин дәвам итәм... Очраша идек. Кинога, кафега матур итеп йөрдек. Укуны тәмамлап, Чакмагышта эшләп йөргән көннәрем. Зөлфия Уфада укый. Мин кайтып китәм, ә ул кала...
Зөлфия: Автовокзалда гел елашып саубуллаша идек...
Җәвит: Тагын өч-дүрт көннән очрашасы бит инде, нигә елашырга, йә?! Юк, күзгә яшь тула, борыннар тыңкышлана, җебибез дә төшәбез.
Зөлфия: Хәзер дә бер-беребездән башка тора алмыйбыз...
Җәвит: Каядыр барсаң, 15 минуттан шалтырата башлый: «Җәвит, кайчан кайтасың инде?» Мин көләм: «Барып та җитмәдем бит әле!» ‒ дим.
Зөлфия: Менә монда да икәү килдек, мәхәббәт турында булгач, бергә сөйләргә кирәктер инде ул!
Бонус перчатка
Җәвит: Зөлфия белән очрашып йөрибез. Әниләргә-әтиләргә алып кайтып күрсәтәсе килә бит инде үзен. Гаиләләребез бер-берсен белә, әлбәттә. Ләкин рәсми итеп, җиренә җиткереп, танышу йоласын үткәрү кирәк. Әти-әни балалары кем белән йөргәнне белергә, танышырга тиеш.
Зөлфия: Башта Җәвитнең әти-әниләрендә Яңа ел каршыладык. Иртән безгә кайтып киттек. Авылга автобус белән килеп төштек. Ул вакытта бит әле машина да, кесә телефоны да юк. Автобустан төшүгә, хәлем китте, аякларым атламый башлады, шулкадәр куркам...
Җәвит: Йөрәк дөп-дөп тибә...
Зөлфия: Капка төбенә кадәр килеп җиттек, ярар. Капканы ачып кына җибәрүем булды, әти килеп тә чыкты. Әтине күрүем булды – өйгә йөгереп кереп тә киттем.
Җәвит: Әйе, Зөлфия апагыз әле генә янда иде, юк булды. Мин калдым басып.
Зөлфия: Шундый тәрбия бит инде бездә. Өлкәннәрдән оялу... безнең милләткә хас. Аны курку дип әйтү дөрес булмас, минемчә...
Җәвит: Әти-әнине хөрмәт итәргә, йөзләренә кызыллык китермәскә өйрәтеп үстерделәр безне.
Зөлфия: Килеп кердем, әни, без кайттык, дим. Җәвит әти белән калды, тиргәмәсә генә ярар иде инде, дим. Әти безнең бик таләпчән кеше иде.
Җәвит: Каушадым шул чакта... Мин бит чит бусаганы атлап керәм. Аларның кызларын үземә алырга җыенам. Әгәр: «Балакаем! Син миңа ошамыйсың, кызым әйбәтрәк кешегә чыгарга тиеш! Син бар инде, кайт, йөрмә...» ‒ дисә, нишләргә? Борыласың да кайтып китәсең инде...
Зөлфия: Минем ике апам бар, берсе ‒ 10, берсе 15 яшькә олырак. Аларның да булачак ирләрен алып кайтып, әнкәйләр белән ничек таныштырулары истә инде. Минем әти барысын да йөзгә бәреп әйтә торган кеше, һәр нәрсәгә тәнкыйть белән карый. Шуны белгәнгә, алдан ук әтигә охшаган, аның кебек эчми-тартмый торган дөрес кеше эзләдем.
Җәвит: Зөлфия кереп китеп, җиңел генә эшләде ул. Мин басып калдым. Ярар, нишләргә кирәк... Күрештек, исәнләштек. «Балакаем, хәлләрегез ничек? Әти-әниең исән-сау гына торамы?» ‒ дип сүз башлады әтисе. Шулай арадагы бөтен авырлыкны бетерде, мөнәсәбәтләрне җайга салды.
Зөлфия: Берзаман ишетәм, ишек ачылды. Әти белән Җәвит керә. Элек кибеттә әйберләр өелеп тормый иде бит, кирәк-яракны посылторгтан кайтарта идек. Әтинең шуннан алынган яхшы күн перчаткалары бар. Саклап кына тота иде, теш сызлаганда гына киярмен дип. Шаккаттым: әти теге перчаткаларны тотты да Җәвиткә бүләк итте!
Җәвит: Әтинең шул сүзләре хәтергә кереп калган: нинди генә вакытыгыз булса да, авылга ялгыз гына кайтмагыз, бергә кайтыгыз, диде ул.
«Янып кайтырлар микән, баепмы?»
Җәвит: Беренче гастрольләр мәңге онытылмый! Филармониягә эшкә килгәч, үзебезнең Башкортостанга, Чакмагыш районына кайткан идек. Оештыру эшләрен дә үз өстебезгә алдык, районны яхшы беләбез бит...
Зөлфия: Әлбәттә, яхшы беләбез, Җәвит абыегез заманында районыбызда мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән кеше, зур кеше иде. Шуңа да бер дә курыкмыйча чыгып киттек үзебезнең якка. Ул кайту үзебезне дә күтәреп җибәрде. Гадәттә, беренче тапкыр концерт белән килгән артистларга кырынрак карыйлар бит, «янып кайтырлар микән, баеп кайтырлар микән?» дигәндәй. Ә монда барысы да – гел җай булды.
Җәвит: Әйе, янмадык. Дүрт күз белән көткәннәрне шаккатырдык. Яшьләр бригадасын, сәхнәгә яңа гына килүчеләрне туплап чыгып киткән идек. Әйбәт чыгыш ясап, районны гөрләтеп, күтәрелеп кайттык.
Зөлфия: Минем бәхет – Җәвит белән гел бергә булу, Аллаһка шөкер. Тормышта да, иҗатта да. Татар сәхнәсендә гаилә белән парлап җырлау бездән башланып китте дисәм, ялгышмам. Элек, артист булсаң, гомер буе ялгыз гына яшисең, дигән күзаллау бар иде. Минем әти-әни дә баштарак каршы төште: артистның гаиләсе булмый, тормышы булмый, дип... Бүген исә ана-аталар бер дә каршы төшми: җырчылырдан күп кеше юк, башка профессияләргә кызыкмыйлар да төсле. Шунысы сөендерә, ялгыз артист образы бүген онытыла бара, парлы җырчылар күбәеп китте, Аллаһка шөкер!
Тыйнаклык – пешмәгәнлек түгел!
Зөлфия: Ишеткәнем бар: әгәр кыз балага үскәндә әти җылысы җитмәсә, олырак кешеләргә гашыйк булып, үзенә җитмәгән игътибарны шулардан алырга тырыша, имеш. Малайлар белән дә шул ук хәл: әнисе юк икән, наз эзләп, әнисен алыштырырдай кеше табарга тырыша, үзеннән күпкә өлкәнрәкләр белән тормышын бәйли. Бу табигый хәл түгел, минемчә. Шулай булмасын өчен, гаиләләрнең тулы, пар канатлы булуы кирәк. Әтиле-әниле гаиләдә тәрбияләнгән балалар матурлык күреп үсә, үзләре дә шуңа омтыла. Тагын бер әйберне дә искәртеп узасым килә: мин милләтләр арасында каршылык булуын теләмим, ләкин катнаш никахлар мәсьәләсенә килгәндә, барыбер уйлап эш итәргә кирәк. Ничек кенә булмасын, татар татарны аңлый. Дөрес, төрле кеше була: татарның да начарын, башка милләт кешеләренең дә алтынын очратырга була, ләкин катнаш гаиләдә проблемалар барыбер тумый калмый. Дин мәсьәләсе иртәме-соңмы калкып чыга. Яшь вакытта моңа игътибар итмисең, ә тора-бара...
Хәзерге заманның тагын бер «чир»е: кызлар да, егетләр дә үз парын түгел, ә бай партия эзләргә тырыша. Ә үзләре татар дискотекаларына килеп, эчеп, тартып йөри. Авылдан чыгып китеп, шешә күтәреп, дискотекада йөрү батырлыкмыни?! Буш ялтырау гына! Ә буш кеше үзе кебек үк буш кешегә тап була. Авыл балаларына шуны әйтәсем килә: сез бит уңган, акыллы, шәһәргә килеп эчеп-тартып начар якка гына үзгәрәсез... Алай булмасын әле, үзегез булып калыгыз!
Җәвит: Кызларны бизәгән иң төп әйбер – тыйнаклык. Тыйнак бул, егет кеше бит сукыр түгел, күрә. Ләкин тыйнаклык ул әле пешмәгәнлек дигән сүз түгел. Тыйнаклык – ата-бабалардан калган кыйммәт ул!
Зөлфия: Һәм сабырлык. Кызлар өчен бик мөһим сыйфат. Тормышта нинди генә хәлләр булмый, нинди генә тавыш чыкса да, нинди генә гауга купса да, ир кеше өстен калырга тиеш. Хатын-кыз лидер булса да, кирәк чакта авызына су кабып, дәшми калырга тиешрәк. Тел озын, аннан төрле сүз чыга, ләкин әйткәч, җыеп алып кына булмый ул сүзләрне.
Җәвит абый ашарга пешерә беләме?
Зөлфия: Бервакыт Җәвит абыең балалар белән безгә сюрприз әзерләргә булды. Урамда казан асып сезгә ит шулпасы пешерәм, ди. Бер йомарлам ит әзерләп бирдем. Шуны турамый гына тондырган...
Җәвит: Рецепты буенча шулай булырга тиеш иде ул...
Зөлфия: Ярар, Җәвит пешерергә чыгып китте. Мин өйдә утырам, миңа чыгарга ярамый. Бер заман итнең исе чыга башлады.
Җәвит: Әзерләү урыны залдагы форточка янында ук иде, шуңа гына ул...
Зөлфия: Чыгып ярдәм итәсе килә, юк, ярамый бит! Сәгать ярымлап вакыт уздымы икән, керде бу, еламый гына. Боздым итне, син көләсең инде хәзер, ди. Чыксам... ит күмерләнгән, каткан. Шулпасы да кап-кара. Тәмле, дип мактыйм инде, борчыйсы килми, кеше беренче тапкыр пешерә бит. Балаларны уяттым, урамда гына ашарга булдык, беседкада. Ләкин алдан ук өйрәтеп куйдым: әтиегез шундый тәмле сюрприз ясарга теләгән иде анда, бераз бозган, яндырган, ләкин мактап ашагыз, дим. Чыктык, тезелешеп утырдык, ашыйбыз...
Җәвит: Олы малай әйтә: «О, әти, мин мондый итне бик яратам! Тәмле булган!» ‒ ди. Сер бирми, имеш... Юк, мин чынлап тырыштым! Шул рецептны сөйләгән дустыма ике минут саен шалтыратып тордым. Ул әйткәнчә эшләдем инде, утны гына карап бетермәгәнмен. Үземә дә ашарга авыр булды булуын каткан итне, әмма барысы да ашагач, мин дә сер бирә алмыйм ич. Атна-ун көннән соң гына әйттеләр бар дөресен! Хәзер көлке, ләкин ул вакытта елыйсылар килде, билләһи! Шуннан бирле хатын миңа аш-суны ышанып тапшырмый. Һәркемнең – үз эше.
Зөлфия: Мин кухняга беркемне дә кертмим. Үзем әзерлим, кеше буталып йөри башласа, эшем кала, онытыла, буталам.
Җәвит: Кунаклар килсә, мин аларның игътибарын үземә җәлеп итәм дә, шул арада Зөлфия табынны хәстәрләп тә куя.
Партияле кеше өйләнергә тиеш!
Җәвит: Зөлфия апаң авылда чакта ук йолдызчык иде: авыл клубына бары тик аны тыңлар өчен генә җыела иде халык.
Зөлфия: Ә Җәвит ‒ авылның беренче егете, актив, тиктормас, кыбырсык. Бөтен кешедән аерылып тора иде. Аны күреп алып, районга сәнгать өчен шушы кеше кирәк дип, мәдәният бүлеге мөдире итеп алдылар, булдырып эшләде ул эшен. Район җитәкчелеге моны күреп тора бит инде, партиягә алырга булдылар Җәвитне. Чакырганнар да әйткәннәр: эшең яхшы, белемең бар, өйләнергә тиеш син, партиядәге кешегә өйләнмичә ярамый, дип.
Җәвит: Ә Зөлфия юк, ди, укып бетерергә кирәк, аңарчы кияүгә чыкмыйм, ди.
Зөлфия: Ну, Җәвиткә Казанга китәргә кирәк булгач, чыкмый булмады инде. Укуны корбан итсәм иттем, ләкин бу корбан яраткан кешеңнең киләчәге өчен бит! Бик җитди, эшлекле кеше иде Җәвит. Артист булып китмәсә, зур урында эшләр иде. Кеше белән дә сөйләшә белә, оештыру сәләте дә бар...
Җәвит: Мактаган була. Бу очрашуга килмәгән булсам, ишетмәгән дә булыр идем, ярый килгәнмен әле! (Көлешәләр.) Мәдәният институтында читтән торып укыганда, остазым Флера Хәмитова тәкъдим ясады: Камал театрында прослушиваниеләр бара, катнашып кара, ди. Булды бит: театрга сәхнә эшчесе булып урнаштым, Казан театр училищесына көндезге бүлеккә укырга да кердем. Зөлфиям дә миңа ышанып чит шәһәргә чыгып китте.
Зөлфия: Консерваториягә укырга кердем. Баштарак авыр булды, тора-бара җайланды тормыш. Карарым дөрес булган, үкенмим.
Җәвит: Казанга килгәч, җиңел булмады. Кечкенә генә, ташландык диярлек тулай торакта, аннан фатирда тордык. Иң авыр чакларда Зөлфиянең елый-елый сораганнары истә: Аллаһкаем, Ходайкаем, шушы авырлыкларны җиңеп, сөенеп-сөенеп яшәргә көч бир, зинһар, диюләре. Сокланам аның сабырлыгына. Һәм көченә!
Зөлфия: Мәхәббәтсез берни дә булмас иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев