Логотип Идель
Ялкын

ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫ ЙОРТЫ - ИКЕНЧЕ ӨЕБЕЗ

Ул үзенә төрле милләт балаларын сыйдыра. Биредә балалар үз туган телен, мәдәниятен өйрәнә. Әлеге йорт аларга икенче өйләре кебек булып беткән. Дустым, бу табышмакның җавабын беләсеңме? Ул – Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында урнашкан Якшәмбе мәктәбе.

Әйе-әйе, шушы мәктәп 377 укучыны үзенә сыйдырган. Алар арасында татар, рус, чуаш, әфган, грузин, гарәп, әрмән һәм башка милләт балалары да күп.

Әфган егете Юсеф Мөхәммәт Асефи Якшәмбе мәктәбенә инде биш яшеннән бирле йөри. Биредә ул безне зәвыклы итеп тегелгән милли костюмнан каршы алды. Фарсы теле белән инглиз телен өйрәнә егет. Аңлатып үтик: әфган халкы ике телдә сөйләшә – пошту һәм фарсы телләрендә.

«Һәр кеше үз телен белсен!»


- Һәр кеше үзенең туган телен өйрәнергә тиеш дип саныйм мин. Фарсы теле – бик борынгы тел. Хәрефләре дә шактый авыр. Язганда, уңнан сулга язарга кирәк. Бу телдә берничә сүз бергә кушылып языла. Рус телендә булмаган авазлар да бар. Шуңа кайбер вакытта аларны әйтүе авыр. Әсәрләрне укыганда да, мине укытучы дөресләп җибәрә, әлбәттә. Якшәмбе мәктәбенә укырга йөреп, үземнең милләттәшләрем арасында дуслар табарга да өлгердем инде, – ди 14 яшьлек Юсеф.

Булганнан бар да була диләр! Бу сүзләр Юсефка да туры килә. Укыган саен тагын да күбрәк укыйсы килеп тора аның! Шуңа да үзенең туган телендә укырга, язарга өйрәнәсе килгән! Фарсы телен ике-өч атна дәвамында гына өйрәнеп булмый. Башта хәрефләр танырга кирәк, аннары гына укырга, сөйләшергә өйрәнергә мөмкин. Юсефның әти-әнисе дә аның бу теләген бары тик хуплыйлар гына.

Спортка гашыйк булсаң, медаль үзе килә


Якшәмбе мәктәбеннән тыш, Юсеф професиональ рәвештә өч ел йөзүгә йөри икән. Аның спортка кереп китүендә әтисе һәм абыйсының өлеше зур булган. Спорт белән шөгыльләнү киләчәк тормышта да бары тик булышачак дип саный ул. Әле күптән түгел генә йөрүенә карамастан, ярышларда икенче урын яуларга да өлгергән ул.

– Элегрәк, 4-6 яшьлек чагымда, мин каратэ белән дә шөгыльләндем. Ул вакытта берничә медальгә лаек булдым. 7-11 яшьлек чагымда профессиональ рәвештә футболга йөрдем. «Рубин» футбол командасының кече төркеме составында идем. Бу спорт төре буенча биш медалем бар, – ди Юсеф.

Тырыш егетләр оялчан була


Егетнең уңышлары шактый булса да, үзе турында бик сөйләргә яратмый ул. Шуңа да нинди булуын тулырак белер өчен, без аның әнисенә мөрәҗәгать иттек.

– Миңа үз баламны мактау әллә ничегрәк тоела инде. Юсеф бик игелекле, тыныч, яхшы бала. Миңа аннан беркайчан да «Син өй эшләреңне әзерләдеңме?» дип сорарга кирәкми. Ул барысын да үз программасы буенча эшли. Спортка да билгеләнгән вакыт буенча мөстәкыйль рәвештә йөри. Аның бүлмәсе һәрвакыт чиста, җыештырылган була. Шкафындагы киемнәре дә һәрвакыт тәртиптә. Мине ул вак-төяк проблемалар белән бер дә борчымый. Чын-чынлап зурлар кебек яши, – ди егетнең әнисе Асефи Фарзана.

Хәер, Якшәмбе мәктәбе урнашкан Татарстан Халыклар дуслыгы йорты Юсеф өчен дә икенче өйгә әйләнгән. Чөнки биредә төрле халыклар бер–берсе белән һәрвакыт дус, тату булып яши. Инде бер-берсенә туганлашып беткәннәр дисәк тә була. Шулай булмаса, ничә ел дәвамында Юсеф монда йөрер идеме икән?!
Казанда Якшәмбе мәктәбе 1995-96 елларда барлыкка килә. 1992 елда Татарстан халыклары съездыннан соң, милли-мәдәни автономияләр булдырыла. Аларның һәрберсе үз мәдәниятен, йолаларын саклап калырга тели. Телне саклау, бу телне өйрәнеп, аны яңа буыннарга җиткереп кенә булырга мөмкин. Шуңа да әлеге мәктәпне булдыру ихтыяҗы туа. 2016 елда Якшәмбе мәктәбенә 20 яшь тулган.

[caption id="attachment_14316" align="aligncenter" width="1180"] Майя Хухунашвили[/caption]

Майя Хухунашвили, «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» Мәгариф үзәгенең директоры:

– Бүген Якшәмбе мәктәбендә 22 бүлек эшләп килә. Шуларның 17се – милли, ягъни 17 төрле милләтне тәкъдим итә. Калганнары исә вокал, хореография, чит телләрне өйрәнү белән бәйле (инглиз, хинди, корея, төрек телләре). Хәзерге вакытта бездә 377 укучы биредә белем ала. Бирегә йөрүче балалар гомумбелем мәктәпләренә дә йөри. Шимбә-якшәмбедә Якшәмбе мәктәбенә килә.

Укучыларның күбесе катнаш гаиләләрдән. Шунысы куанычлы: балаларын әтиләре үзләре алып килә. Бездә йөрүчеләрнең күбесе – чит өлкә, илләрдән килүчеләрнең балалары. Әти-әниләр дә Дуслык йортында үзләрен өйләрендә кебек хис итә. Чөнки биредә балалар үзләрен бер гаилә итеп тоя. Мисал өчен, грузин биюен өйрәнергә 11 милләт вәкиле йөри. Алар бер-берсенең мәдәнияте белән таныша. Балаларын бирегә алып килгәндә, әти-әниләр үзләре дә аралаша.

Кызганыч, һәр өйгә интернет килеп керү белән, Якшәмбе мәктәбенә йөрүче өлкән сыйныф укучылары кимеде. Элек үзеңнең туган ягың турында күбрәк беләсең килсә, Якшәмбе мәктәбенә килә идең. Хәзер бар нәрсәне дә интернет аша белеп була. БДИ булгач, 9-11нче сыйныфлар вузга керергә әзерләнә: аларны да биредә сирәк очратырга мөмкин. Шуңа күрә Якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләрнең күбесе – кече яшьтәге мәктәп балалары.

***

Өстәмә белем бирү учреждениесе генә булса да, монда шаяртуларга урын юк. Әгәр бала бер ай дәвамында биредәге дәресләрне калдыра икән, мәктәп җитәкчелеге аны куып чыгарырга хокуклы. Шуңа да бу белем учагына йөрүче балаларның саны гел үзгәреп тора. Былтыргы уку елы ахырына укучылар саны 450гә җиткән булган.

Якшәмбе мәктәбендә уку программасы бер елга исәпләнгән. Әмма укучылар арасында икенче елга йөрергә теләүчеләр дә очрый. Кайвакыт дәресләргә хореография, фольклор элемтәләр да кертеп җибәрәләр. Башлангыч яки дәвам итә торган программалы бүлекләр дә бар.

Белем учагы урнашкан Татарстан Халыклар дуслыгы йортында 36 милләтнең берлекләре тәкъдим ителгән. Шуңа да киләчәктә Якшәмбе мәктәбендәге милли бүлекләрне арртыру теләге бар.
Мәктәпнең оештыручысы – Казанның мәгариф идарәсе

Мәктәпнең партнерлары – Татарстан халыклары ассамблеясе, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты

«Жемчужинки» күпмилләтле вокал ансамбле


Якшәмбе мәктәбендә «Жемчужинки» күпмилләтле вокал ансамбле дә эшләп килә. Быел ул бишьеллык туган көнен бәйрәм итәчәк. Әлеге ансамбльгә грузин, әрмән, әзербайҗан, чуаш, татар, рус, башкорт милләтеннән булган 9-10 кыз йөри. Хәзер ансамбльнең кече төркеме дә бар икән. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнилә Хәбирова бу кызларны Якшәмбе мәктәбе берлекләреннән берәмтекләп сайлап алган. Алар өчен махсус җырлар да иҗат итәргә туры килгән. Кызлар рус һәм рус татар телләрендә җырлар башкара.

[caption id="attachment_14317" align="aligncenter" width="1180"] «Жемчужинки»[/caption]

Апрель аенда «Салават күпере» дигән республика фестиваленә катнашачаклар. «Созвездие-Йолдызлык», «Татарстан – безнең йортыбыз» дигән фестивальләре дә, «Жырлыйк әле» тапшыруы «Жемчужинки» кызлары катнашыннан башка узмый.
22 апрельдә Казанда Татарстан халыклары съезды узачак. Моңа кадәр әлеге съездлар 1992 һәм 2007 елларда уздырылган. Әлеге чаралар республикада яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләренең мөнәсәбәтләрен үстерүгә йогынты ясаган.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу съездны 10 елга бер тапкыр уздырырга тәкъдим итә. Хәзерге вакытта Татарстанның шәһәр һәм районнарында съездга делегатларны тәкъдим итү бара. Съезд дәвамында «Татарстан – безнең бердәм йортыбыз» дигән этнокультура эстафетасы да үткәреләчәк.

 

Давид һәм Баграт Когуашвили (Казанның 35 нче мәктәбендә укыйлар)

Якшәмбе мәктәбенә 5 ел йөриләр. Биредә грузин теле һәм әдәбиятын өйрәнәләр. Грузин биюе түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Аның тау халыклары, аҗар төрләрен өйрәнәләр.

[caption id="attachment_14318" align="aligncenter" width="1180"] Давид һәм Баграт Когуашвили[/caption]

Өйрәнәләр: грузин, татар, инглиз, япон телләрен.

Хоббилары: дзюдо, гитарада уйнау, брейк-данс, эвристика,

Уңышлары: Баграт дзюдо ярышларында 2016 елда II урын алган, Давид гитара буенча бәйгеләрдә, проект эшчәнлегендә катнаша.

Эмилия Второва (12 яшь, Казанның 33 мәктәбе укучысы)

Якшәмбе мәктәбе чакыруы буенча җәй көне күпмилләтле балалар өчен лагерьларда ял итә. «Костер», «Байтик» лагерьларында төрле милләттән булган дуслар табырга өлгергән. Еш кына төрле кичәләрдә, концертларда катнаша.

[caption id="attachment_14319" align="aligncenter" width="1180"] Эмилия Второва[/caption]

Шөгыле: жырлау, төрле конкурсларда катнашу.

 

Татевик һәм Мария Арутюнян – апалы-сеңелле (14 һәм 13 яшь, 38 мәктәп укучылары)

Якшәмбе мәктәбе бу кызлар өчен бик якын. Аларга монда һәрвакыт күңелле. Бирегә апалы-сеңелле Арутюнянны әниләре алып килгән. Мәктәптә шактый дуслар табарга да өлгергәннәр.

 

[caption id="attachment_14320" align="aligncenter" width="1180"] Татевик Арутюнян[/caption]



Мария АрутюнянТатевикның шөгыльләре: музыка мәктәбе, фортепиано, скрипкада уйнау.

Мариянең шөгыле: фортепиано, думбрада уйнау

Ирина Арутюнян (17 яшь, Казанның 127 мәктәбе)

Якшәмбе мәктәбенә 7 ел йөри. Бирегә йөрүче кызлар белән апалы–сеңелле булып беткән. Мәктәбенә йөрүче яшьтәшләре барысы да төрле милләттән булса да, бу, киресенчә, аларны дуслаштырган гына. Башка халыклар вәкилләре белән аралашып, кешенең нинди милләттән булуы мөһим түгел икәнлегенлегенә төшенгән.

[caption id="attachment_14322" align="aligncenter" width="1180"] Ирина Арутюнян[/caption]

Шөгыле: жыр, бию. Музыка мәктәбен тәмамлаган.

Мария Кудряшова (22 яшь, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты)

Якшәмбе мәктәбенең чуаш бүлегенә йөри. Биредә тарих, мәдәният, сәнгатен өйрәнеп, төрле чаралар уздыра. Элек-электән аның гаиләсендә туган телен, мәдәниятне саклап калырга тырышканнар. Шуңа да Казанга укырга килгәч, үз мәдәниятен алга жибәрү өчен Якшәмбе мәктәбенә йөри башлаган.

[caption id="attachment_14323" align="aligncenter" width="1180"] Мария Кудряшова[/caption]

Шөгыле: Казанның Актерлар йорты базасында булган «Тень Чехова» студиясе артист-аниматоры.

Җиңүләре: «Татарстанның чуаш гүзәле-2016» Гран-При иясе, «Россиянең чуаш гүзәле» бәйгесе катнашучысы, «Чуаш сандугачы-2016» республика конкурсы жиңүчесе.




2010 елда Бөтенроссия халык санын алу уздырылды. Аның мәгълүматлары буенча, безнең республикада 3786400 кеше яши. Татарстан халык саны буенча Россиядә 8нче урында тора. Идел буе федераль округында – икенче урында.

Татарстан Россия территориясендәге иң күп милләтле төбәк булып тора. Бездә 173 милләт яши. Алар арасында республикада иң күп санлы милләт – татарлар (2 миллионнан артык). Икенче урында руслар (1,5 миллион), өченче урында – чуашлар (116 200 мең кеше).

Алинә Минневәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев