Ялкын
"ИЛҺАМ ШАКИРОВ КОНЦЕРТЫН КҮРМИ КАЛМА!"
2016 елның 15 февралендә 18.30 да Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакировның туган көненә багышланган концерт була. Татар филармониясе өчен әлеге концерт инде гореф-гадәткә әйләнде. Ул 2002 елдан бирле һәр ел саен 15 февральдә уздырыла һәм тамашачылар арасында зур кызыксыну уята.
Быел 15 февральдә узачак концертка Илһам ага Шакировның һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Әлфия апа Авзалованың килүе дә көтелә.
Концертта катнашалар: Татарстанның халык артистлары Зөһрә Шәрифуллина, Нәфкатъ Нигъмәтуллин, Татарстанның атказанган артистлары Рәсим Низамов, Марсель Вәгыйзов, Рүзил Гатин, Халыкара конкурслар лауреатлары Ришат Төхфәтуллин, Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 июня 2026 - 13:45
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
10 июня 2026 - 09:34
ТАТАРСТАНДА 4,6 МЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫСЫ КАТНАШЫНДА «СӘЛӘТ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗАЧАК
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
Нет комментариев