Логотип Идель
Ялкын

РӘФИДӘ ГАЛИМҖАНОВА: ХЫЯЛЫМ ЧЫНГА АШТЫ!

Хыял, хыял!.. Нинди ләззәтле син,
Ташламыйсың мине һичкайчан.
Бу тарлыкта ялгыз нишләр идем,
Ярый әле син бар, ичмасам!


Язасы сүзләремне Муса Җәлилнең мәгънәле шигыренә бәйләп китим әле. Ник дисәгез, мин үзем дә бик хыялый кеше. Ә бер карасаң, хыялый кешеләр сәер булалар. Яшермим, бу дөрестән дә шулай. Мин үземне сәер түгел димәс идем. Мактанып әйтүем түгел, ә киресенчә, Аллаһ тарафыннан бирелгән сәләтем мине хыялның иң югары баскычына алып менә. Кыскасы, хыяллар мине канатлы итә. Ул хыялның исеме дә бик матур яңгырашта – Иҗат хыялы. Матур бит, әйеме? Мин шул дөньяда инде үземне белә башлаганымнан бирле яшим. Каләм тотып, “А” хәрефен язганда ук, “Муса Җәлилнең башын кискәннәр. Аны җәберләп түбәнсеткәннәр!” – дип өй түрендәге бер почмаккарак басып кычкырып ук диярлек сөйли идем. Әти-әнием миңа дәррәү кул чабып, минем күңел булсын дип микән, “Булдыргансың кызым!” дип аркамнан сөяләр иде. Әле шул шигырьне туганнар килсә дә сөйләттергәннәре һаман хәтеремнән чыкмый.


28-1


Иҗат юлым, дип әйтик, шулай бөреләнеп китте. Мин аны һәрчак тәрбияләп, “су сибеп” тордым. Югыйсә, аны карамасаң, үстермәсәң, ул нинди сәләт булсын да, нинди җимеш китерсен ди?! Шушы фикерем мине унҗиде яшемә кадәр озата килде. Мин үсә төшкәч, шигырьдән прозага күчтем. Тирә – юньдәге вакыйгалар, авыр язмышлар күңелемне тырнады. Мин дәфтәр битемнең икенче ягына әсәрләр яза башладым. Ничек тә булса шул әсәрләрем аша сабак бирәсем килде, чөнки үзем дә гыйбрәтле язмалар укып сабак ала идем. Иҗат юлыма тәүге адымнарым шулар булды минем.


Әйтәсе килгән сүзем башка әйбер турында. Ул да булса, иҗат җимешләрем белән зур уңышка ирешү. Җәй көне, августлар тирәсе булгандыр, туган апаем бер конкурста катнашып карарга киңәш итте. Конкурсның исеме Бәйсез әдәби премия “Глаголица“ дип атала иде. Ә миңа шул җитә калды да инде. Шул ук көнне язган әсәрләремне тезеп куйдым да, үземнең күңелемә хуш килгәнен сайларга тырыштым. Аллага тапшырып берсен җибәрергә дә булдым. Нәтиҗәләр 3 нче ноябрьдә генә билгеле буласын белгәч, конкурс хәтеремнән тәмам чыгып китте.


Уйламаганда, көтмәгәндә телефоныма бер хатын-кыз шалтратты. Минем икенче турга узганымны әйтеп сөендергәч, күкнең җиденче катында булганмындыр, билләһи! Эчемә сыймаган шатлыкны бер кешегә дә әйтмәскә булдым. Ә лауреат исемлегенә керүен дә хәбәр иткәч, мин башкаларга җиткермичә кала алмадым. Безнең татар прозасында 10 кешене сайлаганнар, ә 3 се лауреат. Лауреат булдың да бетте түгел әле, 14нче ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр “Байтик” лагеренда танылган шагыйрь, язучыларның  мастерклассларында катнашасы, Болгар, Казан, Свияжcкка экскурсиягә барасы һәм бик күп мавыктыргыч чаралар көтә иде анда безне. Лагерьга барып җиткәч тә, беренче көнне үк яңа дуслар таптым. Бүлмәдәге кызлар да минем кебек хыялый җанлы булып чыктылар. Ә безнең өчен бар нәрсәгә дә әзер булган әйдаманнарны мин бигрәк тә үз иттем.


28-3


Беренче көнне үк безгә мастер-класслар куелган иде. Блокнот, каләмемне алып бүлмәгә килеп кергәч, Рифат абый Сәлаховны күреп алдым. Ничәдер секунд эчендә мин мең дә бер уй уйларга, әйтеп бетермәслек шатлык хисләрен тоярга өлгердем. Ул безнең белән ягымлы итеп кенә исәнләште дә, үзе турында сөйләп китте. Аннан соң чын күңеленнән язылган шигырьләрен укыды. Аны күргәнемә ул минутларда мин ышана алмый идем әле. Үземне кызыксындырган сорауларны бирү генә дә зур батырлык бит ул! Ә ул тыныч кына, ипләп кенә минем сорауларга төп-төгәл җавап бирде. Шигырьне матур һәм дөрес итеп язу серләренә өйрәтте ул безне. Әле һәрберебезгә бирем итеп, шигырь дә яздырып карады.


Иң төп, кызыклы момент – без язган әсәрләргә анализ булгандыр. Ул һәммәбезнең иҗат җимешен тын да алмый, мөкиббән китеп тыңлап утырды. Минем әсәрдәге герой урынына ул үзен куеп карады. Аның белән уртак телне бик тиз таптык без, бигрәк  тә безнең авыл турында сөйләшү башлангач. “Явлаштау авылына килгәнем бар”-  дигән сүзләре ничектер йөрәгемә якын булып ишетелде. Авылыбызның бай табигатен ул да күргән, авылга каргалар килмәгәнен ул да белгән. Мин, ул сөйләгәндә, авылым белән горурланып, сөенеп утыра бирдем. Рифат абый Сәлахов минем күңелемә эчкерсез һәм бик ягымлы сүзле шагыйрь булып кереп калды.


Ә икенче мастер-класста без прозаик Рөстәм Госман улы Галиуллин белән очраштык. Аның “Идел” журналында баш мөхәррир булып эшләп алганын белгәч, ничектер куанып куйдым. Чөнки әлеге журнал миңа бик таныш. Шуңа күрә дә аның сүзләрен җентекләп тыңлап барырга тырыштым. Журналистика өлкәсенә карата да ул бик күп мәгълүмат җиткерде, киңәшләрен бирде. Һәрберебезнең әсәренә анализны ул да ясады. Кыскасы, мин аның аша бик күп нәрсәләргә төшендем, журналист булу теләгемне тагын да арттырдым дисәм була.


Җомга көнне без балалар шагыйре Роберт Миңнуллин белән белән күрештек. Балачактан ук яратып укыган шигырьләр авторын үзен күрү –  ул икеләтә бәхет! Мин хыяллар чынга ашканына шул көнне инандым. Аның һәр әйткән сүзләре төшемдә ишетелгән күк булды, чөнки  күңелем белән чын – чынлап һаман да ышана алмыйм мин. Аның белән шигырьләргә анализлар ясадык, бик күп темаларга сүз алыштык. Үзенең шигырьләрен дә ул безгә бик яратып укыды. Аның әйткән акыллы киңәшләрендә дә тирән мәгънә салынган иде. Үз күзләрең белән күреп сөйләшү бөтенләй башка нәрсә икән ул.


Көн дәвамында без рус язучылары белән дә аралашып тордык. Мастер-класслар уздырган һәр язучы, барлык шагыйрьнең дә үзләренә генә хас сыйфатлары, үзенчәлекләре бар. Шул яклары белән алар миңа бик ошадылар да.


28-4


“Байтик” лагеренда  узган бер атнамны мин тагын дәвам итәр идем. Яхшыдан яхшы дуслар, әйдаманнар һәм башка бик күп, бик күп нәрсәләрне мин монда күрдем, монда очраттым. 19 нчы ноябрьдә “Әкият” курчак театрында тантаналы рәвештә бүләкләү церемониясе булып узды. Төп нәтиҗә, фикер шул көндә әйтелде. Барлык лауреатларга да зур бүләкләр тапшырдылар. Искәртеп узам, 30 кеше арасыннан нибары 6 лауреатка гына  Бәллүр Ябалак бирелде. Алар исемлегендә мин дә бар идем. Роберт абый Миңнуллин кулыннан алган ябалак очып китәр күк тоелды. Ул чагында үзем дә хыял күкләрендә очканмындыр инде. Бәхеттән күзләрнең камашуы дисеңме, йөрәкнең бертуктаусыз ”Чыгам!” – диеп тибүе дисеңме, барлык хис – кичерешләремне, хәер, үзем генә беләмдер.


Иң беренче чиратта, әлеге конкурсны оештыручы “Счастливый фонд”ка, “Байтик” лагерена, һәм әлбәттә, барлык шагыйрь, язучыларга ихлас күңелемнән рәхмәтемне җиткерәм! Киләчәктә дә шундый конкурслар оештырылып торсын иде. Шул чагында гына иҗат итүче яшүсмерләр сәләтләрен үстерә һәм үзләрен таныта алачаклар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев