Логотип Идель
Ялкын

ХАК ЮЛ ЯКИ ГАДӘТТӘН ТЫШ СӘЯХӘТ

           1


  - Синеңчә, монда барысы да дөрес язылганмы? - дип сорады Гәрәй Мәхмүттән.

- Мин манускриптка тулысынча ышанам, - диде аңа Мәхмүт. Уртача буйлы, чем-кара чәчле 14 яшьлек бу малайның  күзләре шатлык белән яна иде.

- Ләкин аның кайда табылганын исәпләсәң...

- «Тылсымшах» китапханәсе, әлбәттә, куркыныч урын, - бу сүздән Мәхмүт хәйләкәр елмайды, - ләкин....ләкин....анда язмалар теләсә ничек эләкми бит. Димәк, манускрипта кайчандыр кулланылган тылсым!

- Ярар инде алайса, әгәр дә син шулкадәр ышанасың икән, эшләп карыйк, - дип, Гәрәй әл-Фарси дусты белән ризалашырга мәҗбүр булды.

- Локманны чакырырга кирәк, - диде соңрак Мәхмүт.

- Әлбәттә! -  Гәрәй, чиктән тыш канәгатьсезлек белдереп, шулай да уртак дуслары Локманны чакырыр өчен, бүлмәдән чыгып китте.

Мәхмүт «Тылсымшах» мәктәбенең тулай торагындагы кечкенә генә бүлмәдә берүзе калды. Ул бүген инде 15ләп тапкыр укылган, урыннары белән ертылган, каралган иске пергаментны тагын карарга, тикшерергә кереште. Әйтерсең, ул азмы-күпме вакыт узу белән яңара, аңа яңа мәгълүмат өстәлә...

Мәхмүтнең күзаллавын томалаган бу манускриптны ул кичә, «Тылсымшах» китапханәсендә «кызыклы китап» эзләгәндә, очраклы гына тапты. Ул манускрипт кулъязмалар бүлегенең иң борынгы киштәсендә ята иде. Пергамент кисәге шунда ук Мәхмүтнең игътибарын җәлеп итте. Ә инде укып, мәгънәсенә төшенгәч...

Иске пергаментта вакытка  җип-җиңел сәяхәт турында язылган иде. Эх, тасвирлама гына булса бер хәл, монда бит турыдан-туры куллану өчен тылсым сүзләре дә бар!..

Мәхмүтнең фикерләрен бүлеп, бүлмәгә Локман белән Гәрәй  килеп керде.

- Гәрәйетдин барысын да аңлатты, - диде киң җилкәле, бик акыллы йөзле малай, - минемчә, тәвәкәлләргә ярый.

Мәхмүт канәгать елмайды. Вакыт белән уйнауның куркыныч икәнен алар барысы да аңлый, тылсым тарихы укытучысы Ләлә апа моның турында күп сөйләде. Тик икесе дә, ике иң якын дусты да ризалашты бит! Ә инде бу сәяхәтнең мәгънәсе... Ярар, мәгънәсе, кирәклеге калып торса да ярар, иң мөһиме - үткән вакытка сәяхәт!

- Кая барабыз, егетләр? - дип сорады Гәрәй.

- Әйдәгез, Мисырга, - диде Локман. - Фиргавеннәр күрербез...

- Фиргавеннәр? Шәп фикер! Миңа ошый, -дип килеште Мәхмүт, - аннары тылсым тарихы буенча реферат язарбыз.

- Мин дә... килешәм... - диде Гәрәй. - Укы инде, Мәхмүт...

Өч дус, түгәрәк булып, бергәрәк җыелдылар. Һәрберсе үзенчә сәяхәткә әзерләнә иде. Ә Мәхмүт, пергаменты кадерләп тотып, тылсым укырга кереште:

- Caput mortum imperet tibi dominus perrivum et devotrum srpentem! - Мәхмүтнең дулкынланудан тез буыннары калтырарга тотында, тир бәреп чыкты. - Jonrus portatians. lavo vel reversus terrapisi omtate esse sevrite terri men...

Мәхмүтнең уң кулындагы көмеш балдак кызара башлады...

- Peri okna ad ad akwius! Apre lagnus!

… Өч укучының өч балдагыннан берәр кып-кызыл нур сирпелде. Бер ноктада берләшеп, алар югарыга күтәрелделәр дә, бүлмә түшәменә җитеп, шартладылар...

Бер-бер артлы өч яшел кабыныш, һәм Мәхмүт Галинең бүлмәсе бушап-  тынып калды. Сәер тынлыкны бозып, кинәт кенә стенада инде икенче дистә ел эленеп торучы сәгать кичке алтыны сукты...

*  *  *

...Алар очалар. Җиһанның кайсыдыр бер өлешендә, алтын-сары болытлар арасында очалар...

...Алтын кабыныш һәм өч малай инде җирдә, дөресрәге, таш юл өстендә...

2

- Тотыгыз! Тотыгыз ул җеннәрне!

Римның  шакшы бер тар урамы буйлап үтә сәер киенгән өч малай йөгерә иде. Төгәлрәк әйтсәк, алар качалар иде. Һе, артыңнан кулларына таяклар, таш кисәкләре тоткан балалар, яшьләр, карт-коры кусын әле!

Әйе, Мәхмүт тә, Гәрәй дә, хәтта иң тырыш укучы Локман  (юк, Хәким түгел аның фамилиясе, әл-Бәкер) 21 гасыр өчен гади киемнәрнең Мисыр өчен үтә сәер булачагын исәпләмәгәннәр иде.

Юк, укучым, юк, Римның шакшы тар урамы дип, мин бераз гына да ялгышмадым. Малайлар үзләренең кайда икәннәрен белмиләр дә. Мисырга эләгергә тиеш булсалар да, ни өчендер алар Римда. Ә римлылар... Минемчә, алар төрле әкиятләргә, юрауларга артык нык ышаналар. Алай булмаса, Мәхмүтләрне тырыша-тырыша кумаслар иде...

 

3

- Монда борылыйк, - диде Гәрәй, бәләкәй генә тыкрык күргәч.

- Әйе! - дип, Мәхмүт белән Локман бертавыштан ризалаштылар...

...Уф, качып котылдылар бугай... егерменче минут бит инде... Аларны римлылар куа? Нинди римлылар?!! Кайда соң алар, кая эләктеләр?!

-       Шушында бераз көтик, - диде Мәхмүт. Ул бик аптыраган иде. Тылсым  аны кулланучыны ул теләгән вакытка, урынга илтергә тиеш ләбаса! Ә алар хәзер... билгесез гасырда...

Җыйнак кына чиста, тәртипле урам. Бер якта фонтан ата. Теге куучылар туникадан иделәр - димәк, антик чор.  Гаҗәп, нигәдер бу тыкрыкта тыныч, бик тыныч...

Кинәт кенә Гәрәй Мәхмүтне кулыннан тотып алды.

- Син нәкъ Мисыр турында уйладыңмы? - дип сорады ул.

- Әлбәттә!

- Ә син, Локман?

- Соң, Мисыр турында инде!

- Сәер бу... - диде аптыраган Гәрәй. - Ни өчен без Римда соң?

- Ә бу чыннан да Риммы? - дип сорады Локман. - Бәлки, бу империянең бер шәһәре генәдер?

- Рим бу, Рим... – янәшәдәге өйнең икенче кат тәрәзәсеннән калын тавыш ишетелде.

Малайлар бер-берсенә караштылар. Ни булды бу?

Кинәт кенә җил исеп куйды һәм, каты шыгырдап, эчке урамның агач капкалары ябылды. Күз алдымда урам эреп юкка чыга башлады...

...Мәхмүт кабыныш булуын көтә иде. Аның уйлавынча, кабыныш аларны Мисырга илтергә тиеш... Ләкин алай булмады. Урам эреп юкка чыкты, һәм бераздан малайлар караңгырак залга эләктеләр...

4

Мәрмәр идәнле кечерәк бер залның уртасында 40-50 яшьлек ир-ат басып тора. Ул яшел (яшел?!) каймалы ап-ак тога кигән, башында бер чәч бөртеге дә юк...

- Сәлам сезгә, яшь тылсымчылар! - дип, ул малайларга таба борылды. Аның тавышы сизелерлек дәрәҗәдә матурайган, йомшарган иде. Һәрхәлдә, юкка чыккан урамда ишетелгән тупас тавыш түгел инде бу.

- Сез кем? - дип сорады Мәхмүт. - Һәм бу нинди җир?

Мәхмүт үз-үзенә бик гаҗәпләнде: ул бит латинча, чиста латинча сөйләшә иде!

- Мин Юлий Фламиний, Римның аз санлы тылсымчыларыннан иң көчлесе, - дип җавап бирде теге ир. - Сез, яшь тылсымчылар, минем өйдә, Римда. Мин сезне нык куркыттым бугай, гафу итегез!

Мәхмүт тә, Локман белән Гәрәй дә аның латинда - алар беркайчан да өйрәнмәгән телдә - җавап бирүен искиткеч шәп аңлап бардылар!

- Латинчаны аңлаганыгызга аптырамагыз. Бу махсус тылсым, - диде Юлий Фламиний, малайларның гаҗәпләнгәнен күреп.

- Без үзебезнең вакытка кайтырга тиеш! - диде Локман, бераз торгач.

- О-о, сез вакытка сәяхәт итәсезмени әле? - дип гаҗәпләнде Юлий. - Димәк, сез үзегезнең ерак гасырыгызда Тиберий Титус кодексын  укыгансыз...

- Кемнең? - дип сорады Гәрәй.

- Тиберий Титусның, - Фламиний, балдагыннан кызыл нур чыгарып, һавада яза башлады. Ләкин кулы нык калтыраганлыктан, хәрефләре көч-хәл белән танырлык иде. – Заманыбызның иң көчле сихерчесе. Вакытара сәяхәт теориясен ул уйлап тапты инде.

Малайлар, нинди хата кылганнарын хәзер генә аңлап, бер-берсенә караштылар. Хәер, Мәхмүт дусларына карарга җөрьәт итмәде - ул, кызарынып-бүртенеп, күзләрен идәнгә төбәде.

- Бу, әлбәттә, минем гаеп... - диде ул, - мин үз-үземә артык ышанганмын... Минем хата... Гафу  итегез... мине...

- Мәхмүт! Әле барысы да алай ук куркыныч түгел бит! Теге пергамент... Ул исәндер бит? Без ул тылсым белән кире кайта...

- алмыйбыз...- дип кырт кисте Локман, Гәрәйнең сүзләрен бүлеп. - Без сәер болытлар арасында очканда, ул миндә иде... Аннары, теге куучылардан качканда, ул кайдадыр төшеп калды...

Локман Гәрәйгә кыенсынып карап  куйды... Әйе, Локман да гаепле иде шул...

- Начар... Бик начар бу, - диде Гәрәй, -Мин сезне үгетләргә тиеш идем дә соң...

- Сезнең ул пергаментыгыз күчереп язылган булырга тиеш, - дип кушылды Юлий. Аның йөзе җитди, ниндидер мәсьәлә турында бик борчылып уйланганы күренеп тора иде. - Титус зур китап язды, пергаментта бер тылсым гына, дөресрәге аның кечкенә өлеше генә булгандыр...Әгәр дә аны Римда беркем дә тапмаса, яхшы булыр иде... Вакыт белән уйнарга ярамый шул...

Юлий Фламиний уң кулын талгын гына күтәреп төшерде. Мәрмәр идәнле зал гүзәл бакчага әверелде, ләкин бераздан соң Юлий: "Юк, бу түгел",  - диде дә, кулы белән тагын хәрәкәт ясады.

Менә җырчы чишмәле, яшел чирәмле, сайрар кошлы җәннәт бакчасы да эреп юкка чыкты. Аның урынына караңгы бүлмә барлыкка килде.

Мәхмүт Фламинийның хәрәкәтләрен гаҗәпләнеп күзәтеп торды. Гаҗәпләнерлеге дә бар иде шул...Мәхмүт мондый тылсымга ия ике генә кешене белә: Җәлил Батыргәрәйне, укытучысын һәм Сәед Әхмәтне - Җәлилнең мөгаллимен.

- Сез, яшь тылсымчылар, аңлавымча, минем ярдәмгә мохтаҗ, - диде соңрак Фламиний. - Мин ярдәм итәрмен. Әзерләнегез!

* * *

Очу... Тагын очу...

Юлий Фламиний, чыннан да, бик көчле тылсымчы булып чыкты: беренчедән, ул Мәхмүтләрнең джинсы һәм футболкаларын җиңел генә соры рим туникасына әйләндерде; икенчедән, очар паласлар табып, малайларны Тиберий Титусның Рим кырыендагы авылына җибәрде.

...Төн якынлаша... Күк йөзендә тонык кына алтын йолдызлар җемелди. Әкрен генә җәйге йомшак җил исә, яшел яфраклар леперди...

...Бу вакытта тыныч Тибр елгасы өстеннән өч палас оча иде.

5

Юлий Фламиний, тыныч күккә багып, уйга калган. Читтән күзәткән кеше аңа карап гаҗәпләнер иде, ләкин, Аллага шөкер, Юлийны беркем дә күрми. Ул Мәхмүтләрнең монда очып җитүләрен көтә. Ә үзе бирегә ярты сәгать элек үк күчеш тылсымы белән килде. Малайларга ул тылсымны куллану артык авыр булачак, кирәкми әле аларга андый тылсым.

Тиберий Титус, әйтергә кирәк, шактый бай кеше. Аның монда зур өе, иркен хуҗалыгы бар, коллары да күп. Әйе, ул байлык яратучы, бик хәйләкәр, акыллы һәм гаҗәеп мәкерле сихерче!

Титус кайчандыр Фламинийның дусты иде. Әмма алар тылсым һәм сихер турында еш бәхәсләштеләр: Юлий тылсымны, аның изгелекләрен якласа, Титус гел сихер турында сөйләде.

«Сихер»... «Тылсым»... Нинди аерма инде аларда?! - дияр кайберәүләр... Ә аерма зур, бик зур шул.

Тылсым ул тылсым таякчыгын селкү генә түгел, тылсым - якты юл өчен, ак бәхет өчен, тыныч дөнья өчен аклык, гаделлек, намус ярдәмендә көрәшү. Ә сихер... Сихер дә, киләчәкне юрап, төнге уникедә әрвахлар рухын чакыру гына түгел, үзең теләгән бәхетне караңгылык, явызлык аша яулап алуга корылган ул. Әйе, сихерчеләр явызлыктан бәхетле була алалар.

Тиберий - чын сихерче. Ул күп эшләргә сәләтле, күп гамәлләр, начар гамәлләр кылды да инде...

Хәзер Юлийның бурычы - киләчәктән килгән малайларны үз вакытларына кайтару. Ул - тылсымчы, алар - тылсымчылар. Чын тылсымчы кардәшенә ярдәм итәргә тиеш...

Хм, нишләр икән Тиберий? Үзе теләп, вакыт әфсенен кире кайтарырмы, әллә...

Беренче чиратта, ни өчен ул әфсеннең ялгыш эшләгәнен ачыкларга кирәк хәзер. Тиберий Титус алдашып тылсым эшләмәде, эшләми, эшләмәячәк. Моны Юлий төгәл белә. Рим тылсымчы-сихерчеләре беркайчан да алдашып, ялган әфсен-тылсымнар уйлап тапмыйлар...

...Әһә! Таныш тавышлар ишетелде. Малайлар килеп җиттеләр...

- Redonare! - диде Юлий һәм күренмәслек тылсым эшләүдән туктады.

Мәхмүт, Гәрәй, Локман шунда ук яшел каймалы тога кигән Юлийны абайлап алдылар... Сәяхәт ахырына якынлаша...

***

- Игътибар белән тыңлагыз! - диде Юлий малайларга. Алар Титуслар авылы башында, караңгырак бер почмакта басып торалар иде. - Хәзер без Тиберийның өенә керәбез. Ул өендә ял итәргә тиеш. Анысы алай ук мөһим түгел. Тиберий Титус сезне күрүгә шатланыр дип уйламыйм. Шуңа күрә, сез минем белән керсәгез дә, тылсым ярдәмендә беркемгә дә күренмәячәксез.  Мин Титус белән сөйләшермен, кем белә, бәлки, ризалашыр...

- Ризалашмаса? - дип сорады Мәхмүт.

- Хы...Ризалашмаса, мәҗбүр итәргә туры киләчәк.

- Мәҗбүр итәргә?

- Әйе. Сез, бернигә дә карамастан, теге китапны эзләгез. Ул - иң кирәге.

Уң кулына сәер генә карап алып, Юлий дәвам итте:

- Барысы да аңлашылдымы?

- Әйе, - дип җавап бирде малайлар.

- Ярар, тирән итеп сулыш алдык... - диде бераздан Юлий, - балдакларны әзерләдек... Мин әйткәннәрне онытмагыз, үзегезне карагыз...

Фламиний кинәт кенә кулын күтәрде дә, гаҗәеп сабыр тавыш белән:

- Mannar ivara! - диде.

Балдактан чыккан алтын нур, берәм-берәм малайларны бөтереп алып,  аларны күренмәс итте...

6

Юлий Фламиний җитез адымнар белән Тиберий Титусның өенә якынлаша иде. Ул бар белгән һөҗүм-саклану сүзләрен хәтеренә төшерә, дошманы белән очрашуга әзерләнә.

Менә ул бик зур һәм гүзәл таш өй каршында. Якында вакыт-вакыт кеше адымнары ишетелә - беркемгә күренмәс малайларның да шушы якка атлаулары.

Юлий уң кулының учын ишеккә куеп алды. Ишек, тылсымга буйсынып,  тавышсыз гына ачылды.

Ул бусагадан көч-хәл белән атлап керде. Әйе, ишек ачылды, әмма сихерче өенә керү якты күңелле тылсымчыга кыенрак шул...

Беркем дә күренми. Тиберий икенче катта булса кирәк. Ә-әә, әнә, бер почмакта китаплар өелеп тора. Димәк, Мәхмүтләргә эзләве уңайлырак булачак: китаплар бер урында гына. Ә икенче катта Тиберий Титус андый байлык сакламый иде... Әһә, тагын адымнар ишетелде: малайларның өйгә керүе инде бу.

- Ни кирәк сиңа монда, Юлий? - диде кинәт кенә һавада барлыкка килгән ир-ат. Ул да, Фламиний кебек үк, яшел каймалы тога кигән иде. Ләкин бу кеше Юлийга караганда бераз өлкәнрәк - сөйкемле генә йөзенә инде картлык чалымнары  кунган, кыска сакалы да чаларган.

- Син нык үзгәргәнсең, Тиберий  , - диде Юлий Фламиний.

- Ә син һаман шундый ук, - дип җавап бирде Тиберий Титус.

- Соравыма җавап бир, Юлий, - диде Тиберий бераздан. - Нәрсә кирәк сиңа минем йортта?

- Вакытара сәяхәт тылсымын син уйлап таптың бугай...

- Мөмкин... - дип башлады Тиберий, тик беразга тынып калды: чөнки ул да, Юлий кебек үк, китаплар кыштырдаганын ишетте. Аллага мең шөкер, күренмәслек тылсымның малайлар кагылган әйберләргә дә  тәэсире бар иде.

- Әйе, мин уйлап таптым. Әллә сәяхәт башларга уйлыйсыңмы? - дип дәвам итте Тиберий.

- Син әллә минем кем булуымны оныттың? Мин Ак Тылсымчы. Миңа андый-мондый сәяхәт өчен сихер кирәк түгел, ә бары теләк булуы шарт.

- Ә-ә-ә... Ак Тылсымчы.... Гаҗәеп хикмәтле көчкә ия тылсымың бар бит әле синең...

- Хуш, дәвам итим. Ни өчен синең тылсым  кулланучыны тиешле вакытка һәм урынга илтми?!

Титус, сорауны ишетеп елмайды да, бүлмә буйлап йөренергә тотынды.

- Син бер мөһим әйберне белмисең бугай... Вакытара сәяхәт сихер ул. Ә сихер - сихерчеләр өчен!

- Тылсымчы куллана алмаган сихер, сихерче куллана алмаган тылсым юк!

- Әлбәттә, юк. Дөресрәге, өлкән тылсымчылар-сихерчеләр  өчен юк. Ә бала-чага өчен...

Юлий хәзер бер-бер начар хәл булачагын чамалап алды. Әйе, аның тылсымлы балдагы да кызара башлады: бу шуның билгесе иде. Ә Тиберий, әлегә үтәкүренмәле малайлар торган урынга карап, үз балдагын юнәлтте.

- Detestari! - диде  ул гаҗәеп тыныч тавыш белән.

Балдактан җете-кызыл нур атылды. Хәзер ул бер малайга тияргә тиеш иде.  Тик...

- Abselere! - Юлийның көчле калын тавышы яңгырады.

Кызарган балдактан чыккан яшел очкын кызыл нурга бәрелде: шартлау ишетелде.

Бераздан Юлий таш идәндә аңсыз яткан Мәхмүт, Гәрәй һәм Локманны күреп алды. Шунда Юлийга әллә ни булды. Ул үзендә Титус әйткән «гаҗәеп хикмәтле көчне» сизеп, ачулы карашын Тиберий Титуска юнәлтте. Каһкаһәле елмайса да, бик тыныч басып тора иде ул. Юлий Фламиний аңа бары берничә секунд кына карап торды... Берничә секунд...һәм Тиберий кинәт кенә җиргә чүгеп, йокыга талды.

Фламиний Ак Тылсымчыга гына хас тылсым көчен куллануга күчте. "Күз тылсымын" мондый көчле зат кына башкара ала иде...

Ак Тылсымчы Тиберий гәүдәсенә күз ташлады да, малайлар янына атлады. Балдагын башта Мәхмүткә юнәлтеп, ниндидер тылсым сүзләрен пышылдады. Нәкъ шундый ук тылсымны ул калганнарга да әйтте.

Әкренләп малайлар аңга килә башладылар. Иң беренче булып терелгән Мәхмүт, күзен ачуга ук, янында яткан китапны капшап карады. Монда, монда ул!

- Таптыңмы әллә? - диде Юлий, Мәхмүтнең хәрәкәтләрен күргәч.

- Шулай бугай... – дип, Мәхмүт китапны актарырга кереште...

 

Ахыры киләсе санда

 

Айдар Шәйхин

 

Хак юл яки гадәттән тыш сәяхәт

(кечкенә фантастик хикәят)*

 

7

Кинәт кенә шартлау яңгырады. Шартлау дулкыны бик көчле булды: ул  Юлийны аяктан екты...

- Ха-ха! Ак Тылсымчы идәндә аунап ята! - Бу ничектер йокыдан уянган Тиберий тавышы иде.

Тик аңа озак шатланырга туры килмәде. Юлий шундук торып басты һәм малайларга балдагыннан бер-бер артлы яшел һәм алтын-сары нурлар җибәрде. Нурлар, Мәхмүтләр тирәсендә саклану әйләнәсе сызып, күренмәс көбәгә әверелдләр.

Аннан Юлий Тиберийга карап алды. Аның уенча, хәзер Тиберий Титус көлгә әйләнергә тиеш иде. Ләкин Тиберий, берни булмагандай, Юлийның карашына үзенчә җавап бирде:

- Lectica! - диде ул.

Күзне чагылдыручы кызыл кабыныш барлыкка килде. Тик Юлий шунда ук кычкырырга өлгерде:

- Volitare!

Алтын төстәге ялкын кабынышны юк итте...

- Хы, - дип, Тиберий яңа сихер җибәрде. -  Aliquvem dirisagere!

Кызыл, кып-кызыл ялкын, балдактан чыгып, Фламинийга юнәлде.

Ак Тылсымчы беразга югалып калды. Мондый коточкыч сихерне ул көтмәгән иде... Ләкин шунда ук Мәхмүт белән Гәрәйнең тавышлары ишетелде:

- Саләикә ләрһүм! Саләикә ләрһүм!

Ике алтын нур,  ялкынны уратып алып, беразга туктаттылар. Их, юк, юк, 14 яшьлек ике тылсымчының гына көче җитми икән шул...

- Ivaraste! - Ак Тылсымчы, үзен кулга алып, саклану тылсымын әйтте.

Кызыл ялкын юкка чыкты. Тиберийның йөзендә беренче тапкыр ачу барлыкка килде. Ул балдагына карап, бер-ике саклану сихере әйтте, уйлана башлады..

Ә Юлий Мәхмүткә карады да: "Укы!" - диде. Мәхмүт, калын китапның ничәнчедер битенә текәлеп, үз вакытларына кире кайту тылсымын укырга кереште .

- Secundun feretrum! - Тиберийның каты тавышы ишетелде.

Якты ак нур зур тизлек белән Юлийның күкрәгенә килеп бәрелде. Тылсымчы, Титуска соңгы тапкыр карап, кинәт идәнгә ауды. Тиберийның   салкын йөзенә елмаю җәелде. Мәхмүт кенә боларның берсен дә күрмәде дә,  ишетмәде дә... Ул озын тылсымны уку белән мәшгуль иде....

Титус, моны күреп, уң кулын күтәрде. Ул балдагын Мәхмүткә юнәлтергә тиеш иде... Тик шул мәлдә аның борыныннан кан китте.

- Ах, тылсымчы! - диде ул һәм Юлий артыннан ук идәнгә егылды.

...Ә бу вакытта Мәхмүт кире кайту тылсымын укып бетерә иде инде. Аларның өстендә ярым үтәкүренмәле тышча барлыкка килде. Хәзер, хәзер кайтып китәләр... Ләкин малайлар тиешле вакыт-урын турында уйлыйсы урында, Юлий янына килделәр.

Ул,  янында малайлар икәнен тоеп, көч-хәл белән күзләрен ачты.

- Мәхмүт... - дип пышылдады. Мәхмүт, аны тыңлап, янына иелде.

- Кулыңны.. Уңын...

Ул аңа уң кулын сузды... Юлий аның кулларын кысып тотты да:

- Ак Тылсымчы.. - дип тагын пышылдады. Мәхмүт моны ишеткәч, үзендә сәер көч тоеп алды..

Юлий тагын нидер әйтмәкче иде, тик малайлар Титусның өеннән юкка чыга башладылар: Гәрәй инде һавада эреп киләчәккә кайтып китте, ә Локманнның йөзе тоныкланды...

- Кайт... - Мәхмүт Фламинийның соңгы сүзен ишетеп калды. Өч секундтан соң ул да оча иде. Баягы сәер болытлар арасында тагын оча иде...

***

Мәхмүт Галиев-әл-Галинең «Тылсымшах» тулай торагындагы кысан бүлмәсендә хәзер бик тыныч. Гаҗәеп бу тынлыкны "келт-келт" йөрүче сәгать тә, аяк астында уралучы карт мәче дә, аяклары какшый башлаган иске агач урындыкта малайларны көтеп утыручы мөгаллим дә бозмый иде.

Мөгаллим Җәлил Батыргәрәй, вакыт-вакыт сәгатькә күз салып, Мәхмүтләрнең пәйда булуын көтте. Ул китапханәче Җәмилә ханымнан әл-Галинең соңгы вакытта нәрсә аып укыганын белешкәч, аның янына барып килергә булды. Хәзер тылсым мәктәбендә каникул, укучылары белән көн саен очрашып булмый.

Ләкин Мәхмүт үз бүлмәсендә дә, бөтен Тылсымшахта да юк иде шул.Тәҗрибәле мөгаллим Мәхмүт       һәм аның дусларының дөньяда мөмкин булган сәяхәтләрнең иң куркынычына киткәнен аңлады....һәм, берни булмагандай, Мәхмүтнең бүлмәсендә аны көтәргә дип калды. Бу вакытта 7 нче 5 минут иде. Җөмәдел-әүвәл аеның өченче чәршәмбе киче...

8

...Бер-бер артлы өч яшел кабыныш, һәм Мәхмүт Гали, Гәрәй әл-Фарси һәм Локман Бәкер 21 гасырга әйләнеп кайттылар.Укытучылары Җәлилне күреп, алар, әлбәттә, бик аптырадылар һәм бераз каушап та калдылар. Остазлары еш кына  кырыс та була белә иде шул.

- Без...без.... - дип башлады Мәхмүт, -  без... ялгыш...

Мөгаллим һәркайсын игътибар белән күз уңыннан уздырды. Аннан торып басты да кырыс кына күрсәтмәләрен бирә башлады:

- Син, Мәхмүт, бер ай ашханәдә эшләүчеләргә булышырсың. Гәрәй, син ике атна мәктәп бакчасында эшләрсең. Ә Локман... Синең китапханәгә ирекле хокукларың юкка чыгарыла. Шулай ук ике атнага.

Аннан ул Мәхмүткә тагын җитди генә карап алып, тиз генә чыгып китте....

***

Мәхмүт, бик арып, диванга ятты. Уйчан гына түшәмгә текәлеп фикерләргә тотынды. Ул ап-ак таш түшәмгә карап, уйланырга ярата иде. Бу бик файдалы шөгыль бит: беркем комачауламый, иркенләп,  бар мантыйкны эшкә җигә-җигә, фикерлисең...

Сәяхәттән соң төгәл ике атна вакыт үтте. Инде иртәгә  Гәрәй бакчачы карт янына эшләргә бармаячак, Локман яраткан китапханәсендә тагын иркенләп актарынырга тотыначак. Ә Мәхмүткә әле тагын ике атна эшлисе. Каникул булуга карамастан, ашханәдә эш күп, чөнки укучыларның зур өлеше, Мәхмүтләр кебек үк, җәйнең соңгы аенда мәктәптә кайнашалар....

Әлбәттә, бу җәзаны үтәү җиңел түгел, ул авыр, әмма гадел. Мәхмүт моңа, чыннан да, лаек... Сирәк укытучылар гына  керә алган китапханә бүлмәләрендә иркенләп йөрүче Локманга менә ни өчен ул пергамент килеп эләкмәде, ни өчен тиктормас Гәрәй аны тапмады? Ни өчен Мәхмүт?! Ярар, таптың инде, анысы булды, ни пычагыма сәяхәткә чыгарга иде инде.... Юлий бит алар аркасында...

Юлийны искә төшергәч, Мәхмүтнең йөрәге сыкрап куйды. Ни булды икән  аның белән?  Исәнме ул, әллә... «Ак Тылсымчы» дип әйтүе  нәрсәне аңлата?..

Юк, уйлану гына түгел әле бу, тоташ сораулар монда. Ә җавапларны кем  белә?

Кинәт кенә ишек ачылды, һәм караңгы бүлмәне шәфәкъ нурлары яктыртты. Ишек төбендә кечкенә генә кызчык басып тора иде.

-       Мәхмүт абый! Сине Җәлил абый чакыра... – дип, йомышын әйтергә ашыкты ул.

-       Ә, ярар-ярар... - дип җавап бирде Мәхмүт. - Хәзер килә, диярсең.

Кыз, «Әйе» дигәндәй башын какты да, тавышсыз гына чыгып китте...

Җәлил Батыргәрәй, ниһаять, аны искә төшерде бугай. Юкса соңгы вакытта ул аны бөтенләй күрмәмешкә салышты, игътибар итмәгәндәй булды бит. Ярар, монысы яхшы фал...

Мәхмүт кабаланып ишеккә юнәлде. Һәм ишек катында чак кына Җәлил  белән маңгайга-маңгай бәрелешмәде.

-       Мин үзем синең янга килергә булдым, - диде ул. - Сәлам, Мәхмүт!

-       Исәнмесез...

Мөгаллим үзенең «яраткан» урындыгына килеп утырды да бермәл тынып торды. Күрәсең, ул, әңгәмә алдыннан фикерләрен бер ноктага җыеп, әйтер сүзләрен барлый иде.

-       Сиңа күп әйберләрне аңлатырга кирәк, - дип башлады ул сүзен. –Басып

торма инде, утыр, утыр.

Мәхмүт,  үзен бимазалаган сорауларына тиздән җавап ишетәчәген сизеп, диванга барып утырды һәм тыңларга әзерләнде.

-       Син сәяхәткә чыгып, үзеңне һәм якын дусларыңны куркыныч астына куйганыңны аңлагансыңдыр, шәт.

-       Әйе, әлбәттә...

-       Менә беренче аңлатмам: сез мәңгегә Юлий Фламиний гасырында каларга мөмкин идегез. Һәм Юлий Фламиний турында: ул исән-сау һәм сезнең турыда бик начар хәтерли. Ул кичә безнең 21 гасырга килеп киткән иде...

Моны ишетеп, Мәхмүт аптырап калды. Ягъни... Юлий Фламиний сәяхәт итә белгән...

-       Юлий Фламиний, белүеңчә, Ак Тылсымчы: аңа вакытара сәяхәт җип-җиңел эш.

-       Нигә ул безне үзе кайтармады соң?!

-       Чөнки УЛ Ак Тылсымчы, сез түгел. Башкаларны үзе артыннан алып китүче андый тылсым көченә әле беркем дә сәләтле түгел... Дөресен әйткәндә, Ак Тылсымчы мөмкинлекләре дә кайсыдыр тылсымчыда кайчандыр кинәт барлыкка килгән серле көч, ул бер тылсымчыдан икенчесенә күчә генә ала...

Бераз тынлык...

-       Берничә атнадан соң Фламиний сезнең турында бөтенләй онытачак. Титус та.

Мәхмүтнең тагын гаҗәпләнгәнен күреп, Җәлил дәвам итте:

-       Әйе, бөек сихерче Тиберий Титус та исән... Сез исән-имин 21 гасырга кайтсын дип, алар бер-берсен юк иттеләр. Әйе, сезнең өчен алар фани дөньяда юк. Ләкин тарих сезнең каядыр сәяхәтегез өчен генә үзгәрергә тиеш түгел бит инде! Тылсым тарихыннан белүемчә, Юлий, синең белән очрашудан соң 20 ел үткәч, шул ук Титус белән алышта вафат була. Иң кызыгы: Титус та шул ук вакытта һәлак була...

-       Ярар, Мәхмүт, - диде ул соңрак, - боларны калдырып торыйк та, Ак Тылсымчыга күчик...

Сөйләргә бик яратучан Җәлил бу эшнең чын остасы иде. Ул һәрвакыт сүзләрен бизәкләп-бизәкләп, төрле иске һәм яңа сүзләрне кулланып, матур итеп сөйли... Мәхмүт аның сөйләмен бик ярата, һәм хәзер дә аны игътибар белән тыңлый.

-       Инде әйткәнемчә, Ак Тылсымчы тылсымы бер тылсымчыдан икенчесенә күчә ала. Нәкъ шундый хәл синең белән булган.

-       ???

-       Юлий Фламиний, үзе сөйләве буенча, сиңа үзенең көчен биреп калдырган. Төгәлрәк әйтсәк, сезнең өчен инде «юк» Фламинийның – Ак Тылсымчының – көче синдә. Шуңа күрә, хәзерге Юлий белән син кардәш диярлек.

Җәлил әкрен генә торып басты да тәрәзәне ачты. Бүлмәгә салкынча һава тулды.

Мәхмүт хәзер генә соңгы вакытта үзендә булган кайбер үзгәрешләрнең сәбәбен аңлады: тылсымны бик тиз башкаруы да, тылсым нурының гел җете-кызыл булуы да менә ни өчен икән!

-       Беләсеңме, Мәхмүт, - диде Җәлил, - бу дөньяда бер генә очраклы хәл дә юк... Ничек диләр әле, «тик торганнан кирпеч тә башка килеп төшми...» Бар нәрсә дә бер-берсенә нык бәйләнгән, ялгышлыклар юк. Фламиний белән очрашуың ни өчендер кирәк булган, димәк... Юлийның вафаты һәм тылсым көчен сиңа тапшыруы киләчәк өчен бик әһәмиятледер... Ә иң мөһиме – сайлау. Яктылыкны яки Караңгылыкны, Тылсым яисә Сихерне?

-       Яктылык...

-       Дөрес сайлыйсың. Яктылык-Тылсым күбрәк булган саен, яшәү мәгънәсе булыр.Ә Караңгылык... Ансыз яшәп булмый. Ике як, ике полюс бөтен бер дөньяны хасил итә шул.... Ярар, Мәхмүт, бу артык фәлсәфәмне тәмамлыйм инде, син барын да аңлагансыңдыр бит?

-       Әйе, Җәлил абый. Аңладым... Берни дә очраклы түгел, бүгенге көн – иртәгәне хәл итә, киләчәк хәзер төзелә...

-       Афәрин!..

Сәяхәт инде чыннан да тәмам. Кыска гына хикәяткә дә нокта куелды бугай. Тәкъдир турындагы канунга бераз каршы килсә дә, монда азмы-күпме хакыйкать бар шул. Әйе, иртәгәсе көннең ничек буласы күпмедер күләмдә безнең үзебездән дә  тора.  «Ирадәи җүзьия» дигән әйбер бар - сайлау иреге. Нәрсәне сайларга соң? Иманлы юлнымы, әллә... Җәлил Батыргәрәй әйткәндәй, иң мөһиме – сайлау. Нәрсә, ничек сайлыйсың, тормышың да шулай үтәчәк... Акны сайласаң – ак тормыш белән яшисең, тик гомереңнең төп минутлары инде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев