Логотип Идель
Ялкын

ЕГЕТЕМНЕҢ ЧӘЧЕН ЯШЕЛГӘ БУЯР ИДЕМ!

«Ой, карале, күршемдәге егет кичә «Ленд Крузер» машинасында кайтып, миңа күз дә кысып китте!» «Ә минем күрше егете «джип» алган. Кичә авылга алып кайтты мине, телефон номерымны да алып калды!»


Сиңа да мондый сүзләрне еш ишетергә туры киләме, дустым? Бу язманы әзерләгәндә, байтак вакытымны кызлар гәпләшеп торган урыннарда үткәрергә туры килде. Бер атна барган эксперименттан соң үзем дә уйга калдым: кызларның 70% егетнең кесә калынлыгына карап йөри, димәк?!


Әһә-ә, сизәм, егетләр борын тарта башлады! Тик борчылырга урын юк әле! Ник дисезме? Алга таба укыгыз.



Шәхси-махсус эксперимент


Әбием гел кабатлап тора инде: «Кызым, кеше сүзенә генә ышанып яшәргә ярамый, гайбәт булган җирдән бөтенләй кач!» Бу юлы да аның сүзләренә колак салып, үзем тикшереп карарга булдым. Миннән – сораулар, кызлардан – ачыктан-ачык җаваплар!




  1. Урамнан берүзе генә кайтырга курыккан егетне өенә озатыр идеңме?

  2. Егеткә чәч буявы сайлашыр идеңме?

  3. Егетнең акча янчыгыннан 1 сум 30 тиен акчасы төшеп китте, ди. Тапмыйча кайтмыйм дип күз яшен агызган егеткә булышыр идеңме?


Кадрия (17 яшь):




  1. Егетләр үзләре кызларны озатырга тиеш түгелме соң? Битлек кигән адәмнәр килеп чыкса, нишләрбез? (Көлә.)

  2. Ай-ай! Карале, соңгы вакытта чәч буяп, алка киеп йөрүче егетләр үрчеде бит, әйеме? Өнәп бетермим андый егетләрне. Шулай да, бик ялынып сораса, бәлки булышыр да идем.
    Чыгарылыш кичәсенә әзерләнеп йөргән чак. Чәчтарашханәдә чират көтеп утырам, миннән алда – бер әби һәм урта яшьләрдәге апа. Әби каядыр ашыга, күрәсең, «озакладылар» дип, берничә тапкыр мыгырданып алды. Аның янында утырган апа: «Ярый, апа, миңа хәтле керерсез, мин әнә теге кыздан соң» – дип, чәченә мелирование ясатып утырган егеткә ымлады.

  3. Үзем бирер идем аңа 1 сум 30 тиенне. Елаган кешене бөтенләй яратмыйм...


Гайни өстәмәсе: Ы-ы-ы, акчаңны ала да күз яшьләренә буыла-буыла үзенекен эзләвен дәвам итәчәк ул. Ә мин хәйләгә барыр идем: үзе күрмәгәндә генә шул акчаны салыр идем.


Наилә (16 яшь):




  1. И-и-и мескен, кызганып, озатыр идем инде. Тик башка вакытта урап узар идем андыйларны. Ә хыялымдагы егет көчле, мускуллары да Геркулесныкы сыман.

  2. О-о, мондый ситуациягә күптән түгел генә эләктем. Киттек шулай абыемның дусты Алмаз белән кибеткә. Моның, имештерме, чынлаптырмы, чәче агара икән, ә ак чәч белән очрашуга йөрергә килешми икән. Кара буяу эзлибез, сатучы апа килде дә: «Кызым, чәчең аксыл төстә бит, кара буяу килешмәс, әйдә, менә моны алып кара», – ди. Алмаздан бигрәк, үзем ныграк кызардым.

  3. 1 сум 30 тиен? Саран кешеләрне бөтенләй күрә алмыйм! Әле елый дамыни ул? Юк инде, егет кешегә елау, курку бөтенләй килешми. Егетләрне юкка гына корыч белән чагыштырмыйлар бит.


Ясминә (16 яшь):




  1. Үзем дә караңгыдан куркам, икәүләшеп урам уртасында елап калыр идек (көлә). Егетләрнең кызларны озатуы – борынгыдан килә торган матур гадәт бит инде. Әбием хәзер дә исенә төшереп, кичләрен миңа шул романтика турында сөйли.

  2. Бу сораудан соң бер вакыйга искә төште. Абыем Азатның дуслары, ул йоклаган вакытта, кызык ясарга ниятләп, чәчен буяганнар. Абыеның үз чәч төсе аксыл, ә буяу ачык көрән. Йөргән кызы: «Буявың чыгып бетмичә, әти-әниемә күренәсе булма», – дигән шарт куйган.

  3. Ой, кызганыч булып китте. Күз алдыма елый-елый, тезләнгән килеш акча эзләп йөрүче егет килеп басты...


Гайни өстәмәсе:


Димәк, син аңа булышыр идең? Андый егетләрдән йөз чөермисең дип әйтергә була?


Ясминә:


Булышыр идем инде. Беренчедән: кызганыч, бәлки ул аның соңгы акчасыдыр?!  Икенче яктан уйлап карасаң, алай артык вакчыл булырга ярамый, егетләргә бигрәк тә. Алар чәчәк (кыйммәтле димим, болын чәчкәсе булса, тагын да яхшырак), шоколад, «LOVE IS...» сагызы бүләк иткәндә, шундый күңелле!


Гөлназ (18 яшь):




  1. Озаттым инде шунлый берәүне! (Көлә.) Бер ел элек булды бу вакыйга. Җәйге таңнарның атканы сизелми бит ул! Без дә дуслар белән учак янында утырып сәгатькә карарга онытканбыз да. Беренче әтәч кычкыруы белән барыбыз да өйләребезгә таралыша башладык! Шулвакыт колагыма: «Гөлназ, тукта әле, синең белән сөйләшәсе бар», – дигән тавыш ишетелде. Борылсам, артымда – мин ошатып йөргән Айзат. Ой, шул вакытта сөендем инде: «Хәзер мәхәббәт аңлатыр инде, өйгә чаклы озатыр», – дигән хыялларга чумып алдым. Тик бу миңа: «Гөлназ, минем өйгә теге зур имәннәр аркылы кайтасы, куркыта бераз, озатып куй әле», – димәсенме!


Гайни өстәмәсе:


Бәлки ул сиңа шул вакытта хисләрен әйтергә теләгәндер?


Гөлназ:


Шулай булган, ди. Мин аны капка төбенә кадәр үк озаттым. Ул кул болгады да кереп йөгерде!


2. О-о-о, барыр идем, әлбәттә! Беләсеңме нигә? Мин аңа махсус яшел буяу алыр идем, белер иде аннан соң ничек чәч буяп йөрергә. Һичшиксез, егетләр дә чиста-пөхтә булырга тиеш. Ну, буяу инде артыкка китә.


3. Саран егетләрне урап узарга тырышам. Егетләрне генә түгел, бер тиенгә калтырап торган бар кешеләрне!


Гайни өстәмәсе: егетләр, мыекка чорнарга җитештегезме? Кызларның җавапларыннан күп төрле нәтиҗә чыгарырга була, әлбәттә. Ләкин һәркем үз нәтиҗәсен чыгарсын!


2016-18-1700-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев