Логотип Идель
Ялкын

ИНТЕРНЕТ-КИБЕТТӘ НИЧЕК АЛДАНМАСКА?

Сез һәм без яшәгән тормышта мәгълүмати технологияләр көннән көн үсә тора. Алар зур тизлек белән үтеп керәләр һәм, иң мөһиме, кулланылыш табалар. Бер караганда, бу бик шәп, әлбәттә. Ләкин таякның ике ягы булган кебек, бу күренешнең дә икенче ягы бар.

ВКонтакте, Твиттер, Инстаграмда көннәр һәм төннәр үткәреп, яшьләр ялкаулыкка өйрәнә. Хәтта киемнәрне, техниканы һ.б. да интернеттан заказ аша алабыз. Язмабыз «интернет чире» турында түгел, ә шул, бәлки, инде чир дип атарга мөмкин булган интернет-кибетләр турында. Интернет-кибетләргә без каршы түгел. Берсүзсез, алар бик уңайлы. Тик ул интернет-кибетләр яңгырдан соң чыккан гөмбәләр шикелле арта баралар. Кайсына ышанырга да белмәссең, валлаһи! Интернет-кибетләр безгә нәрсә бирә, алардан әйбер сатып алганда, нинди кагыйдәләрне истә тотарга, алдакчылар кулына ничек эләкмәскә һ.б. турында хәзер бергәләп фикер куертырбыз.

Бәхет өчен тагын ни кирәк?

Әйдәгез,  башта уңай һәм тискәре якларны карап чыгыйк.

Уңай яклар:


  • Сатып алучы товарның барлык характеристикалары белән дә таныша ала. Хәтта сатучы яшерергә теләгәннәре белән дә.

  • Еш кына интернет-кибет сайтларында «мастер-ярдәмчеләр» урнаштырыла. Алар ярдәмендә сатып алган әйбереңә туры килгән нәрсәләр белән дә үзеңне куандырырга була.

  • Дивандагы кибетләр арытмый да, ялыктырмый да. Җитмәсә китереп тә бирәләр. Бәхет өчен тагын ни кирәк?

  • Нәкъ шундый ук киемне дустың базардан 1000 сумга алып, син интернеттан 700гә алган вакытлар да була. Әле шул 1000 сумга өстәп транспортка чыгымнар һәм ару да өстәлә. Ә син җылы өеңдә, йомшак кәнәфиеңдә, әниең пешергән коймакларны ашый-ашый, заказ биргән буласың. Һәм, җитмәсә, өстәге пункт та кабатлана әле.

Тискәре яклар:


  • Интернет-кибетне мәктәптә укыган һәрбер укучы «ясый» ала. Ә чынлыкта ул гомумән булмаска мөмкин һәм моны тикшерү җиңел түгел.

  • Сатып алучы кибеткә виртуаль рәвештә генә «килә». Димәк, ул товарны да виртуаль рәвештә «күрә». Чынлыкта, товар нинди хәлдә, күрсәтелгән характеристикаларга ул туры киләме һәм, гомумән, якты дөнья йөзендә бармы ул?

  • Андый кибетләр арасында товарны бәясен тулысы белән яисә яртысын түләп кенә алып була торганнары шактый. Менә тагын бер бәла! Акчаңны түләдең, ә товарың сиңа килеп җитәрме?

  • «1 ай элек заказ биргән идем, бүген килде» дигән сүзләр дә еш ишетелә. Заказ биргән товар килеп җиткәнче, аның инде модасы «чыгарга», ул сиңа ошамый башларга яки әзерләп куйган акчаң инде күптән җилгә очкан булырга мөмкин.

120 сумлык кофта кайда бар?

Интернет-кибетләрне гади генә итеп ике төргә бүләргә була. Беренчесе – ышанычлы, икенчесе – ышанычсыз. Үзе тәпи-тәпи базарга яки кибеткә барып алырга иренгән яки моны булдыра алмаган кешеләр генә түгел, интернет киңлегендә утырган бар кешегә дә аларны аера белү комачау итмәячәк. Димәк, берничә кагыйдә.


  1. Сайтта кибетнең үзе турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирелергә тиеш: хуҗасының исеме, булса, адресы, телефон номерлары, электрон почта адресы. Болары өстенә  ICQ контакт номерлары, Скайп һ.б. да язылса – кибеткә аерым респект.

  2. Телефон номерына аерым игътибар итәргә кирәк. Әгәр дә номер юк икән, браузерның бу битен ябып ук атыгыз. Номер кесә телефоныныкы түгел, ә шәһәр номеры булса яхшы. Ә инде номер 8-800 дип башланса, бу бөтенләй чын уңыш! Андый номер кибетнең чыннан да булганын тагын бер кат дәлилли. Чөнки андый номер арзан тормый. Ничек кенә булмасын, номерларга шалтыратып карарга онытмагыз!

  3. Сайт – интернет кибетнең йөзе. Аның дизайнына, уңайлылыгына, текстларына, сыйфатына бәя бирегез. Яхшы сайт шулай ук кыйммәт тора. Һәм ул шулай булырга тиеш тә. Аны гади күз белән дә күреп аерырга була. Сайтта сатып алучыларның фикерләре һәм «тере» форум булса, бик яхшы.

  4. Сайтның домен исеменә игътибар бирегез. Ул 3 нче дәрәҗәдә (мәсәлән, narod.ru га бетә) икән, сайтның бушлай хостингта урнашканын аңлап була. Бу очракта ышаныч кабат артка «тәгәри». Чөнки сайт официаль түгел дигән сүз.

  5. Алган товар бәясе конкурентныкыннан бик нык аерылырга тиеш түгел. (Мәсәлән, 120 сумлык кофта...) Чөнки кибетләр барысы да товарныбер үк җирдән сатып алалар. Алырга теләгән әйбернең бәясе бик түбән икән, сезне алдарга җыеналар. Киресенчә, нык кыйммәт булса, ник сез аны сайладыгыз?

  6. Башка кулланучыларның әлеге кибет турында фикерләрен белешегез. Дусларыгыз, якыннарыгыз шунда. Алар ярдәм итмәсә, интернет форумнар бар.

  7.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев