Ялкын
«ИҖАТ ТӘЛГӘШЛӘРЕ»
Әниемә
Тормышымның кояшы син,
Әнием, әнекәем.
Минем иң якын кешем син,
Әнием-бәгырькәем.
Шатландырасың мине һәрчак
Нәрсә белән булса да
Озын гомер, бәхет телим
Бары тик сиңа гына
Елмаюлы карашың да
Яктыртадыр төннәрне.
Картаймачы син, әнием!
Кояшы син көннәрнең.
Каршылыйсың һәр иртән
Елмаеп, көлеп кенә.
-Кызым,- дип уятасың
Бары тик мине генә.
Энҗе Мөбәрәкҗанова,
Дүсмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
***
Җәйләр үтте, көзләр җитте,
Анна матур кыш килде.
Басулар да һәм урман да
Ап-ак туннарын киде.
Урмандагы чыршылар да
Матур итеп бизәнде
Елгалар да инешләр дә
Боз чүленә әйләнде.
***
Авылым
Минем авылым Комазан
Мин аны бик яратам
Анын чишмә суларын
Бер дә эчеп туялмам.
Урманнары-кырлары,
Елгалары-күлләре
Мәңге чыкмас күңелемнән
Балачак мизгелләре.
***
Җылы урман куенында
Чишмә ага чылтырап.
Әллә шулай моңланамы
Сандугач җырын тыңлап?
Изге чишмәм, моңлы чишмәм,
Ераккамы агышың?
Күңелләрне тибрәндерә
Синең салмак тавышың.
Бүген тагын килгән идем
Танымадым чишмәмне:
Җырлый чишмәм, әй, шатлана
Әллә яз килгәнгәме?
Гади чишмә түгел шул ул
Бу – Изгеләр чишмәсе.
Чал тарихның яшерен серен
Килгәндер лә чишәсе.
Диләрә Нәфыйкова,
Дүсмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
Тормышымның кояшы син,
Әнием, әнекәем.
Минем иң якын кешем син,
Әнием-бәгырькәем.
Шатландырасың мине һәрчак
Нәрсә белән булса да
Озын гомер, бәхет телим
Бары тик сиңа гына
Елмаюлы карашың да
Яктыртадыр төннәрне.
Картаймачы син, әнием!
Кояшы син көннәрнең.
Каршылыйсың һәр иртән
Елмаеп, көлеп кенә.
-Кызым,- дип уятасың
Бары тик мине генә.
Энҗе Мөбәрәкҗанова,
Дүсмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
***
Җәйләр үтте, көзләр җитте,
Анна матур кыш килде.
Басулар да һәм урман да
Ап-ак туннарын киде.
Урмандагы чыршылар да
Матур итеп бизәнде
Елгалар да инешләр дә
Боз чүленә әйләнде.
***
Авылым
Минем авылым Комазан
Мин аны бик яратам
Анын чишмә суларын
Бер дә эчеп туялмам.
Урманнары-кырлары,
Елгалары-күлләре
Мәңге чыкмас күңелемнән
Балачак мизгелләре.
***
Җылы урман куенында
Чишмә ага чылтырап.
Әллә шулай моңланамы
Сандугач җырын тыңлап?
Изге чишмәм, моңлы чишмәм,
Ераккамы агышың?
Күңелләрне тибрәндерә
Синең салмак тавышың.
Бүген тагын килгән идем
Танымадым чишмәмне:
Җырлый чишмәм, әй, шатлана
Әллә яз килгәнгәме?
Гади чишмә түгел шул ул
Бу – Изгеләр чишмәсе.
Чал тарихның яшерен серен
Килгәндер лә чишәсе.
Диләрә Нәфыйкова,
Дүсмәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 января 2026 - 12:48
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА 2026 ЕЛДАН БАКАЛАВРИАТ ҺӘМ МАГИСТРАТУРА ГАМӘЛ ЧЫГУЫ ТУРЫНДА БЕЛДЕРДЕЛӘР
-
29 января 2026 - 12:54
ТАТАРСТАН КВН КОМАНДАЛАРЫ СОЧИДА ЮГАРЫ НӘТИҖӘЛӘР КҮРСӘТТЕ
-
29 января 2026 - 12:35
КАЗАНДА КЫШКЫ «БИЮ» ИШЕГАЛДЫ ДИСКОТЕКАСЫ УЗАЧАК
-
28 января 2026 - 13:03
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БИЛЕТЛАРНЫҢ ӨЧТӘН БЕР ӨЛЕШЕН МӘСКӘҮ ҺӘМ ПЕТЕРБУРГ ТАМАШАЧЫЛАРЫ АЛА
Нет комментариев