Логотип Идель
Ялкын

“Баламны мәктәптән алдым, ул аңа начар тәэсир итә…” [фикер-караш]

Бала мәктәптә укырга тиешме, әллә өй шартларында да белем ала аламы? Кайбер ата-ананың балаларын үзләре укыту дөресме? Мондый формада белем алу укучының киләчәгенә ничек тәэсир итә? Әлеге язмада шул сорауларга җавап эзләргә булдык.

Иртән иртүк торып, балаларыңны уятасың да, ашыктыра-ашыктыра балалар бакчасына, мәктәпкә җыя башлыйсың. Шул арада ашатып өлгерергә дә кирәк, киемнәрен дә әзерләп бирәсе бар… Ә бала көйсезләнергә, ялкауланырга да мөмкин бит, әни кеше барысын  җайлап тормаса, соңга калуың да бар. Бар да тамагын туйдырган, киенгән, хәзер инде тиз-тиз белем йортына таба чабасың. Балаларыңны калдыргач, тагын да зуррак тизлектә эшкә ашыгасың. Эш сәгате беткәч, кабат өйгә. Монда сине тагын да күбрәк хезмәт көтә: ашарга пешерәсе, өйне җыештырасы, балаларның өй эшләрен тикшерәсе, кабат киемнәрен әзерләп куясы, әле төрле түгәрәкләргә дә алып барырга кирәк.  Балаң чирләп китте икән – тагын бер һафа. Эштән сорап, больничный аласың, справкалар артыннан йөрисең. Мондый тормыш сценариясе күпләргә таныштыр. Безнең хатын-кызлар моңа инде күптәннән ияләшкән, гаҗәпләнәсе  юк.


Әммә, башкача да булырга мөмкин бит. Баланы иртән уятып мәктәпкә озатасы юк. Үзең дә, балаң да өйдә. Дәресләрне дә үзең теләгән вакытта бирәсең, каникулларны да теләгән вакытта оештырасың. Эш дип тә борчылмыйсың. Мәктәп режимына да җайлашмыйсың. Хатын кызның вазыйфасы: гаиләне кайгырту, балаларга белем бирү, олы тормышка әзерләү. Менә икенче вариантны сайлаучылар республикабызда елдан-ел арта икән. Аеруча да Казан белән Чаллы шәһәрендә, шулай итеп,  Чаллыда 23, Казанда 148 бала өйдә белем ала. Кемдер моны читтән кергән мода дип саный, кайберәүләр дин белән бәйләргә тырышы. Чынлыкта да шулай: өй шартларында укуны күбрәк дини кешеләр сайлый. Алар арасында мөселманнар, христианнар да байтак. Шундый әниләрнең берсе 5 бала тәрбияләүче Айшә ханым.


-Без ирем белән 5 бала тәрбиялибез. Олылары 14, 13, 9, 7 яшьләрдә. Төпчек кызыбызга 5 яшь. Беренче балаларыбыз беренче сыйныфтан ук өйдә белем алды. Без мәктәпнең балаларыбызга начар тәэсир итүен, малай белән кызларның бергә укуын теләмәдек, шуңа да шундый карарга килдек. Мин укытучы вазыйфасын үз өстемә алдым, мәктәпкә һәр чирек саен контроль эшләр язырга гына йөрдек. Казанга күченгәч, мәктәпкә кереп карарга уйладык. Әммә беренче чиректән үк ялгышканыбызны аңлап, балаларыбызны кабат өйдә укырга күчердек.


— Мондый карарга килү куркытмадымы? Безнең җәмгыять өчен мондый формада белем алу яңалык бит әле?

—  Әлбәттә, беренче вакытта бик курктым һәм борчылдым, чөнки миңа 4 баламны да укытырга кирәк иде. Шуңа да күбрәк информация җыя  башладым, төрле семинарларга, очрашуларга йөрдем, әлеге сорауның юридик ягын да яхшылап өйрәндем. Әлеге очрашуларда мин бик күп фикердәшләр таптым. Шул исәптән проваслав диндә булучыларны да, алар да безнең кебек балаларын бозасы килми. Минем фикеремчә, хәзер мәктәптә укытмыйлар, ә бары тик тиешле информация генә бирәләр Укучылар белем алам дип түгел, бары тик билгеләр өчен генә йөри. Әле бик күп мисаллар китереп булыр иде. Кыскасы, мәктәп балаларга начар тәэсир итә.


— Туганнарыгыз, танышларыгыз бу сайлауны хупладымы?

— Төрле фикердә булучылар бар. Мин үз чиратымда кешеләрнең сүзләренә игътибар итмәскә тырышам. Иң мөһиме, минем балаларыма шулай яхшырак. Алар гаилә тормышында актив катнашып яши.


— Укыту процессын ничек оештырдыгыз? Сез бит әле укытучы гына түгел, хатын да, әни дә, барысына да җитешәсе бар.

— Дөрестән дә, балалар өйдә булгач, барысына да өлгерергә кирәк. Ашарга пешерү дә, өйне тәртиптә тоту да, укыту да – барысы да минем өстә. Бер яктан, бу бик авыр булып күренсә дә, вакытны дөрес итеп куллансаң барсына да җитешәсең. Балаларым башлангыч сыйныфларда укыганда, үзем укыттым. Дәресләргә аерым вакыт бүлеп бирә идем. Хәзер инде олы балалар кечкенәләренә үзләре аңлата, миңа ярдәм итә. Олы балаларыма аерым фәннәрдән укытучылар яуладык. Алар билге куймый, ә бары тик кирәкле темаларны өйрәтә.


— Өйдә укыган бала җәмгыятькә авыр яраклаша дигән фикер бар. Сез моның белән килешәсезме?

— Бу бары тик миф. Минем балалар төрле түгәрәкләргә йөри, урамда да балалар белән аралаша. Алар терле яшьтәге кешеләр белән уртак тел табарга өйрәнә. Әниләргә мин мондый киңәш бирер идем. Балагыз белән бергә булырга тырышыгыз. Һәр хатын-кыз үзен гаиләсенә багышлап, балаларга белем, тәрбия бирергә тиеш дип саныйм. Аеруча да хәзерге заманда, балаңны начарлыктан, бозыклыктан саклап калу кирәк. Әлеге вазыйфаны мәктәпләргә, бала бакчаларына тапшыру бер дә дөрес түгел.


“Никадәр кеше булса, фикерләр дә шуның хәтле” диләр халыкта. Чыннан да, кемдер баланы бозыклыктан саклыйм дип мәктәпкә бирмәсә, башкалары, киресенчә, тормышта җиңелрәк булсын дип, бакча, мәктәп яклы. 7 яшьлек улын тәрбиялүче Раилә ханым:


Балаларны өйдә бикләп тотучы ата-аналарны бер дә аңламыйм.  Баланы начарлыктан саклап калам дип, ата-ана болай итеп бары тик зыян гына сала дип уйлыйм. Чөнки бала җәмгыятькә яраклашмаган булып үсә. Кыз бала булсынмы, ир баламы, кайчан булса да алар  гаиләдән аерылып чыгачак, аларга  да җәмгыятьтә үз урынын табасы, эшкә урнашасы бар. Ә кешеләр төрле холыклы, төрле карашлы, аларның һәр берсенә дә яраклаша белү кирәк. Өйдә генә укыган бала әнисе барлыкка китергә  дөньядә яши, “дөрес” кешеләр белән генә аралаша. Ә бит әни һаман да янәшәдә булмыячак. Соңыннан, дөньяның чын барлыгы белән танышкач, бала югалып калмасмы?

Һәр сүздә дә хаклык бар сыман. Белгечләр нинди фикердә икән соң? Бу урында укытучы фикере белән  танышып китсәк дөрес булыр. Әлеге темага математика укытучысы Рания Мингазова белән сөйләшергә уйладык.


Рания ханым, балаларның өй шартларында белем алуларына сез нинди карашта?

— Әле сорауга мин нейтраль карашта. Ләкин укытучы буларак, күбрәк бала мәктәптә белем алырга тиеш дип уйлыйм. Мондый формада белем алу барлык гаиләләргә дә туры килеп бетмидер, чөнки бу очракта әти-әни һәр яктан да гыйлемле булырга тиеш. Ләкин, күпме теләсәң дә, барлык фәннәрне  яхшы белеп бетереп булмый. Бала өчен барыбер аерым фәннәр буенча укытучылар ялларга туры киләчәк, әле бит имтиханнарга да әзерләнәсе бар. Укытучы үз фәнен яхшы белеп төрле методлар куллана ала, ана кешегә һәр яктан да алдынгы булу бик авыр булачак. Ата-ана мондый фикергә килгәнче, яхшылап уйларга тиештер. Балалар төрле, кемгәдер мәктәптә укырга җиңеллерәк, икенчеләр өйдә дә барсына да өйрәнә ала.


Үземә килгәндә, мин балаларымны бары тик мәктәптә укытыр идем. Әмма мәктәпне игътибар белән сайлар идем. Шәхсән үзем татар телендә белем бирүче гимназияләр яклы. Мәктәп – белем бирү йорты, гаиләдә бала төп тәрбия ала, ата-ана назын, мәхәббәтен тоеп яши. Нәкъ менә туганнар янында ул үзенең кирәклеген тоя, киләчәк турында хыяллана һәм тормыш итәр өчен канатларын ныгыта. Менә шуның турында онытмасак иде.


Өйдә белем алуны күпләр яңалык, чит илләрдән кергән мода дип кабул итә, әмма тарихка күз салсак, бай, зыялы кешеләр элек-электән балаларны өйдә укыткан. Алар махсус укытучылар яллаган. Шуны да әйтергә кирәк, укытучы аерым фәннән информация генә биреп калмыйча, баланы әдәбкә дә өйрәткән, дин турында да сөйләшкән, кыскасы, дөньяга карашын формашларштырган. Димәк, хәзер ата-аналар әлеге вазыйфаларны үз өстенә ала. Әйе, баласын өйдә укытырга теләгән әти-әниләр материаль яктан да тотрыклы булырга тиеш, чөнки мондый гаиләләрдә бары ата кеше генә хезмәт куячак. Ана өйдә, балалары янында. Төрле түгәрәкләр, репититорлар өчен түләү дә кирәк. Бер фәннән укытучы яллау  сәгатенә 500-1000 сумга төшәчәк. Айлыкка күпме чыкканын санап чыгару авыр түгел. Ә мондый укытучылар берничә фәннән кирәк булса? Әмма икенче яктан баларга форма алу өчен, ашау, төрле чараларда катнашыр өчен, мәктәпнең кирәк-яракларына акча түлисе юк.


Фикерләр белән таныштык, инде өйдә укуның нәрсә икәнен яхшырак белик. Ата-ана баласын өй шартларында укытырга тели икән, иң беренче чиратта ул моның турында мәктәп җитәкчесенә хәбәр итеп, гариза язырга тиеш. Мәктәп мондый гаиләне кирәкле китаплар, программалар белән тәэмин итә. Ата-ана укыту процессы өчен җаваплы булып кала. Укучы бала мәктәпкә бары тик контроль эшләр, имтиханнар бирер өчен килә. Шул ук вакытта ул мәктәп оештырган чараларда, бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашырга хаклы. Бала, ата-ана теләге белән янә мәктәпкә кайту мөмкинлеге дә бар.


Психологлар фикере әлеге сорауга карата төрле. Берәүләре катгый рәвештә балалар мәктәптә белем алырга тиеш дигән фикердә. Беренчедән, мәктәптә махсус белем алган укытучылар укыта, алар материалны дөрес итеп җиткерә белә, икенчедән, бала яшьтәшләре белән аралаша, кеше буларак формалаша. Ата-ана баласы өчен куркып, аны мәктәпкә бирми икән – бу ата-ананың үзендә дә психологик проблемалар булуы турында сөйли ала. Икенче белгечләр әлеге сорауга индивидуаль карарга киңәш итә: ата-ана гыйлемле икән, ул белем бирү процессын баласына яраклаштыра ала икән, өйдә уку файдага гына булачак.  Хәзер укытучылар рейтинг артыннан куып, баланың аерым шәхес булуын оныта, шуңа да өйдә ул тиешле игътибар алачак. һәр нәрсәнең ике ягы бар. Шуңа да әти-әни әлеге сорауга җидти карашта булырга тиеш. Һәр ата-ана да укытучы була алмый. Ләкин һәр ата-ана баласы өчен үрнәк, мәхәбәт чыганагы булырга, яхшы тәрбия бирергә тиеш.


Шуны да онытмыйк, өйдә белем алучы балалар арасында физик мөмкинлекләре чикле булган, төрле сырхау-авырулар белән очраганнары да бар. Алар күпме генә теләсә дә яшьтәшләре белән теләгәнчә аралаша алмый. Шуңа да, язмамны барлык балаларга саулык-сәламәтлек теләп тәмамлыйсым килә. Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә физик һәм рухи сәламәтлек насыйп итсен!+


Ләйсән Миназова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев