Логотип Идель
Ялкын

ХАЛИСӘ ШИРМӘН: «ТОРМЫШ ГЕЛ «БИШЛЕ»ЛӘРДӘН ТОРМЫЙ...»

Укытучы. Галим. Язучы. Татарча фильмнарга сценарийлар авторы. Студент елларымда аның башка курсларны укытканын кача-поса күзәтеп тора идем кайчак. Җитми кала иде ул күңелгә дәрес арасында гына. Җылы. Кешелекле. Ягымлы. Нурлы. Кыскасы – Халисә апа.

Кайчан туган: 1969 елның 8 июнендә


Кайда туган: Лениногорск районынгың Зәй-Каратай авылында


Тәмамлаган: Казан дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетын, аспирантураны


Укыта: КФУда Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә


Ярата: ялларны җәйге бакчасында үткәрергә, авылга кайтырга, кыш көне шимбә-якшәмбе мунчага, фитнеска йөрергә, машинада кызу итеп җилдерергә



Дөньядагы иң тәмле ризык. Җәен – су буе. Каз бибиләрен саклау. Елга. Тракторның кабартылган тәгәрмәченә утырып, энем белән шул елганың башыннан күрше авылга кадәр «агу-йөзү»ләр. Үзенә күрә башка дөньяга «теплоход»та сәяхәт... Су буенда утрау-утрау булып үскән куе үләнлектән «патшалык» төзү. Мин – шул «патшалык»ның патшабикәсе... Тау. Төлке, йомран ояларын эзләү, тау башына төннәрен учак ягу, туп тибүләр... Урман. Көндезләрен дә томан таралмый торган «Бүре кулы чокыры» дип аталган чытырманлыкка кереп, чикләвек, балан җыюлар... Елан ояларын туздыру, алардан качу. Поши мөгезен, елан кабыгын эзләү... Кышларын мәктәптән соң тау шуа идек. Каникулда – иртәдән кичкә чаклы, итәктән җиргә кадәр боз сөңгеләре асылынып төшкәнче... 13-14 яшьләрдән китапка ябыштым. Дюманың 12 томлыгын бер айда «йоттым». Авыл китапханәсендә мин укымаган китап калмады. Аптырагач, техник китаплар укый башладым. Әтием астрономиягә багышланган «Звёзды. Галактика. Метагалактика» дигән китап бүләк итте. Йолдызлар дөньясына чумдым... Мотоцикл. Абыйларныкы, дусларныкы. Шуларда җилдереп, тез башларын канатулар... Ипи. Суга манчылган, өстенә май, шикәр комы ягылган ипи. Май булмаса да ярый. Дөньядагы иң тәмле ризык... Яисә өстенә атланмай белән карлыган кайнатмасы болгатып ягылган ипи. Телеңне йотарлык...

Табигать дөньясы – аңлаешлырак. Отличница идем, бик тыныч, бик оялчан, директор әйтүе буенча, «бик куркак». Бәлки, чыннан да, кешеләрдән курыкканмындыр. Миңа табигать дөньясы кешеләр дөньясына караганда якынрак, аңлаешлырак иде... Хәзер дә шулай. «Куркак» булсам да, укуны тәмамлагач, колхозда эшкә калуга каршы килеп, гариза язучы кеше – мин булдым. Бер ел сыер саудым да, аннан укырга киттем.

БДИ системасын кабул итә алмадым. Һәм аны укучының чын белем дәрәҗәсен чагылдыра торган күрсәткеч дип тә санамыйм. Ә укырга килгән яшьләр төрле, белемлеләре дә, бик тырышлары да, хөрәсән ялкаулары да бар.



Гомергә бер тапкыр булса да «ике»ле алырга кирәк. Тормыш гел «бишле»ләрдән тормый, моны никадәр иртәрәк аңласаң, шуның кадәр яхшырак. Бер тапкыр булса да, почмакка басарга. Белмим, хәзер укытучылар почмакка бастыралардырмы, әмма бик кирәкле җәза иде ул. Һәм бер тапкыр булса да, укытучы белән килешмәскә... үз фикереңне яклап карарга кирәк. «Икеле капчыгы», «сугыш чукмары», «киребеткән» булырга чакырмыйм. Әмма тормышта төрле кешеләр бар, һәм аларның халәтен үзеңдә татып карау зыян итми. Ярамаган нәрсәләр дә бар: исерткеч эчемлекләр, наркотиклар... Болар тәнеңә бер керсә, кире чыкмый, сине төпкә суыра башлыйлар.

Журналист булырмын дип уйлаган идем. Кафедра мөдире Гомәр Фәез улы Саттаров университетта укытырга тәкъдим иткәч, «Эшли алырмынмы? Тавышым да бик йомшак...» – дип, икеләнеп кенә риза булдым. Хәзер үкенмим: күрәсең, укытучылыкка күпмедер сәләт булгандыр...

Миңа лидер булу ошамый һәм кирәкми. Ә уңыш... Кемдер өчен ул бай һәм дәрәҗәле булу, кемдер өчен үз кулларың белән үз бакчаңда үстергән 10 кг помидор һәм шуннан канәгатьләнү хисе. Кешеләр беркайчан да бертөрле булмаган һәм булмаячаклар да. Моннан 15 еллар элек әтинең әйткән сүзләре хәтергә уелып калды: «Бөтен кешегә дә укырга димәгән...» Энем турында әйтелгән иде. Элек мин моны аңламый идем. Ничек инде укымыйча, яхшы тормышка омтылмыйча яшәп була? Хәзер аңлыйм. Уңышлы кеше ул – бәхетле кеше.

Бәетләр язып, халык теленә кердем. Беренче такмакны чыгарган көнемне хәтерлим. 4-5 яшьләр булгандыр. Багана башына үрмәләп менгән абыйга багана төбендә сикергәли-сикергәли такмак кычкырган идем. Янәшәдә басып торган әти-әни, гаҗәпләнеп, «Үзең чыгардыңмы моны?!» - дип сорады. Шигырьләрне 6-7нче сыйныфта яза башладым. Кирәк булганга. Лениногорск шәһәрендәге «Чишмә» әдәби берләшмәсенә барырга кирәк диделәр, бөтен класстан шигырь яздырдылар. Минеке яхшырак килеп чыккандыр инде, чын шагыйрьләрне күрергә мине җибәрделәр. Шуннан китте... Фаҗигале рәвештә үлгән авылдашларыма бәетләр язып, халык теленә кердем. 10нчы сыйныфта роман яза башладым, ләкин тәмамлап булмады, әле дә шул килеш тора. Язучылыкны мин сайламадым. Ул миңа үзе килде. Казанга укырга керергә килгәч тә, документларны биофакка, истфакка, юрфакка, аннан соң гына журфакка биреп карадым. Һәрберсеннән «керә алмам» дип шикләнеп, кире алдым. Нәтиҗәдә истфакка яңадан илтеп биреп, татар филологы һәм тарихчысы буларак белем алып чыктым.

Шигырьләрдә мин күбесенчә үзем түгел. Мин анда йөз төрле битлек кия алам. Үземне шагыйрь дип санамыйм. Чәчмә әсәрләрдә үзең тоймаганны язу минем өчен авыррак. Чәчмә әсәргә мин җаваплырак карыйм. Үзем белгәнне, күргәнне, ишеткән чын дөреслекне гомумиләштереп язарга тырышам. Сценарийларның күбесе шул чәчмә әсәрләр буенча язылган, ә режиссёр Нурания апа Җамали белән берлектә язылган кайберләрендә аның күзаллавы өстенлек итә. Фильмнардан дуслар, танышлар мине, иремне, фатирны, машиналарны да таныйлар! =)

Үземне популяр дип санамыйм. Менә Зифа Кадыйрова – популяр. Аныңча язарга кирәк дип әйтә алмыйм, шулай да «Язмышлардан узмыш юк» дигән «елак» повестьне мин аңа кадәр үк язган идем. Бастырып, хезмәттәшләргә тараткач, «Нишләттең син мине, төне буе елый-елый укыдым» дип котымны очырдылар. Мин кешеләрне елатырга теләмәгән идем. Елату берни түгел, кешене елмайтуы авыр. Мөхәммәт Мәһдиев кебек...

Битарафлык – яратмауның төп күрсәткече. Җавапсыз ярату бик авыр. Яшь чакта көннәр, төннәр буе елап утырсаң, газаплансаң да, сөйгән кешең сиңа битараф булырга мөмкин. Ул сине аңламый, кызганмый. Ул сине бөтенләй күрми! Син булмасаң, аның өчен берни дә үзгәрмәячәк. Ә бит янәшәдә синең өчен шулай ук өзелгән кешеләр бар... Ә син аларны күрмисең. Менә шуны аңлаганнан соң гына кеше үзенең хисләрен буйсындыра ала.

Беренче булганга – кадерле. Беренче булган һәр нәрсә дә истә ныграк калучан бит. 1нче сыйныфка укырга бару, беренче тапкыр сәяхәткә чыгу, беренче эш көне... Беренче мәхәббәт тә, элек татымаган яңа хис булганга, истә каладыр... Мин тиз генә гашыйк була алмыйм. Гомумән, гашыйклык – миңа бик сирәк һәм авыр бирелә торган хис. Беренче гыйшкым – ирем, мин аны әле дә яратам. Бәлки, шуңа да башка ир-атларга гыйшык тота алмыймдыр.



Беренче чиратта, мин – ӘНИ. Аннан – укытучы, аннан язучы. Мөмкинлегем булса, язучылыкны икенче дәрәҗәгә күтәрер идем дә бит... Әмма гаиләм булмаса, әсәрләремнең өчтән бере дә язылмас иде.

Ялгызлык кирәк. Бигрәк тә бу ялгызлыкның минем эчке дөньямда булуы кирәк. Рухи дөньямда ялгыз булмасам, мин яза алмыйм. Тормышта да шулай: янымда кешеләр йөреп торганда, кулымнан бөтен эшем төшә.

Иҗатның җенесе бар. Хатын-кыз елата, һәм шул моңсу халәттә калдыра; ир-ат башта елмайта, аннан елата, шок хәлендә калдыра. Ир-егетләр иҗаты күңелемә якынрак. Язучылар арасында ир-атлар күбрәк булсын иде.

Бер режиссёр белән генә эшләгәнем бар. Нурания Җамали. Ул әдәбиятны миңа һәм, гомумән, күпләребезгә караганда яхшырак белә, тоя. Иң әһәмиятлесе: характерларны ахырга кадәр аңламыйча, бер телефильм төшерергә дә алынмый. Мин аннан күп нәрсәгә өйрәндем, рәхмәтем чиксез.

Татар киносы заказ буенча эшләнергә тиеш. Иң беренче чиратта, дәүләт заказы. Шунсыз татар киносы үсә алмаячак. Һәрбер сәнгать төре хәзер шушы юл белән үсә, хәер, элек тә ул шулай булган. Әйтик, язучыларга узган елны тарихи шәхесләр турында 5 роман язарга заказ бирелде һәм алар язылачак. Заказ булмаса, белмим, кайчан дөнья күргән булырлар иде икән.

Әдәбиятыбызны дөньяга танытыр өчен 4 шартны үтәргә тиешбез. 1. Максат куярга, аны дөрес билгеләргә. 2. Киңрәк масштабта уйларга. Моның өчен дөнья әдәбияты белән яхшы таныш булырга кирәк. Без үз казаныбызда кайныйбыз, вак-төяккә күп көч сарыф итәбез. 3. Яхшы тәрҗемәчеләр әзерләргә. Теләсә кем тәрҗемәче була алмый, моның өчен язучылык сәләте булырга тиеш. Иң яхшы тәрҗемәчеләр – язучылар. 4. Бер-беребездән көнләшмәскә, бер-беребезне күтәрергә өйрәнергә. Янәшәмдәге кеше күтәрелсә, мин дә күтәреләм бит, ә бергә күтәрелү күпкә җиңелрәк.



Тормышымны яңадан язарга теләмим. Ялгышларны төзәтү башка ялгышларга китерергә мөмкин. Язмышка ышанган хәлдә дә безгә аны үзгәртү мөмкинлеге бирелгән дип саныйм. Кеше алдында беркайчан да бары тик бер генә юл ачылмый, шулар арасыннан дөресен сайлый белергә кирәк. Күңеле чиста булса, кеше барыбер үз юлын таба ул.

Фотолар Халисә апа Ширмәннең шәхси архивыннан алынды.

Луиза Янсуар
"Ялкын" архивыннан, 2015 ел, апрель

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев