Логотип Идель
Ялкын

CМАЙЛИКЛАРСЫЗ КҮПМЕ ЯШӘП БУЛА?

«Күпме утырырга була инде шул интернетта, файдалы эш эшләсәң иде, ичмасам!» - бу сүзне әниемнән мең дә бер тапкыр ишеткәнмендер. Минемчә, яшьләрнең 70-80 проценты моны көн дә ишетергә мәҗбүр. Чыннан да, ике сәгать тычкан чиертеп үткәргән вакыт кайсыбызга гына файдага икән?

Бер көнне уйга баттым әле: әгәр Интернет булмаса, нишләр идем икән? Озак уйлап тормыйча, теорияне практикада сынарга булдым: иртәгә виртуаль дөньяга аяк басмам дип, Интернетка «Сау бул!» дидем. Тик кайтырга вәгъдә бирдем. Блогымны, Twitterдагы һәм «Вконтактеда»гы проффайлымны яптым. Телевизордан да баш тарттым. Интернетка тоташтырылган телефонны да өстәл тартмасына озаттым. Сау булып торыгыз, туганкайларым! Төгәл 7 көнгә.

күпме 1

Дәрес кайчан бетә?


Беренче көн. Мәктәптә кулым элекке гадәт буенча бертуктаусыз кесәгә үрелеп торды. Әмма ул, килешегәнчә, буш иде. Миндә истерика! Соңрак тынычландым, әлбәттә. Өйгә кайттым. Гадәттәгечә, онытылып, Twitterда хәбәр язмакчы идем, ләкин ярамый. Өй эшен дә карыйсы килми. 15 минут буе нәрсә эшләргә икән дип уйлап тордым. Нәтиҗәдә, бүлмәне җыештырдым. Аннары кибеткә җилдереп, яраткан журналларымны сатып алдым. Сүз уңаеннан, кичекмәстән кул сәгате кирәк! Юкса партадашым Алсуны: «Дәрес бетәргә ничә минут калды?» – дип сорап, интектереп бетердем.

күпме 2

«Ломка»!


Икенче көн. Бүгенге көн турында блогта язасы килә-ә-ә. Күңелсез. Әмма күңелне каплаган болытларны тиз куып тараттым – бассейнга барырга уйладым! Ике сәгатемне шунда үткәрермен. Бассейнда күптән күрмәгән дус кызымны очраткач, шулкадәр гаҗәпләндем! Сөйләшеп киттек тә яңадан очрашырга сүз куештык. Көнем ярыйсы гына үтте!

Сүз уңаеннан, миндә «ломка»! Бәлки, берәрсе хат язгандыр? Бәлки... Уффф, тукта!

күпме 3

Мине чегәннәр урлаган?!


Өченче көн. Бүгенге көнемне ничек үткәрәсемне мәктәптә үк уйлап куйдым. Киштәмдә ниләр тузан җыеп ята икән? Дөрес, фотоаппарат. Абыемнан объектив алдым да дус кызым белән паркка киттек. Ике сәгатьтән фотоаппарат хәтере 90 фотога тулыланды. Озак көтеп йөрмәс өчен (фотоларны компьютерга күчерүне әйтәм), иң уңышлы фотоларны бастырырга дип салонга кердем.

Сүз уңаеннан, социаль челтәрдә югалып торуыгыз турында дусларыгызга әйтеп куегыз, юкса минем хәлдә калуыгыз бар. Фотоларны бастырырга заказ биреп, тукталышка чыгып бастым. Карыйм, каршыма сөенә-сөенә дустым Гөлнара чаба:

– Алсу-у-у!Алсу! АЛСУШИЩЕ! Син исәнме? Бар да тәртипме?

Ул саескан кебек такылдый башлады. Сүзеннән аңлашылганча, мин, ким дигәндә,  хастаханәдә ятам, күп дигәндә, чегәннәр мине урлап, билгесез тарафка алып киткән.

– ...ничек шулай була ала инде? «Вконтакте»га кермисең, Twitterда язмыйсың, ә телефоның бөтенләй сүндерелгән. Бүтән алай эшләмә! Кирәкми! Котым очты бит. Хәлең әйбәттер бит, алдашмыйсыңмы?

күпме 4

Ул яңагымнан тарткалый:

– Чынлап та синме соң бу? Бәлки, түгелдер? Бәлки, син Фантомастыр...

Ник Фантомас булырга тиештер мин, аңламыйм. Дустым дәвам итә:

– Ә син минем твитны укыдыңмы? Кая барырга җыенганымны беләсеңме? Мин теге КАИ квнщигыннан интервью алам. Ниһаять! Йөз ел аулап йөрдем аны. Минем белән барасың киләме? Тиз генә кызык-мызык сораулар уйлап табарсың.

Дус кызым бүген мега актив, шуңа күрә тәкъдименнән баш тартырга да шүрлим. Җитмәсә, КВН – иң яраткан темам. Кичем бушка узмас, ә Гөлнара экспериментымны хуплады.

күпме 5

Песиләр телендә сөйләшәм!


Дүртенче көн. Бүген «Вконтакте» төркемендә Skinsның яңа сериясен урнаштырырга тиешләр. Их, беренчеләрдән булып күреп булмас инде. Ну, ярар, аның каравы фотоларны алып кайтырмын. Һәм зур юрган тышларын үтүкләрмен, вәт әнием шаккатачак.

Сүз уңаеннан, парк аша барганда... эскәмиягә утырдым. Берзаман яныма җирән мәче йөгереп килде. «Мияу», – ди ул миңа. «Мияу», – дип җавап кайтарам аңа. Яныбыздан үтеп баручы бер абзый безгә шундый сәер итеп карады. Мыеклы, буй-буйлы яңа дустымны сыйлар өчен кибеттән сосиска сатып алдым. Мәче шат. Аның шатлыгына мин дә шат.

күпме 16

«Вконтакте»ны кинотеатрга алыштырдым


Бишенче көн. Шундый сәер хис күңелдә: мәктәптән кайткач, мониторга моңсу караш ташламадым да. Бассейнда очраткан дустыма шалтыраттым (өй телефоныннан шалтырату  тыелмый). Һәм без кинога киттек («Вконтакте»дан гына карап утыру килешмәс).

Сүз уңаеннан, кызык фильм. Өйгә кайтып, җәмгыять белеменнән китап укыдым.

күпме 6

Китапханә «Гугл»ны ял иттерә


Алтынчы көн. Мәктәптән соң таксофонны сынап карадым (кеше заты онытып бетергән урамдагы зәңгәр җайланма ул). Үземнең акча коллекциясеннән (нумизмат та бит әле мин!) совет чорындагы берничә тиенне алдым да таксофон ярыгына салып, әбиемә шалтыратып карадым. Кызганыч, кадерле тиеннәрем җилгә очты. Шунлыктан Йошкар-Олада яшәүче әбиемә һәм дустыма матур язу белән кәгазь хат язып җибәрергә туры килде.

Сүз уңаеннан, иптәшләр, Интернетсыз яшәүнең зур кимчелеге – мәгълүматны  «Гугл»дан түгел, китаптан эзлисе. Чыңгызхан турында реферат язар өчен китапханәгә бардым. Китапханәче апа (чал чәчле әби) оек бәйләп утыра (балдан татлы оныгынадыр). Гозеремә ул болай дип җавап бирде: «Мин сиңа хәзер компьютер кабызып бирәм. Интернеттан эзләрсең. Өеңдә булмагач инде...». Әбекәйгә экспериментым турында әйтмәкче идем, ләкин ул, күз карашымны күреп, миңа тиз генә Гумилевның калын томын өстерәп китерде. Уку залында кичке 6га кадәр берүзем утырдым.

күпме 7

Тотнаксыз социаль челтәрләр


Җиденче көн. Иртәмне ике «сөйгәнем»: тригонометрия һәм инглиз теле белән үткәрдем. Чиксез тынгысызлыгым аркасында без классташлар белән ФортКАИга гариза бирдек (ФортБоярд сыман). Һәм җиңү яуларга КАИга бардык!

Сүз уңаеннан, без җиңмәдек, ә икенче урын яуладык. Аның каравы, уенны оештырган студентлар белән чәй эчеп алдык.

Кичен челтәргә кергәч, күңелемдә шатлык орлыклары шытып чыкты. Әмма шушы атна эчендә бик күп кызыклы һәм файдалы әйбергә өйрәндем. Шулай да, кайвакыт, бик кирәккәндә, Интернет булмаса, көймә комга терәлә (әйтик, реферат язганда). Әгәр социаль челтәрләр, тотнаксызланып, тормышыңа ябырылса һәм аны тәмам яулый башласа... качарга кирәк. Юкса, тормышыңның виртуаль смайликлар кысасында кысылып калуы ихтимал.

Смайликсыз атнаның нәтиҗәләре:


- бүлмәне җыештырдым, юкка чыккан әйберләрне, шул исәптән, колакчыннарны таптым;

- дус кызым бик күп кызыклы әйберләр сөйләде. Бу «Вконтакте»да балык кебек эндәшмичә язышудан күпкә кызыграк;

- телефон белән Интернет булмаганда көнемне алдан ук планлаштырырга өйрәндем;

- хәзер мин – сөйкемле сәгать хуҗасы;

- фотоларны тагын кайчан бастырыр идем әле? Менә алар, каршымда ята;

- әнием гаҗәпләнде! Һәм сөенде. Ул экспериментның дәвамын тели.

Алсу МИНҺАҖЕВА

15.10.2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев