Логотип Идель
Ялкын

«ЧҮЛМӘК КЕНӘ ДИМӘ!»

Татарстан дигәч, күз алдына нәрсә килә? Чәк-чәкме? Бәлки, гүзәл татар кызларыдыр? Кемгә нәрсә, кәҗәгә кәбестә дигәндәй... Ә идел болгарстаны чүлмәкләре белән дан тота икән!  Кызларын күрергә насыйп булмады шул әле...

 Әтәч кычкырмаса да, уянырга туры килде!

Тордым! Тирмәнең япмасын күтәреп, ачык һавага чыктым. Эх, дөньясы! Ял йортындагы кебек, билләһи. Саф һава, матурлык... Җитмәсә, сәламәтлек өчен дә, кешелек өчен дә файдалы хезмәт – атлар карыйм. Бөгелеп-сыгылып тәнемне язып торганда, бер абзый эндәште:

  • Тордыңмы, кардәш? Кил бире. Татып кара әле моны.


Кулыма ул биргән чүлмәкне алдым. Эчендәге куе ак сыекчаны күреп, читкә суздым:

  • Сөт яратмыйм мин...

  • Сөт түгел ул, кымыз... Курыкма, эч! Үлмисең...


Икеләнеп кенә ирен читемне чүлмәккә тидердем. Мммм! Тәмле... Абзый эчемлекнең миңа ошаганын күреп, күз кысты:

  • Болгар остаханәләрендә эшләнгән чүлмәктә булганга шундый татлы ул!

  • Болгар остаханәләре? Чүлмәк?


Әйе, чүлмәк!

Идел киңлегендә кораблар чайкала. Юк, чайкалмыйлар, ә борыннарын офыкка төбәп, товар төяп ерак илләргә ашыгалар. Биредән сәүдә юлы уза.

Кайсы гына дәүләткә барып чыксаң да, нинди генә сәүдәгәрдән сорасаң да: «Әйе, әйе, беләбез. Ничек инде? Ага базар безнең йортыбыз», – диләр. «Ә чүлмәкләре! Үзләре нык, үзләре матур, үзләре җайлы, үзләре... »

Күптөрле

Баштарак чүлмәкләрне, гадәттә, бер тоткалы, зур төпле, тар авызлы яки тоткасыз гына итеп эшли торган булганнар. Вакыт узган, тормыш ихтыяҗымы, һөнәрчеләрнең фантазиясеме, савыт-сабаларның төрләнеп китүенә сәбәп булган. Төрле чокырлар, киң-яссы чүлмәкләр барлыкка килгән. Төсләре дә, бизәкләре дә бер-берсеннән аерыла башлаган. Соры-кара, кызыл, ак, зәңгәр... Дулкынлысы, киртләч-киртләч сызыклар төшерелгәне.

Вакытлар уза, остаханәләрдә савыт-сабалар гына җитештермиләр инде хәзер. Төзелешкә кирпеч, керамик торбалар, яктырткычлар, уенчыклар да эшлиләр монда.

Шүрәле малае, яки остаханәдә ниләр бар икән?

Көтүче абзыйлар күңелемне кытыклап калдырдылар. Эчемә кереп утырган шүрәле малае һич кенә дә тыңгылык бирмәде. Һәм мин, атка атланып, шәһәргә юл тоттым.

Һөнәрчеләр бистәсе. Куркып кына бер ишекне шакыйм. Җыйнак кына болгар бабае түргә дәшә.

Ничек өметләнеп барсам да, Болгар остаханәсендә катлаулы җайланмалар күрә алмадым мин. Хуҗасы да: «Миңа шушы чүлмәк ясау әйләнәсе белән бер мичкә су гына кирәк. Һәм балчык. Чүлмәкне шуннан ясыйм бит. Ә сере дисеңме? Серен ачасым килми...»

Серләр чишәр өчен!

Ярар соң, хәзер карап торам да, күзәтүчәнлегем белән барлык сорауларыма да җавап табам. Менә бабакай савыт алды, су салды. Тиеш куелыкка җиткереп, уып-уып балчык өстәде. Һәм куллары(!) белән болгата башлады. Гаҗәп!

Ни өчен шулай эшләгәнен соңыннан гына аңладым. Ят предметлар эләксә, аларны читкә алып куярга кирәк икән. Сөякләр дә, вак ташлар, чүп-чар да чыкты балчыктан.

Һава куыклары һәм каты балчык кисәкләре калмаслык итеп болгаткач, шул массаны чүлмәк формасына китерәләр. Аннары ул кояшта кипшерә һәм 1-2 тәүлеккә мичкә озатыла.

Бар да гади. Ә Болгар иле чүлмәкләре данының сере нидә соң? Алар моны ачарга теләмиләр. Ә мин осталарның алтын кулларында дигән нәтиҗәгә  киләм.

P.S. Онытып җибәргәнмен! Һәр чүлмәкнең үз иясе була диләр бугай. Бабакай күрмәгәндә, бер савытны мин дә ышкып-ышкып карадым. Нәтиҗәсез, эченнән беркем чыкмады... Әллә чүлмәк хуҗасы минем ерак киләчәктән икәнемне сизде инде шунда?

 

[gallery size="medium" ids="1880,1882,1878"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев