Логотип Идель
Ялкын

БЕР РИВАЯТЬ ТАРИХЫ

Минем әле беркайчан да ак мөгезборыннарны күргәнем булмады...


Алар барлыгы турында да мин кичә биология дәресендә генә белдем. Бу сирәк очрый торган хайваннар безнең планетада 50 миллион елга якын яшиләр икән инде. Чагыштыру өчен – кешелек тарихына да әле 50 мең ел гына.


Ак мөгезборын зурлыгы ягыннан Җир шарында яшәүче җир хайваннарыннан филгә генә оттыра. Аның мөгезе генә дә метр ярымга җитәргә мөмкин. Әле шуңа өстәп, үзләренең усалрак туганнары кара мөгезборыннардан аермалы буларак, ак мөгезборыннар бик тыныч һәм юаш холыклы.


Баксаң, бу гигант ак та түгел икән! Африка теленнән «киң чырайлы» гыйбарәсен инглиз теленә ялгыш тәрҗемә итүдән генә аңа шул атама ябышып калган.


Ә беләсезме, мөгезборыннарның иң якын туганнары да, су үгезләре – бегемотлар түгел, ә атлар икән бит. Кызык, әйеме? Шунда ук күз алдына мифик бермөгезләр килеп баса… Инҗилдәге Мәрьям Анага Яхшы хәбәр тарихында шундый бер аллегория бар, ул «бермөгезгә мистик ау» дип атала. Ул пакълык символы булган бермөгезне бары тик гыйффәтле кыз бала гына кулга ияләштерә алуы турындагы риваятькә ишарәли. Анда аучы образында Җабраил фәрештә, гыйффәтле кыз образында – Мәрьәм Ана бирелә, һәм мистик бермөгез – Гайсә пәйгамбәрнең җирдәге сыену урыны булып та тора.


Ләкин бу тарихтан аермалы буларак, җир «бермөгезләре»нең язмышы җиһандагы яктылык белән караңгылык сугышын хәтерләтә. Аларны браконьерлар эзәрлекли, мөгезләре шифалы дигән сылтау белән, бер гаепсезгә үтерәләр. Соңгы биш елда гына да бу гаҗәеп хайваннарның егерме меңгә якыны юк ителгән. Мөгезборыннарга законсыз ау бөтендөнья намуссызларын гел кызыктырып тора. Кайбер мәгълүматларга караганда, бүгенгә җир йөзендә нибары өч ак мөгезборын калган. Нибары өчәү!


Бичара бу хайваннарны хәрбиләр автоматлар тотып саклый, галимнәр, киләчәктә әлеге төрне теоретик яктан булса да, яңадан торгызу мөмкинлеге булсын дип, генетик материал туплый, дип тә язалар хәтта кайбер чыганакларда…


Күз алдыбызда Җиребездә моннан миллион еллар элек барлыкка килгән табигать әсәре юкка чыгуын аңлыйбызмы икән без? Кемдер «табигый сайланыш», «антропоген фактор» дияр, ә минемчә, барысына да безнең комсызлыгыбыз, явызлыгыбыз һәм ваемсызлыгыбыз гаепле. Ирексездән 50 ел эчендә 100 000 акуланың башына җиткән Капитан Акулья Смерть кушаматлы Вилли Янг тарихы искә төшә.


Миңа калса, безнең дөньяда хайваннар түгел, ә безне кеше иткән төп сыйфатлар – Кешелеклелек һәм Мәрхәмәт юкка чыга бара!


Минем әле беркайчан да ак мөгезборыннарны күргәнем булмады...


Ә сезнең?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев