Ялкын
АВТОСТОП: ИРЕКЛЕ СӘЯХӘТЛӘР
СИН ҮЗЕҢ БЕЛӘН БИК АЗ КҮЛӘМДӘ АКЧА ҺӘМ РИЗЫК АЛЫП, КҮҢЕЛЕҢ ТАРТКАН ҖИРГӘ ЧЫГЫП КИТӘ АЛЫР ИДЕҢМЕ? ҺӘР КЕШЕ БАТЫРЧЫЛЫК ИТӘ ТОРГАН ЭШ ТҮГЕЛ, ӘЛБӘТТӘ. Ә МЕНӘ КАЗАН ЕГЕТЕ АЛМАЗ МИФТАХОВ ӨЧЕН ҮТКӘН ҖӘЙ КЫРЫМГА БУЛГАН СӘЯХӘТЛӘР БЕЛӘН ИСТӘ КАЛАЧАК.
Яңа юллар, яңа хис-кичерешләр, кешеләр... Көн саен яңа бер шәһәрдә уянып китәсең. Юлга кузгалганда көнеңең азагын түгел, ә алдагы сәгатьтә ниләр көткәнен дә күзаллап булмый. Менә хәзер син туктатачак машина хуҗасы инде берничә минуттан дустыңа әверелә... Кайвакыт бер сәгать эчендә ун машинага утырып өлгерәсең, ә кайвакытта биш сәгать дәвамында берәү дә туктамый. Яңгыр астында калганым, төнне юлда үткәргән вакытларым булды. Шундый чакларда «Моннан да начаррак хәлләргә очрадым, әмма авырлыклар үтә», ‒ дип юата идем үземне. Автостоп белән сәяхәт итү – әлегәчә гади булып тоелган дөньяны үзең өчен өр-яңадан ачуга тиң икән.
Кырымга чыгып китү турындагы уй белән үткән язда янып йөри башладым. Көннән-көн ныграк арта иде әлеге теләк. Мине берни куркытмады: имтиханнар да, якыннарымның реакциясе дә... Әтинең «Улым, җәй җитә, мин сиңа эш урыны карап куйдым», ‒ дигәненә: «Әти, мин иртәгә Кырымга китәм», ‒ дидем. Әти-әниемә мин инде күптән Кырым хакында сөйләп килдем, әмма алар никтер минем чыгып китәсемә ышанмый йөрделәр.
Ирекле сәяхәтчеләр академиясе турында интернет аша белдем. Антон Кротов исемле егет тарафыннан булдырылган Кырымдагы Сәяхәтчеләр йортында яшәдем мин. Күз алдына китерегез: төрле милләттән булган, төрле дин тотучылар барысы бер йортта яши. Бер гаилә сыман. Биредә беркем дә үзе өчен генә ашарга әзерләми, нәкъ өйдәге кебек, бар кеше өчен әзерлисең. Йортның үз кагыйдәләре: кичен ут сүнә, беркем дә тавышланмый. Безнең арабызда ике егет яшәде. Алар инде өч елга якын көнгә бер доллар туздырып көн күрә. Сәяхәткә бер тиенсез чыгып китүчеләр дә бар иде хәтта.
Бу җәйдә мин Кырымга ике тапкыр бардым. Беренче тапкыр барганда үзем белән 6500 сум күләмендә акчам бар иде. Икенче тапкыр чыгып киткәндә 3000 сум алдым. Бу акчаны ничек тә тизрәк туздырып бетереп, акчасыз яшәп карыйсым килде.
Урам музыкантларын еш күрәбез. Ә минем үземә урамда Африка барабаны кагып утырырга туры килде. Урамда акча эшләп утырырга мәҗбүр булдым дисәм, дөреслеккә бик үк туры да килеп бетмәс иде, чөнки шул рәвешле көн буена җитәрлек акча эшләү кызык тоелды миңа. Башта, әлбәттә, сәер иде бу. Әмма тора-бара ияләштем. Көнлек акча эшләп алам да, юлымны дәвам итәм.
Казанга кайткандагы бер вакыйга онытылмый. Воронеж аша үтәм. Сәгать иртәнге биш. Хәл юк, «өйгә тизрәк кайтып җитәм» сылтавы белән инде өченче тәүлек рәтләп йокламаган, ашказаны буш... Җитмәсә, яңгыр коя. Юл читендәге заправкага туктадым. Ишеге өстенә кызыл хәрефләр белән «Всё будет хорошо!» дигән язу эленгән. Рәхәт булып китте. Барысы да мин уйлаганча ук начар түгел бит дип уйлап куйдым. Җылынып чыгарга сорап, заправканың ишеген шакыдым. Әмма мине кертүче булмады, читтәрәк урнашкан беседкадан урын тәкъдим иттеләр. Шунда барып утырдым. Бераздан яңгыр да туктады. Шулчак миннән ерак та булмаган тартмаларга игътибар иттем. Каршымда помидорлар иде! Бераздан күзем шулай ук якында гына торган йөк машинасына төште. Арбасы япма белән каплап куелган, аны күтәрсә-ә-әм, тартмаларда җиләк-җимешләр...
Соңгы сәяхәтемнән кайтканда чираттагы машинаны туктаттым. Һәм күз алдына китерәсезме: ул мине Казаныма кадәр, әле алай гынамы, үзебезнең тукталышка кадәр китереп куйды!!!
Сәяхәт – зур бәхет. Элек минем өчен картадагы гади бер нокта гына булган шәһәрләрдә хәзер җаныма шактый якын кешеләр яшәгәнен беләм. Күңелдә шулкадәр җылы хатирәләр, матур истәлекләр саклана.
ҺӘР МАШИНА ХУҖАСЫ – СИҢА ДУС

Башта, әлбәттә, сәер иде бу. Әмма тора-бара ияләштем. Көнлек акча эшләп алам да, юлымны дәвам итәм.
Кырымга чыгып китү турындагы уй белән үткән язда янып йөри башладым. Көннән-көн ныграк арта иде әлеге теләк. Мине берни куркытмады: имтиханнар да, якыннарымның реакциясе дә... Әтинең «Улым, җәй җитә, мин сиңа эш урыны карап куйдым», ‒ дигәненә: «Әти, мин иртәгә Кырымга китәм», ‒ дидем. Әти-әниемә мин инде күптән Кырым хакында сөйләп килдем, әмма алар никтер минем чыгып китәсемә ышанмый йөрделәр.
Ирекле сәяхәтчеләр академиясе турында интернет аша белдем. Антон Кротов исемле егет тарафыннан булдырылган Кырымдагы Сәяхәтчеләр йортында яшәдем мин. Күз алдына китерегез: төрле милләттән булган, төрле дин тотучылар барысы бер йортта яши. Бер гаилә сыман. Биредә беркем дә үзе өчен генә ашарга әзерләми, нәкъ өйдәге кебек, бар кеше өчен әзерлисең. Йортның үз кагыйдәләре: кичен ут сүнә, беркем дә тавышланмый. Безнең арабызда ике егет яшәде. Алар инде өч елга якын көнгә бер доллар туздырып көн күрә. Сәяхәткә бер тиенсез чыгып китүчеләр дә бар иде хәтта.
КЫРЫМГА – 6 500 СУМ БЕЛӘН...
Бу җәйдә мин Кырымга ике тапкыр бардым. Беренче тапкыр барганда үзем белән 6500 сум күләмендә акчам бар иде. Икенче тапкыр чыгып киткәндә 3000 сум алдым. Бу акчаны ничек тә тизрәк туздырып бетереп, акчасыз яшәп карыйсым килде.
Урам музыкантларын еш күрәбез. Ә минем үземә урамда Африка барабаны кагып утырырга туры килде. Урамда акча эшләп утырырга мәҗбүр булдым дисәм, дөреслеккә бик үк туры да килеп бетмәс иде, чөнки шул рәвешле көн буена җитәрлек акча эшләү кызык тоелды миңа. Башта, әлбәттә, сәер иде бу. Әмма тора-бара ияләштем. Көнлек акча эшләп алам да, юлымны дәвам итәм.
«ВСЁ БУДЕТ ХОРОШО!»
Казанга кайткандагы бер вакыйга онытылмый. Воронеж аша үтәм. Сәгать иртәнге биш. Хәл юк, «өйгә тизрәк кайтып җитәм» сылтавы белән инде өченче тәүлек рәтләп йокламаган, ашказаны буш... Җитмәсә, яңгыр коя. Юл читендәге заправкага туктадым. Ишеге өстенә кызыл хәрефләр белән «Всё будет хорошо!» дигән язу эленгән. Рәхәт булып китте. Барысы да мин уйлаганча ук начар түгел бит дип уйлап куйдым. Җылынып чыгарга сорап, заправканың ишеген шакыдым. Әмма мине кертүче булмады, читтәрәк урнашкан беседкадан урын тәкъдим иттеләр. Шунда барып утырдым. Бераздан яңгыр да туктады. Шулчак миннән ерак та булмаган тартмаларга игътибар иттем. Каршымда помидорлар иде! Бераздан күзем шулай ук якында гына торган йөк машинасына төште. Арбасы япма белән каплап куелган, аны күтәрсә-ә-әм, тартмаларда җиләк-җимешләр...
Хәзер минем хыялда – Кытай. Киләсе җәйгә аның бар почмакларында буласым килә!
КАРТАДАГЫ НОКТАЛАР
Соңгы сәяхәтемнән кайтканда чираттагы машинаны туктаттым. Һәм күз алдына китерәсезме: ул мине Казаныма кадәр, әле алай гынамы, үзебезнең тукталышка кадәр китереп куйды!!!
Сәяхәт – зур бәхет. Элек минем өчен картадагы гади бер нокта гына булган шәһәрләрдә хәзер җаныма шактый якын кешеләр яшәгәнен беләм. Күңелдә шулкадәр җылы хатирәләр, матур истәлекләр саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев