Логотип Идель
Ялкын

ЭШНЕҢ НӘТИҖӘСЕ МӨҺИМРӘК БУЛСА...

Инглиз теленнән БДИ язганда, грамматикага кагылышы өченче өлеш, гадәттә, күп сораулар тудыра. Аеруча "страдательный" һәм "пассивный залог" укучыларга авыр бирелә. Аларны ничек аерырга? Тәрҗемә иткәндә, нәрсәгә игътибар юнәлтергә? Кайсы  сүзнең нинди үзенчәлеге бар?

ЗАЛОГЛАР МӘСЬӘЛӘСЕ

Залог (Voice) – иянең гамәлне үзе башкару-башкармавын күрсәтә торган фигыль формасы.  Active Voice  (действительный залог) икән ия актив, ә Passive Voice (страдательный залог) булганда ия пассив, хәбәр белән белдерелүче гамәл ия өстендә башкарыла.

Сөйләүчегә гамәлнең нәтиҗәсе башкаручысына караганда мөһимрәк булса, Passive Voice кулланыла.  Ул  тиешле замандагы to be ярдәмче фигыле һәм фигыльнең III формасы (V3) ярдәмендә ясала. Мәсәлән: to build (төзергә)  – актив фигыль,  to be built (төзелгән) – пассив фигыль.

 






























Passive Voice (пассивный залог)
Simple (простое) Continuous (длительное) Perfect (завершенное)
Present (хәзерге) isam      +V3are amis      + being  + V3are Have/has + been +V3
Past (үткән) was+ V3were was+ being  + V3were had + been + V3
Future (киләчәк) shall+ be + V3will shall+ have+been+V3will

Сорау һәм инкарь җөмләләр ясалышына да игътибар итәргә кирәк.

KhxK8L86NmQThe work was done yesterday. –  Эш кичә эшләнде.

The work has been already done. –  Эш инде эшләнгән.

 

Сорау кую өчен, ярдәмче (беренче) фигыльне җөмләнең башына, ия алдына күчерергә кирәк:

When was the work done? – Эш кайчан эшләнде?

Has the work been done?  – Эш эшләнгәнме?

 

Инкарь җөмлә ярдәмче (беренче) фигыльдән соң куела торган not ярдәмендә ясала:

The work was not done last week. – Эш узган атнада эшләнмәде.

The work has not been done yet. – Эш әле эшләнмәгән.

 

Active Voice

Tom delivers the mail. – Том почта китерә.

Tom delivered the mail. – Том почта китергән.

Tom will deliver the mail. – Том почта китерәчәк.

Ия (Том) актив.

 

Passive Voice

The mail is delivered by Tom. – Почта Том тарафыннан китерелә.

The mail was delivered by Tom. – Почта Том тарафыннан китерелгән.

The mail will be delivered by Tom. – Почта Том тарафыннан китереләчәк.

Ия (Почта) пассив.

 

Әгәр Passive Voice кулланылганда гамәлне башкаручы күрсәтелә икән, аның алдыннан by (by Tom) куела. Предмет яки продуктның нәрсәдән ясалганы күрсәтелсә, аның алдыннан – from/of (This T-shirt is made of cotton – Бу футболка мамыктан ясалган), гамәлнең башкарылу урыны биреләсә, in кулланыла (These computers are made in China – Бу компютерлар Кытайда ясала).

 

СПРАВКА




 

ТӘРҖЕМӘ ИТИМ ДИСӘҢ...

УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ХАТЫННАН

Ә хәзер инглиз (яки бүтән чит телдән) русчага, ә русчадан татарчага кергән алынмалар турында сөйләшеп алыйк. Кайвакыт тәрҗемәдәләр бик үк дөрес ясалмый: алынма сүзләрнең мәгънәсенә туры килмәгән кушымчалар өстәлә.

«Roll» алыйк сүзен. Roll – берлек санда. Русча «ролл», «джинс» шикелле яңгырамый торганнар рәтенә керә, шуңа аңа күплекне белдертә торган кушымчасы өстиләр: roll = ролл+ы.

Ә күплек санында яшәп яткан инглиз сүзләре исә русчада тагын бер кат «күпләнәләр»: jean+s = джин+с+ы, chip+s = чип+с+ы.

Татарчага да шул ук ялгыш шәкелдә кереп китә: джинсЫ кидем, чипсЫ ашадым, роллЫ сатып алдым. Бу хатаны төзәтеп, түбәндәгечә сөйләшергә кирәк.
Ул джинс киеп килгән иде.

Балага чипс сатып алдылар.

Алар өйдә ролл ясап мәш килде.

In0BFQmn94k

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев