Логотип Идель
Ялкын

АТКА КОНФЕТ САЛДЫҢМЫ?

Исәнмесез, малайлар һәм кызлар! Безнең гаиләдә буыннан-буынга сөйләнеп килә торган әкият бар. Аны бабамның әтисе – Васыйл бабам әнинең олы апасына сөйләгән, ә Эльвира апам – әнигә, әни – миңа. Ни кызганыч, ахырын белмибез. Эльвира апама ул вакытта 6 яшь чамасы булган. Әкият тыңлаганда, йоклап киткән, ахрысы. Бәлки, сезнең арада әкиятнең ахырын белүчеләр булыр?

Бер гаиләдә өч кыз яшәгән, ди. Әниләре үлеп киткәч, әтиләре үги әни алып кайткан. Үги әни бу кызларны бер дә яратмаган. Аларны кыерсыткан, көне-төне эшләткән, тамаклары туйганчы ашатмаган. Кызларның иң олысы сеңелләрен үз янына чакырган да: «Без болай башка яши алмыйбыз. Әйдәгез, качыйк», − дигән. Шулай итеп, ашарларына алып, ишек алдындагы коега төшеп, качып киткәннәр. Кое бик тирән, суы да челтер-челтер ага икән. «Кайсы якка барабыз?» − дип сораган апалары. «Су уңаена барыйк. Атларга җиңелрәк булыр», − дигән кече сеңелләре. Апалары бераз уйлап торган да: «Юк, су уңаена бармыйк. Су ага-ага киңәер, тирәнәер, диңгезгә барып чыгар. Һәм без батып үләчәкбез. Агымга каршы барырга кирәк», − дигән. Шулай итеп, алар агымга каршы киткән. Бик озак барганнар, ашарларына да беткән. Аяк киемнәре тузып, яланаяк атларга мәҗбүр булганнар. Күлмәкләре дә тузып, ертылып беткән. Кызлар бик хәлсезләнгән.

Көннәрдән бер көнне алар каршында яктылык пәйда булган. Кызлар, якты дөньяга чыгабыз дип, бик шатланган. Яктылык дигәне чишмә башы булып чыккан. Кеше күзенә күренергә оялып, кич җиткәнне чишмә бурасы артына качып көткәннәр. Кич җиткәч, олы апалары, ашарга тапмаммы дип, бура артыннан чыгып, якындагы абзарга таба йөгергән. Барып керсә, исе киткән! Абзар бик чиста, җылы, ди. Күз явын алырлык ат аранда тора икән. Шул арада абзарга хезмәтче килеп кергән дә ат алдына күп итеп конфет-прәннек куйган. Аннары чыгып киткән. Кыз тәм-томны җыеп алган да сеңелләре янына йөгергән. Тегеләр бик шатланган, тамаклары туйганчы ашаган. Әмма көннәр суыта башлагач, кызлар абзарга күчәргә булган. Анда кеше күзенә күренмәслек, уңайлы урын табып, атка салынган конфет-прәннекне ашап, озак кына шунда яшәгәннәр.

Бу ат бер байныкы булган. Көннәрдән бер көнне хуҗа, абзарга кереп, атның ябыкканын сизеп алган һәм хезмәтчене: «Атка салган конфет-прәннекне үзең ашыйсыңдыр әле!» − дип ачуланган.

Икенче көнне хезмәтче, атка ашарга биргән дә, яшеренеп, күзәтә башлаган. Берзаман абзарның кайсыдыр почмагыннан бер кыз килеп чыккан да атның тәм-томын җыеп алып, шул ук почмакка кереп югалган. Хезмәтче шушы хәлне шунда ук байга җиткергән. Таң беленү белән, хезмәтчеләрен ияртеп, бай абзарга килеп кергән дә кызлар яшеренгән почмакка таба: «Әй, сез, атыма салынган конфет-прәннекне ашап баручылар. Кешеме сез, әллә җен затыннанмы? Кеше затыннан булсагыз, чыгыгыз!» − дип боерган. Кызлар бик курыккан. Әмма апалары бөтен кыюлыгын җыеп, болай дигән: «Без кеше затыннан, ләкин чыга гына алмыйбыз. Өстебездә киемнәребез юк», − дигән. Бай кием-салым китерткән. Кызлар, киенеп, почмактан чыкканнар. Бөтен кешенең дә кызларның матурлыгына исе киткән. Ә апалары халыкка үз башларыннан ниләр кичкәнен сөйләп биргән...

Айсылу СӘЛӘХИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев