Логотип Идель
Ялкын

АНА КАДЕРЕ. Икенче бүлек

Ана кадере - һәркемнең бурычы ул. Галәм бездән изгелек көтә...


А.С. Дениелз



Икенче бүлек


/Башы/


…Ул һәрчак минем йөрәк түрендә яшәде. Аның өчен анда урын киң иде. Әтиемне әйтмәгәнмен, ул күптән вафат булган. Миңа әбием «Синең абыең бар дип» дип әйтә торган иде. Әй, сөенә идем шул чакта. Әмма аның да кая икәне билгесез булды. Икебез дә бер дөньяда яшәп, күрешә алмадык аның белән. Мин шәһәрдә әнине эзләдем. Аның йөзләрен белмәсәм дә, табармын шикелле иде. Яшәргә йорт табып, үзем генә ялгызым көн күрдем. Кич белән һава суларга чыкканда да уемда әнием булды. Мине ул яшәтте дисәм дә дөрес булыр. Йортыма якын гына җирдә яхшы эштә эшләдем. Хезмәт хакы алган саен, балалар йортына да өлеш чыгардым. Бик җәлләдем мин андагы балаларны. 9Бер карасаң, әбием булмаса, үзем дә шунда эләгәсе булганмын бит. Уенчык, кәнфитләрне алгач, балаларның йөзендә шатлык, өмет чаткыларын күреп күзләремә яшь килде. Эчемнән генә «Балага ана назы кирәк» диеп уйлап йөрдем. Чыннан да, ул назга сусаган бар бала да һәр кергән кешене әнисе, йә әтисе дип каршы алалар шул. Минем каршыма да бер бала килеп басты да      »Минем әнием бул әле!» дип күзләремә тутырып карады.

Без хәзер...


Нарасыйның моңсу, бәхетсез йөзенә карау белән аны кулыма алдым. Ул өч – дүрт яшьләрдәге сабый иде. Кечкенәдән әнисен дә күрмәгән балага бәхет өчен тагын ни кирәк булсын ди? Наз кирәк шул, игътибар кирәк балага! Ни кызганыч, аңа җавап кайтара алмадым. Тамак төбемдәге төерне йота алмыйча озак җәфаландым. Мине шул бала хәтереннән чыгармады. Күрешкән саен үзен алып китүен үтенде. Тик аны алу бик җиңел эш түгел икәнен белгәнгә ашыкмадым. Сөйгән егетем дә каршы булды түгел, ул ике куллап риза булды, әмма минем иңелек үземнең баламны сөясем килде. Егетем белән кимендә ике ел очрашып йөргәч, өйләнешергә булдык. Шәһәрдә йорт сатып алып, матур гына тормыш корып җибәрдек. Һәр атна ахырында диярлек авылга кайтып, әбиемнең хәлен белдем. Каенанам да бик яхшы кеше булды, аңа рәхмәтем бик зур. Мине үз кызыдай күреп яратты. Тик, алдан әйткәнемчә, әнием турында еш уйладым. Икенче җиргә эшкә урнаштым.

Дәвамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев