Логотип Идель
Ялкын

"ХУЛИГАНКА" СӘЯСӘТЧЕ

БЕЛЕШМӘ:


Исеме: Адилә Салахова


Туган көне: 5 сентябрь, 1996 ел


Каникулга чыкты: Апас урта мәктәбенең 8 классын гел “биш”ле билгеләренә генә тәмамлап!


Күңелсез булганда: шигырь яза, рәсем ясый


Соңгы укыган китабы: “Унесенные ветром”


Принцибы: “Үземә киләчәккә уңышлы юл әзерләп кую өчен бүген тырышам!”






Тормыш уен. Ә без актив катнашучылар. Җай туры килгән саен уңайлы рольне эләктереп алабыз да кирәкле масканы киеп “сәхнәгә” чыгабыз. Бер генә аерма бар, кемдер бу уенда ихлас катнаша, ә кемнәрдер...


Бүген мин – тамашачы. Үсеш театрының олы залында  Nнчы рәттә Mнчы урындыкка утырып бер кызны күзәтәм...


Адилә - конферансье


– Конферансье булуның  бер сере бар: син тамашачы  белән менђ хђзер сәхнәгә чыгарга ќыенучыны бәйли торганDSCF2612 бер нечкә генә җеп ролен үтисең. Ничек җылырак һәм матуррак итеп чакырасың, тамашачы аны шуның кадәр яратып кабул итәчђк.


Сәхнәгә беренче тапкыр “Сәләтле бала” фестивалендә  дүртенче класста чыктым. Быел менә “Йолдызлык” фестиваленең финал өлешендә конферасье номинациясендђ өченче урын алдым!..


Мин “сәхнәгә” “записка” җибәрәм: “Вконтактеда Алсинә апаның (Адиләнең әнисе) битендә бик озак кына “Уңышның тәме – тырышлык ачысында” дигән статус торды. Бу сиңа кагыла идеме?”


– Әйе! Бу фестивальдә өченче ел катнашам бит инде. Беренче елны зона буенча беренчелеккә чыксам да, республикага үтмәдем. Бик тырышкан идем, югыйсә.  Шул чакта: “Урын алмый туктамыйм әле!”– дигән идем.  Ул вакыттан бирле Апас-Казан юлларын күп таптадым, бик күп укытучыларым булды, көн-төн әзерләндем. Һәм менә - нәтиәҗәсе! Очраклылык белән  тырышлыксыз җиңүне кабул итә алмыйм, аның тәме булмыйдыр  төсле.


Кайвакыт нәфис сүз остасын конферансье белән бутыйлар. Нәфис сүз сөйләгәндә күбрәк телгә игътибар итәсең (Адилә быел республика “Дулкыннар” фестивалендә нәфис сүз буенча беренче урын алды. – Р.С.), конферансьега – кыскалык, осталык, импровизация мөһим. Текст онтылганда да үзеңнән өсти белергә, кирәк.


Кырыс классташ


– Мәктәптә ак һәм кара төсләрдән бердәм форма керттеләр. Зебра булып йөрибез! Башкалар чалбар киеп килгәндә дә мин җитди костюмнан йөрим.Чөнки мәктәпкә мин эшкә барган кебек барам. Форма – ул статус, аны кимәсәң, эштән алып ташларлар кебек.  Бервакыт дусларымны өйгә кунакка чакырдым. Уеннар уйнадык, чәйләр эчтек, икенче көнне  мәктәпкә килгәч гаҗәпләнеп сорый башладылар, Адилә, син өйдә нормальный кеше, ник син мәктәптә яныңа да килеп булмаслык шундый кырыс, – диләр.  Кирәк урында җитди дә булу мөһим, дип уйлыйм.


Хулиганка


– Өйдә шундый мин! Бер тик тора белмим! Әллә күп музыка тыңларга яраткангамы икән?!


Пеппи длинный чулок – кечкенә чактан ук яраткан образым. Безне аның белән гаделлек ярату сыйфаты берләштерә. Ирекле кеше! Әти белән әни көне буе эштә. Алар юк дип күңелсезләнеп утырып булмый бит инде! Тик торырга яратмыйм. Пазллар җыям, хуҗабикә булырга да туры килә!


Сәясәтче


– Безнең Апаста Балалар Думасы эшли. Анда Культура министры урынбасары булып сайландым. Быел Космонавтика елы булса да, хыялларга бирелеп йөрмим. Райондагы инвалид балаларга булышу һәм табигатьне саклау буенча њземнећ аерым программаларым бар.


Героемда актерлык сәләте җитәрлек. Иң мөһиме – ул рольләрне гримсыз башкара. Язмыш режиссерына бер генә үтенечем бар: тормышта Адиләгә төп рольләрне уйнарга язсын! Ә  әлегә... алкышлар һәм лилияләр букеты!


Адилә белән блиц-интервью:


Сәхнәгә чыкканда...


кеше йә ач, йә үз-үзенә ачулы булырга тиеш. Шул вакытта гына аның күзләре янып торачак.


x 18df0fa2Дусларны...


аралашучан, оптимист, позитив булуларына карап сайлыйм бугай! Чөнки нәкъ шундый кешеләр белән миңа күңелле! Мин-минлекле кешеләрдән бик тиз арам. Шуңа андый кешеләр белән дуслыгым барып чыкмаган икән, мине гафу итсеннәр!


Интуиция...


көчле дип уйлыйм. (Әни дә шулай ди!) Беренче килгән уй һәрвакыт дөрес була!


Тормыштагы билгеләргә...


ышанам!  Уңыш китерә торган филләрем дә күп! Әти бүләк иткән Домовой да бар.


Сәхнәдә чыгышың љзелде ди...


тамашачыны мактый башлыйм!


Кешеләрнең ачуланышканнарын күрсәң...


Компромисс табарга булышам. Дөресрәге, ике кеше арасына өченче кешенең кысылмавы әйбәтрәк.


“Бишле”лек җавабыћа “дүрт”ле куйдылар ди...


“Дүрт”ле ул стимул! Син тагы да әйбәтрәк итеп үз өстеңдә эшли аласың, икенче юлы укытучы “алты”лы куярлык итеп өйрәнеп килергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев