Логотип Идель
Ялкын

«ДИНОЗАВРЛАР» ДӨНЬЯСЫНА СӘЯХӘТ

Кайчандыр җир йөзендә бик күп төрле  динозаврлар яшәгән. "Казан букинисты" антиквар кибетенең хуҗасы, нумизматика һәм фалеристика буенча белгеч, тарихчы Сергей Кузнецов әйтүенә караганда, коллекционерлар  әнә шул динозаврларга тиң. Ни өченме? Чөнки,тиздән аларның да нәселе корыячак.

 

Кибеткә килеп керүгә, иске китаплар белән шыплап тулган шкафлар һәм сабыр гына текелдәп утыручы борынгы сәгать күзне җәлеп итте. Кайчандыр кадерле, кирәкле, гамәлдә булган әйберләр биредә үзенең яңа хуҗаларын көтеп яталар. Алар хәзер кулланылышка яраклы булуы белән түгел, ә, бәлки, Вакыт сынавын кичә алуы белән кыйммәтле.

Түргәрәк уздык. Менә пыяла савыт эченә урнаштырылыган тәңкәләр, кәгазь акчалар. Ниндиләре генә юк арада. «Нәрсәсе белән шулай кызыклы соң алар?» – дигән соравыма Сергей җавапны кыска тотты. «Бу – кул белән тотып карап була торган тарих», – диде ул.

 

«2 тәңкәдән башланды бар да...»

6 яшемдә миңа әтием 2 тәңкә бүләк итте. Гади генә тәңкәләр иде инде алар. Шуннан башланды бу мавыгу. Тәңкәләр генә түгел, шырпы кабындагы этикеткалар, кәгазь акчалар, маркалар, барысын да беррәттән җыя башладым. Ул чакта малай-шалай арасында андый мавыгу шактый киң таралган иде. Мин үзем 31 ел буе тәңкәләр җыйдым. Аннан авыр заманнар башланды: үзгәртеп кору, илдә хаос, ризыкны талонга сатып алу... Бер бүлмәле кысан фатирда яшисең шул тәңкәләрең һәм гаиләң белән. Кыйммәтләрен үзең генә беләсең. Аларны алып барып саттым да иркенрәк фатирга күчендем. Искитәрлек бай коллекция булмаса да, кызыклы гына экземплярлар бар иде минем хәзинәмдә.

 

Җыю фәлсәфәсе

Кеше һәрвакыт нәрсәдер җыя. Соңгы вакытта, мәсәлән, йорт җиһазлары җыю модага кереп китте. Әмма коллекция туплау белән җиһаз җыю арасында бер зур аерма бар: коллекция туплаганда, кеше һәр предметның үткәне, бүгенгесе белән кызыксына, аның тарихын өйрәнә, бу тарихка үзеннән дә ниндидер өлеш кертә. Ә җиһаз сатып алганда, син дусларың, танышларыңнан калышмаска тырышасың. Алар алдында статусыңны ныгытасың.

Коллекционерлар арасында төрле кешеләр бар. Кемнәрдер бу өлкәгә зарарлы гадәтләрдән качу өчен дә кереп китәргә мөмкин.  Мин, мәсәлән, алкоголик һәм наркоман коллекционерларны белмим. Алар акчаларын мондый юк-бар өчен әрәм итүне исраф саныйлар. Юк, комсызлык яки саранлык, димәс идем мин моны. Тормышның матди ягына бүтәнчә караш бу, бәлки. Казанда бер коллекционер бар. Менә дигән коллекция туплаган кеше ул, ә үзе телогрейкадан йөри. Үзенә акча әрәм итәргә, тормышын башкаларныкы кебек җитеш итеп көйләргә кирәк тапмый ул. Бусы инде абсурд ситуацияләр рәтеннән, билгеле.

 

Хәзинәләр атавында

Казанда хәзер бонистлар бик аз калды. Кәгазь купюраларны җыючылар да кими бара. Яшьләр, гомумән, берни дә җыймый, берни белән дә кызыксынмый. Юкса, җаны теләгән кеше әллә нинди хәзинәләр таба ала хәзерге антиквариат базарында. Мәсәлән, элегрәк минем Казанда 20-30нче елларда чыгарылган кәгазь акчаларны дөнья бетереп эзләп йөргәнем булды. Ул чакта һәрбер оешма үз акчасын чыгарган бит: Алафузов фабрикалары, Казан университеты... Бу фактларның кайберләрен хәтта университет тарихчылары да белеп бетерми, чөнки кайбер купюраларны һәм тәңкәләрне кулларына алып караганнары юк. Ә безнең кулга килеп керә алар. Миндә хәзер шундый кәгазьләрнең берсе ята...

Кызганыч, олы яшьтәге коллекционерлар китеп бара, ә яшьләргә бу кызыклы түгел. Акчаларның тарихын өйрәнеп, вакыт әрәм итәселәре килми аларның. Үзегез уйлап карагыз, коллекцияне туплар өчен, һәр тәңкәне, купюраны озаклап өйрәнеп утырырга кирәк бит! Ә аларны өйрәнгәнче, бу хактагы бөтен китапларны укып чыгарга, система булдырырга, кешеләр белән аралашырга кирәк. Зур бер хезмәт бу!

Хәзерге коллекционерларның күбесе инде бу эшкә башы-аягы белән бирелгән фанатлар түгел, ә сәүдәгәрләр. Аларның максаты – табыш алу. Коллекцияләргә дә инвестиция буларак карый андыйлар. Күбесе Интернет аша гына эш итә. Еш кына тәңкәләр һәм купюраларның үзләре белән түгел, ә аларның бәясе белән генә кызыксыналар: кәттә саналамы, юкмы, нинди керем китерә ала... Ә бит ул кечкенә генә тәңкәгә зур бер тарих сыйган! Бу хакта уйлаучы юк. Система коточкыч җиңеләйде. Җитмәсә, алдакчы, шарлатаннар да күбәйде.

 

Пиратлар һәм профессионаллар

Бүгенге антиквариат базарында эшләр шундыйрак: бер чын тәңкәгә, йә купюрага юлыкканчы, ун ялганын кулдан үткәрәсең. Нигә шулаймы? Заманча компьютер һәм лазер технологияләре мөмкинлек бирә моңа.

Мин профессионал. «Росохранкультура»ның (Россиянең мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге законнарның тормышка ашырылуын тикшерүче федераль орган) нумизматика һәм фалеристика буенча эксперты булып торам. Кулыма әллә нинди тәңкәләр һәм купюраларның кергәне булды. Кайчак ялганны чыннан аерыр өчен көннәр генә түгел, атналар буе утырырга туры килә. Махсус микроскоп сатып алдым, менә, тикшереп утырам хәзер.

Акча коллекционерлары арасында җинаятькә әзер кешеләр бик күбәйде. Дөрес, элек тә бар иде алар. Коллекционерлык эшенең бездә беркайчан да рәсми рәвештә тыелганы булмады бит. Бармак аша карыйлар иде моңа. Совет чорында берара алтын тәңкәләр тоткан, йә тараткан өчен кулга алу очраклары булгалады. Тик чын-чынлап тентеп, эзәрлекләп йөрүләрен хәтерләмим.

 

[gallery link="file" size="medium" ids="1226,1225,1224"]

Казан «динозаврлары»

Бездә нумизаматика буенча бик шәп ике коллекция бар иде. Берсе атаклы табип, нумизматика буенча Россия һәм дөнья күләмендә авторитет казанган китаплар авторы – Бату Йосыпов. Икенчесенең исемен әйтә алмыйм. Аны ниндидер сирәк экземпляр карарга дип хәйлә белән чакырып алганнар да, ул шуннан юкка чыкты. Коллекцияләрен варислары таратып бетерде.

Күргәнегез бардыр, Казанда Ленин бакчасында нумизматлар җыелгалый. Элек бик шәп, бай базар иде бу. Анда җыелган шәхесләр үзләре дә бик кызыклы иделәр. Мин үзем Ленин бакчасында беренче тапкыр 1974 елда күрендем. Шуннан бирле бу базарда ниләр булганын күзәтеп барам. Бер карасаң, янәшәдә генә КГБ бинасы, МВД... тик базар һаман да бар. Бүген инде базар дип атавы да кыен үзен. Беркем күзәтеп тормый, сагаламый, тыймый, ә нумизматика һәм бонистика өлкәсендә олпат коллекционерлар бетеп бара.

Чит илләрдә (мәсәлән, Америкада, Канадада) нумизматларның һәм бонистларның аерым җәмгыятьләре дә бар. Казанда да оештырмакчы идек. Ничектер барып чыкмады. Бу бит бик йомык мохит. Коллекионерлар артык күренеп, үзләре турында сөйләнеп йөрергә яратмыйлар. Шикләнәләр дә. Җинаятьчеләрдән сагаялар. Шуңа да бу өлкәгә килеп кергән кеше башта җиде генә түгел, ә җитмеш иләк аша үтә. Монда бер-берсен белмәгән очраклы кешеләр юк.

 

Соңгы таш... яки аккорд

Әгәр синең ни дә булса җыю теләгең бар икән, гади тәңкәләрдән, йә купюралардан башларга киңәш итәм. Мәсәлән, унлыклардан. Аларның гадиләрен 30 гына сумга да сатып алып була. Тора-бара үзенчәлеклерәк экземплярларга күчәргә мөмкин. Әйтик, ниндидер төбәк акчаларын җыярга була (Пермь өлкәсе, чечен акчалары), йә булмаса – билгеле бер тәртиптәге  саннар буенча (әйтик, туган елың, сиңа ошаган саннар тәртибе һ.б.). Монда иң мөһиме – юнәлешеңне билгеләү. Юкса, син бер чиктән икенче чиккә ташланачаксың. Сирәк экземплярлар, яисә ниндидер үзенчәлеге булган купюра-тәңкәләр җыючылар да бар. Әйтик, чүкү вакытында, станок ватылып, дефектлы тәңкәләр партиясе чыккан, ди. Аларны партиясе белән җыярга мөмкин. Минем бер танышым барлык дәүләтләрнең дә 1 сумлы банкноталарын җыйган иде. Җир шарында 160 дәүләт бар, алардагы 1 сумлыкларны җыеп чыгу мөмкин эш.

Коллекцияне «япкан» мизгелдән дә татлырак ни бар икән? Син, әйтерсең, төзелеп беткән Мисыр пирамидасының соңгы ташын беркетәсең, музыкаль шедеврыңның соңгы аккордын яңгыратасың...

[gallery link="file" size="medium" ids="1222,1221,1223"]

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев