Логотип Идель
Ялкын

БАЙНЫҢ ТЕШЕ НИК КАРА?

БОРЫНГЫ ГРЕКЛАР, КОЛ САТЫП АЛЫР АЛДЫННАН, АНЫҢ ТЕШЛӘРЕНӘ ИГЪТИБАР ИТКӘННӘР. РӘТ-РӘТ БУЛЫП ТЕЗЕЛЕП КИТКӘН АК ТЕШЛЕ КОЛ ЭШЕН ҖИРЕНӘ ҖИТКЕРЕП ЭШЛӘЯЧӘК ҺӘМ ОЗАГРАК ЯШӘЯЧӘК ДИП ИСӘПЛӘНГӘН. ШУҢА КҮРӘ, АНЫҢ БӘЯСЕ ДӘ ЮГАРЫ БУЛГАН – 15 ТӘҢКӘ. Ә НАЧАР ТЕШЛЕ КОЛНЫКЫ – 5-7 ТӘҢКӘ...



Россиядә тешләрне, киресенчә, каралтканнар. Бай күренер өчен. Артык купшы яшәгән купец-купчихаларның тешләре, алар куе чәйне шикәр белән эчкәнгә, кара булган. Ә XIX гасырга кадәр Россиядә чәй дә, шикәр дә шактый кыйммәт торган. Һәм, иң кызыгы, купецлар һәм аларга охшарга теләгән хәллерәк крестьяннар да үзләренең зәгыйфь тешләреннән оялмаганнар, киресенчә, горурланып йөргәннәр, күрегез, имеш, бездә акча шикәргә җитәрлек. Кызларына да кара тешле кияүләрне теләп торганнар.
Карл Фукс язмаларына ышансак, татар байларының хатыннары тешләренә үзле балчык, көрән сөрмә сөрткән. Гигиенаны сакларга кирәк бит, теш пастасы әле уйлап табылмаган, ә сөрмә шәркый дәүләтләрдә элек-электән антибактериаль чара буларак зур кулланылышта йөргән. Шулай итеп, татар кызлары сау-сәламәт, ләкин көрән тешле булганнар...
Уйлавымча, бүген без сөйләшәчәк авыру белән син үзең дә инде таныштыр – Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы статистикасына ышансак, Җирдә яшәүче 7 миллиард кешенең 6,5 миллиардында (93%) бу чир бар. Бу юлы темабыз – кариес.

НӘРСӘ УЛ КАРИЕС?


Кариес – тешләрнең каты тукымаларында барлыкка килә торган катлаулы, дәвамлы патологик процесс, диелә медицина сүзлекләрендә. Ничек барлыкка килә соң бу патология? Ашаганнан соң, тешләрдә ризык кисәкчәләре белән бергә бактериялар дә кала. Алар, вакытында тешләрне чистартып тормасаң, каты катламга оеша һәм кислота бүлеп чыгара. Кислота үз чиратында теш эмаленә зыян китерә, эмальдә кечкенә генә тап пәйда була. Шул таптан башлана да кариес. Ул акрынлап җәелә, тирәнәя, кара төскә керә.

ДӘВАЛАМАСАҢ...


Childhood-Caries

Тапны вакытында табибка күрсәтмәсәң, ул тешнең каты катламын тыныч кына җимереп, авыррак чирләргә китерергә дә мөмкин – периодонтит белән пульпитка, мәсәлән. Бу чирләр тешне тулысы белән черетә (кара тешле купчихалар – шуның ачык мисалы), аннан черү процессы бүтән тешләргә дә күчә. Пульпит очрагында теш эчендә урнашкан нервларга ук зыян килә, инфекция лимфа, кан тамырлары аша калган органнарга да тарала. Абсцесс, флегнома, сепсис кебек хәтәрләргә китерергә мөмкин. Аларының үлем белән төгәлләнгән очраклары да бар, статистика буенча, 10 кеше арасыннан 3се үлә. Теш кенә димә!

КАРИЕСТАН КОТЫЛЫП БУЛАМЫ?


дэва

Була. Иң дөрес ысул – тешеңдәге тапның кара төскә әйләнүен, җәелеп китүен көтмичә, вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә. Башлангыч стадиядә кариесны дәвалау җиңел дә, арзан да, авыртусыз да. Барасың стоматологка, ул таплы урыннарны “ямый”. Халыкта “ямау” дип йөртелгән бу сүз тешкә пломба куюны аңлата.

КАРИЕС БУЛМАСЫН ӨЧЕН:


- ярты елга бер тапкыр булса да стоматологка күрен;
- рационыңда углеводлар процентын кимет;
- шикәрле чәйләр, соклар эчүдән тукта;
- десерттан соң яшел алма яисә бүтән төрле каты фрукт ашап куя торган бул, ул очракта тешкә утырган шикәрнең зыяны кими төшә;
- тешләреңне көн дәвамында ким дигәндә ике тапкыр чистарт. Һәм – дөрес итеп чистарт! Теш чистартуның да үз хикмәте бар – теш щёткасын астан-өскә (вертикаль буенча) йөретергә кирәк.
- теш пастасы фторга бай булсын – теш эмале фторны ярата һәм фторга мохтаҗ да;
- ашаганнан соң сагыз кулланырга онытма. Шикәрсезен, әлбәттә.

КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР:


фактлар

1. Кеше организмында теш эмаленнән дә ныграк, катырак элемент юк. Идеаль вариантта тешләр безгә 90 яшькә кадәр хезмәт итәргә тиеш.
2. Җирдә яшәүче һәр кеше, гомерендә бер булса да, кариес белән авырый. Ике генә милләт – эскимослар һәм Памир тауларында яшәүче гунзу кабиләсе кариестан азат. Бу аларның рационында баллы ризыкларның күп булмавы белән аңлатыла.
3. Кариесны үбешеп тә “эләктерергә” була. Чирнең сәбәпчесе булган анаэроб бактерияләр селәгәй белән бер кешедән икенче кешегә күчәргә сәләтле.
4. «Чарли и шоколадная фабрика» фильмын хәтерләсәң, анда Вилли Вонканың әтисе улын нәкъ тешләренең сыйфаты буенча таныды: теш табибы баласы буларак, ул балачактан ук авызына шикәр капмаган, шунлыктан аның тешләре гаҗәеп ак һәм тигез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев