БЕР ТАРТМАДА 320 МОГҖИЗА

Сез беләсезме икән, юкмы, әмма В.Качалов исемендәге балалар техник иҗат үзәгендә бик күп тәрле кызыклы һәм файдалы түгәрәкләр эшли. Шулар арасында радиотехника түгәрәге - барлык яшьтәге малайлар өчен дә иң кызыклысыдыр, мөгаен.

Көнкүрештә безне әйләндереп алган бихисап прибор һәм җайланмаларда ‒ компьютер, телефон, автомобильләрдә, фото- һәм видеокамераларда, телевизор, музыка аппаратларында... – һичшиксез, электроника һәм радиотехника киң кулланыла. Түгәрәккә йөрүче малайлар биредә физика дәресләрендә алган белемнәрен генә баетып калмый, үз схемаларын төзеп, кибетләрдән табып булмаган электрон җайланмаларны да үзләре ясый.


Гаҗәепнең-гаҗәебе


Алдагы саннарда оста куллы малайлар үзләре ясаган берәр кызыклы прибор турында сөйләрбез әле. Ә бу юлы сезне «Знаток» дигән гаҗәеп электрон конструктор белән таныштырабыз.Түгәрәккә яңа йөри башлаган малайлар радиотехника белән танышуны нәкъ менә шуннан башлап җибәрәләр. Анда берничә электрон блок һәм төрле озынлыктагы үткәргечләр урнашкан, һәркайсына үз номеры сугылган. Конструктордагы үткәргечләр контактлары булган яссы зәңгәр пластинкалардан гыйбарәт. Монда бер нәрсәне дә эретеп ябыштырырга кирәкми – детальләр каптыргыч кнопкалар белән тоташтырыла. Монтаж платасы схема рәвешендә, җайланма шуңа карап җыела. Конструкция бик кечкенә түгел, әлбәттә, чөнки безнең очракта барысы да күренеп торуы һәм ничек эшләнгәнен аңлау мөһим бит. Конструкторда 300дән артык схема аңлатмасы бар, һәм сез аларны тиз арада җыя алачаксыз. Схемаларда кул белән, яктылык, су, тавыш белән, электр һәм шулай ук сенсор белән идарә итү ысуллары кулланыла. Биремнәр класслап түгел, катлаулылык дәрәҗәсе буенча өч төркемгә бүленә: зәңгәр – башлангыч, яшел – урта, кызыл – уртадан югрырак дәрәҗә.


Бер-берсенә охшаш исемдәге схемалар төрле чылбырлар ярдәмендә корылган һәм электрон технологияләрнең бөтен төрлелеген күрергә мөмкинлек бирә. Башыңны эшләтә һәм иҗат итә белсәң, бүтән төрле кызыклы схемалар да уйлап таба аласың. «Знаток» конструкторындагы схеманы сынап карагач, малайлар үз детальләреннән дә шундыйны җыя (заманча миниатюр рәвештә) һәм тормышта куллана ала.


Конструктор схемасының эчтәлеге белән танышканда ук гаҗәпкә каласың: электр моторы белән идарә ителә торган йолдыз сугышлары тавышы, электр белән эшләүче яктылык мылтыгы, хәрәкәтне тоючы саклану сигнализациясе, яктылык музыкасындагы электрон почта ящигы, ялган детекторы, тавышлы караңгылык индикаторы, һава агымыннан кабынучы музыкаль ишек кыңгыравы, мегафон, автоматик корылышлы FM диапазонлы радиоалгыч – барлыгы 320 схема!


Без яктылык белән идарә ителә торган тавышлы җилләткеч җыярга булдык. Һәм бу эштә безгә 34нче мәктәпнең 6нчы класс укучысы Рамил Заһидуллин ярдәм итәчәк. Җилләткечнең схемасы – 2нче фотода.


Эш тәртибе:


Монтаж платасына 23нче һәм 29нчы микросхемаларны урнаштырабыз. Туклану батареялары өчен бүлемнәрне билгелибез  аннары 5, 6, 2нче үткәргечләрне куябыз .


Монтажның икенче катламына күчәбез һәм сенсор пластинаны куябыз  Моннан соң,16нчы фоторезисторны һәм 10 мкф конденсаторны , крыльчаткалы электр двигателен , кызыл яктылык диоды һәм тагын ике үткәргечнеурнаштырырга кирәк. Тагын 3, 2, 3нче үткәргечләрне һәм динамикны куябыз. Сүндергеч (выключатель) һәм ике үткәргеч куйганнан соң, монтажлау эше төгәлләнә.


Приборны эшләтеп җибәрү өчен выключательне ялгыйсы гына калды. Фоторезисторга яктылык төшүгә, җилләткеч әйләнә башлаячак, яктылык диоды кабыначак һәм динамиктан көчле тавыш ишетеләчәк. Фоторезисторны каплауга, вентилятор туктый, яктылык диоды сүнә, динамиктан шыбырдау тавышы гына ишетелә. Ялгадык – эшләми! Рамил тестер (үлчәү приборы) белән схеманың барлык чылбырларын тикшереп чыга . Әһә, чыннан да – бер ялганышта контакт начар.


Төзәтәбез – тәртип!


Рөстәм МӨХӘММӘТҖАНОВ фотолары.


[gallery link="file" columns="5" size="medium" ids="542,544,546,548,550,552,554,556,558,560,562,564"]

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 сентябрь 2019 - 20:55
    НИГЕЗ ЙОРТ Сания карчыкның бәгыренә төшкән сагыш иксез-чиксез иде. Бу сагышны бер генә үлчәмгә салып та, бер генә бизмәнгә куеп та булмыйдыр. Ул аны гүя утырган эскәмиясенә мәңгелеккә беркетеп куйган да үзе башка җаннар эзләп китеп барган. Шуңа күрәдерме, Саниянең күңеленә авыр булса да, аның җаны тыныч иде...
    2623
    1
    55
  • 22 сентябрь 2019 - 14:14
    ВӘСИЛӘ Күпләр өчен мәктәпнең ямен алып китте Вәсилә апалары. Шул китүеннән башка килә алмады Вәсилә яраткан мәктәбенә. Авыр чир утыз ике яшьлек чибәр хатынны, аяктан яздырып, урынга беркетте. Көннән көнгә сүнә барды Вәсилә, корый барды. Хастаханәдә дә аңардан тиз баш тарттылар. Үзенә берни әйтмәсәләр дә, табиблар Вәсиләнең ире Ниязны ачыктан-ачык кисәттеләр: “Без ярдәм итәрлек түгел...” Бианасы Кәримә карчык киленен им-томлап та карады. Тик Вәсиләне аягыннан еккан авыр чир китәргә килмәгән иде шул. Айлар буе ятты да ятты урында Вәсилә. Берни аңламаган биш яшьлек кызы Ләйлә белән аңардан да кечерәк улы Фәрит кенә: “Әни, тор инде. Кайчан мәктәпкә барасың?”, - дип җанын кыйдылар.
    2075
    1
    25
  • 26 сентябрь 2019 - 15:08
    ПЕРӘ Вәсил бүген дә иртә таңнан, әнисе урыныннан кузгалып кыштыр-мыштыр йөри башлауга ук, йокысыннан торып утырды. Әнә ул инде кичтән үк әзерләп куелган утыннарны мичкә тутырып, ут үрләтеп җибәргән, сыерны савып кереп, сөтен дә сөзеп куйган. Менә хәзер самавырга чиләктән су салыр, торбасына яңа өлгергән кузлы күмерләрне өстәп җибәрер. Мичтә дөрләгән ялкынга, самавыр торбасы «тәрәзәчек»ләреннән күз кыскан кузларга карап утырырга ярата ул. Улының иртәләрен әнә шулай онытылып, утларны күзәтеп утыруын әнисе сизми диярлек. Сизеп тә игътибар итмиме? Комачауламагач, ярый, утырсын инде, ихтыяры, дияме?
    1842
    0
    14
  • 12 октябрь 2019 - 11:30
    БУШ ЙОРТ Туганыннан артык күреп яраткан күршесе Зөһрә карчык үлеп, өч-дүрт ел үтүгә, аның өен авылның теге башында яшәгән ике балалы, яше утыздан арткан Зөлфәт сатып алгач, ялгызы яшәп яткан Гөлсемнең тынычлыгы югалды. Зөлфәтнең авыл халкына ясаган этлекләрен күреп-ишетеп белгән хатын, яңа күршеләре белән бик якыннан аралашмаса да, йорт-бакчалары терәлеп торгач, алардан качып та яши алмады.
    1799
    0
    15
  • 10 октябрь 2019 - 16:48
    ТУКТАЛЫШ “Тизрәк! Тизрәк!..” Кыска гына мизгелгә аңына килгән Айдар үз янында кайнашкан ак халатлы кешеләрнең кем икәнлеген дә, кая ашыкканнарын да аңламыйча, бөтен тәненә таралган кискен авыртудан тагын аңын җуйды... Тукталышта юл аша чыгарга басып торганда килеп бәрелгән машинаны ул хәтерләмәде. Изелгән аякларын бот төбеннән кисәчәкләрен белми иде әле утыз тугыз яшьлек авыл укытучысы...
    1715
    2
    24

  • 23 сентябрь 2019 - 15:32
    ЖВАЧКА: "БҮГЕН МИНЕМ ТУГАН КӨН!" Бүген без көненә берәр пачка чәйни торган ЖВАЧКАның туган көне. Аңа ничә яшь дип уйлыйсыз? Ничек уйлап тапканнар? Хәзер беләбез!
    147
    0
    0
  • 27 август 2019 - 11:02
    РОССИЯДӘ ШӘП ФИЛЬМ ТӨШЕРӘ БЕЛӘЛӘР! 27нче август – Россия кинематографиясе көне. Россиядә, Совет чорында төшерелгән фильмнарга карата шикләнеп караучылар шактый, әмма син андыйлардан булсаң, бу язманы ябып куярга ашыкма, чөнки Россия кинематографиясе “Ёлки”, “Притяжение”, “Бабушка лёгкого поведения” ише чүп-чардан гына тормый. Һәм без сиңа блогер Badcomedian фикеренчә иң яхшы 5 рус телле фильм тәкъдим итәбез!
    215
    0
    2
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019