Логотип Идель
Ялкын

 Ә БЕЗ МУЛЬТФИЛЬМ ТӨШЕРӘБЕЗ!

Әй ,бу хәзерге  мультфильмнар... Үтереш - талаш... Бала психикасы ничек чыдасын?! Менә без үскәндәге мультиклар ул , ичмасам", - дигән сүзләрне олылардан еш ишетергә туры килә. Мөхтәрәм әти-әниләр ,абый- апалар!Чак кына сабыр булыгыз! Биектау районы Дөбъяз урта мәктәбе укучылары төшергән мультфильмнарны карагач,сез инде алай дип әйтмәячәксез!

Куркыныч дөньяга чик куела

Хәшәрәтле мультиклар шаукымында үссәм дә, аларга өстенлек бирмәдем. «Ну, погоди», «Чебурашка», «Винни Пух»ларга ни җитә икән? Әмма соңгы вакытта аларны да тыйдылар. Имеш, балалар, андагы геройлардан үрнәк алып, начар гамәлләр кылырга өйрәнә. Ай-яй, җен-пәриле, үтерешле мультфильмнарга берни дә әйтмиләр бит, гәрчә аларның зыяны турында инде бик күп сөйләнелсә дә. Алар тәэсирендә ничәмә-ничә бала үз-үзенә кул салды! Аларда сурәтләнгән дөнья ялган күзаллау бирә һәм депрессиягә китерә…

Яхшы проектлар да юк түгел-түгелен. Соңгы вакытта популярлашып киткән «Лунтик», «Маша и медведь» кебек Россия мультфильмнары балаларны гына түгел, олыларны да җәлеп итә. Иң куандырганы: татарлар да мультфильм төшерүдә калышмый. «Күчтәнәч» тапшыруында еш кына Г.Тукай шигырьләренә төшерелгән мультиклар күрсәтәләр. «Тылсымлы сәхифәләр» мультфильм җыентыгы балалар күңеленә чыннан да хуш килә.

Сыйфатлы һәм дөрес психологик көйләнешле мультфильм кешене матурлыкка, яхшылыкка әйди, яхшыны ‒ яманнан, дусны дошманнан аерырга өйрәтә. Әкиятләр дә бит башта китап булып басыла һәм тиз арада мультфильмга әверелә. Безнең төп бурычыбыз – әнә шундый әйбәт картиналар булдыру. Шул нисбәттән мин укый торган Дөбъяз мәктәбе активистлары бу эшне үз кулларына алырга булды: алар мультфильмнар төшерә башладылар!

 

Пластилинлы «шалкан»

Әкиятләр сериясе булдыру фикере иң элек мәктәп директорыбыз Хәсәнов Ринат абыйда туды. Укучылар үзләрен оператор һәм режиссёр ролендә сынап карарга тиеш иде. Һәркем күтәреп алды бу идеяне. Димәк, тылсымлы әкият дөньясын үзебез төзи башлыйбыз... Яхшы остаздан башка мондый җаваплы һәм авыр эшкә тотынып булмый. Информатика һәм математика укытучысы Гатауллин Алмаз абый әлегә эшкә бик рәхәтләнеп алынды. Яшь белгеч «Сам себе режиссёр» түгәрәген оештырып, балаларга мультфильм төшерү серләрен ача башлады.

Былтыр мәктәп яны лагеренда шөгыльләнүче башлангыч класс укучылары бу хыялны тормышка ашырып карарга булды. Дүрт төркем «У лукоморья дуб зеленый», «Берегите природу», «Теремок», «Шалкан» кебек әкиятләрне 2D форматындагы мультфильмга әйләндерде. Ул ‒ флеш-анимация ысулы, ягъни компьютерда ясалмый. Геройлар һәм күренешләр пластилиннан әвәләнә.

 

Катыргыдагы кояш

Эш процессы болайрак: башта геройларны пластилиннан әвәләп ясыйлар, яссылыкка (безнең очракта бу төсле катыргы) ябыштыралар. Бер үк геройны 10-15 яки аннан да күбрәк тапкыр ясап, хәрәкәтләрен үзгәртеп торырга кирәк. Мәсәлән, беренче катыргыда кояшны кырыйга ябыштырсалар, икенчесендә ул инде урта өлештә. Һәр катыргыда геройның хәрәкәте алышынырга тиеш.

Ә хәзер төп эшкә күчәбез. Монысы инде катлаулырак, чөнки гади фотоаппарат ярдәмендә катыргыдагы «могҗиза»ларны кадрга төшерергә кирәк. Тәртип буенча, төшергәннән соң, компьютерда монтажлау башлана, ягъни геройларга җан кертәләр. Мультфильмны ISTOPMOTION программасында әзерлиләр. Мультфильм әзерләүнең соңгы өлешендә геройларны сөйләштерәләр, музыкаль фон «ябыштыралар». Ниһаять, мультигыбыз әзер!

 

2Dдан 3Dга күчеш

Сүздә генә җиңел, ә бит бер секундлы кадр эшләү өчен геройны 12 тапкыр хәрәкәтләндереп төшерергә кирәк. Бу гаҗәеп авыр хезмәт! Шулай да безнең мәктәп укучылары моның белән генә туктарга җыенмый. Быелгы уку елында алар 3D форматында мультфильм төшерә башлады. 2D форматыннан аермалы буларак, 3D форматында күренешләр гади яссылыкта түгел, ә пространствода хәрәкәт итә. Төп эш кораллары – шулай ук пластилин, фотоаппарат, компьютер.

Мәктәбебез аниматорлары  3D форматында төшерер өчен «Камыр батыр» әкиятен сайлап алды. Проектны октябрь аенда башлап җибәрделәр. Берәү дә эшсез ятмый. Һәркем мультфильмга үз өлешен кертергә тырыша. Декорацияләр, геройларга киемнәр тегүдә хезмәт дәресе укытучысы Алсу Альберт кызы Петрянкина оештырган «Оста куллар» түгәрәге ярдәмгә килә. Сценаристлар исә татар теле укытучысы Айгөл Хәбибрахман кызы Хәйруллина белән рольләрне бүлә.

Эш принцибы алда әйтелгәннән гыйбарәт, тик геройлар катыргыга ябыштырылмый. Алар курчак формасында. Хәрәкәтләндерү дә җайлаша, чөнки бер кадрда курчакның кулы аста булса, икенче кадрда аны өскә күтәрәләр. Реквизитларны да агач, чүпрәк кебек табигый материаллардан ясыйлар. Өч минутлык мультик өчен 2-3 мең кадр төшерергә кирәк! Мәсәлән, «Камыр батыр» мультфильмының бер секундына 24 кадр кирәк булган. Баштарак гади цифрлы фотоаппарат белән төшерсәләр, хәзер мәктәбебез спонсорлары ярдәмендә алынган профессиональ фотокамера кулланалар.

Каникулда эш тукталып тора, тик яңа уку елыннан «Камыр батыр»ның өченче бүлеген төшерә башлаячаклар. Музыкаль фон, геройларны сөйләштерүчеләр дә әзер инде. Алар белән татар теле укытучысы Гөлия Илдус кызы Вафина шөгыльләнә, чөнки дөрес интонация белән сөйләү һәм образга кереп уйнау – иң мөһим процесс. Мультфильм геройлары рус, татар һәм инглиз телендә гәпләшәчәк.

 

Татар мультфильмын – үз кулларыбыз белән!

Мультфильмны уңышлы гына төшереп бетергән очракта, аны районыбыз һәм республикабыз балаларына күрсәтәчәкләр. Алда әйтелгән 2D форматындагы мультфильмнар дискларда саклана. «Камыр батыр»ны да DVD форматында күпләп яздыру инде планга кертелгән.

Бүгенге көндә Дөбъяз мәктәбендә җиһазландырылган мультфильм студиясе бар. Анда ут та дөрес көйләнгән, аппаратура да урнаштырылган. Иркен бүлмәдә яраткан эшең белән шөгыльләнү – һәр укучы өчен җан рәхәте.

Әзер  мультфильм карап утырганчы, үз кулларың белән шул сәнгатьне булдыру күпкә кызыграк. Бердән, бу балаларга үзен сынап карарга һәм булачак һөнәрен билгеләргә ярдәм итә. Икенчедән, татар халык әкиятләрен таныту һәм активлаштыруда да  ‒ мөһим баскыч.

[gallery link="file" columns="4" size="medium" ids="1118,1119,1120,1123"]

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев