Логотип Идель
Ялкын

«ADAGIO – ГАИЛӘ ДУЭТЫ»

Нинди һөнәрләр беләсең? Укытучы, врач, янгын сүндерүче, менеджер, юрист... Гадәттә, бу исемлектә санала торган һөнәрләр арасында иң сирәк искә алынганы (яки бөтенләй искә алынмаганы) – балет артисты.   

Грация, көч, харизма, характер кушылмасының сәхнәдәге гәүдәләнеше булган Руслан Савденовны миллионнан артык кеше яшәгән шәһәр урамында очратып, танымый да узып китәргә мөмкин. Без паркта очраштык. Руслан, Александра һәм бөтерчек кебек бөтерелеп, велосипедта элдерүче Дулат. (Исеме җисеменә туры килгән. Казах теленнән тәрҗемә иткәндә исеме «күңел ач, тавышлан» дигәнне аңлата – А.Б.) Руслан Савденовның хатыны Алексанра Суродеева да М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры артисткасы, балерина.

Сезнең биографияләр белән танышкач, икегез бер тормыш белән яшисез кебек тоела.

Александра: Әле генә бу турыда уйлап куйдым. Чыннан да, бер мәктәпне тәмамладык, бер елдан соң икәү бергә Казанга килдек...

Руслан: Без гел бергә.

Авыр түгелме?

Александра: Юк, яраткан кешең яныңда булганда, ул сиңа карашы белән дә ярдәм итә ала.

Александра, күпмедер вакыт үткәннән соң үзегез турында «О, ул бит танылган Руслан Савденовның хатыны» яки «О, ул бит танылган Александра Суродеева» дигәнне ишетергә теләр идегезме?

Александра: Авыр сорау. Уйларга кирәк. Беренчеседер, Руслан – гаилә башлыгы, аның уңышы мөһимрәк. Минем өчен дә бу зур горурлык булачак.

Тамашачылар да, тәнкыйтьчеләр дә Руслан Савденовны образларны тирәнтен ачучы артист буларак таный.  Сәхнәдәге әверелешне ничек аңлатыр идегез?

 Руслан: Беренчедән, бөтен партияне, рольне яхшылап аңларга, шул әсәсргә кагылышлы әдәбият бар икән, аны укырга, үзеңне рухи яктан әзерләргә кирәк. Аннары балет залында эш башлана.

Александра: Руслан һәр нәрсәгә җаваплы карый торган кеше. Нинди роль булса да, зурмы, кечкенәме, ул тулысынча шул образга керә, үзе аша үткәрә, тормышта, өйдә дә шуның белән яши башлый.

Иң истә калган партияләрнең берсе Шүрәле. Бу рольгә аерым җылы мөнәсәбәтегез сизелеп тора.

Руслан: «Шүрәле» – минем иң яраткан балетым. Аның куелуын түземсезлек белән көтеп алам. Шүрәле бик тирән, күпкырлы образ. Аны һәрвакыт яңача биеп була һәм беркайчан да канәгать булмыйсың. Бер көнне минем Шүрәле усал, икенче көнне – шук, кайвакыт үчле килеп чыга.

Александра: Бу спектакль күбрәк балалар өчен. Шуңа да Русланга бу партиядә Дулат ярдәм итә. Репетицияләрдә иң беренче Дулатның ничек кабул итүен сорый. Улыбыз туган елны Руслан беренче тапкыр бу партиядә сәхнәгә чыкты һәм аның иҗаты Дулат белән бергә үсә.

Руслан: Балалар  --  ихлас тамашачылар. Аларны алдап булмый һәм балалар үзләре дә  алдамый.

Александра Суродееваны исә һәр хәрәкәте, элементы төгәл булган классик балерина буларак тасвирлыйлар. Моңа ничек ирешәсез?

Александра: Бу, беренче чиратта, минем укытучыларымның казанышы. Балетта «школа» дигән төшенчә бар, ягъни техникасы яхшы куелган артист, дигән сүз.  Укытучыларыма рәхмәт.

Руслан: Бу Сашаның да хезмәте. Ул үзенә бик таләпчән. Балет залында ике-өч сәгать бертуктаусыз җан тиргә батып эшли. Мин кайвакыт «тукта инде җитәр, иртәгә тора да алмаячаксың бит», дип аны туктатырга мәҗбүр булам.

Мәктәптә укыганда  Руслан белән Александра нинди иде?

Руслан: Мин спорт ярата идем. Теквандо, футбол белән шөгыльләндем. Минем өчен кем беләндер көч сынашу бик кирәк . География, тарих, химия фәннәрен бик ярата идем. Хәзер дә тарихи әсәрләр, мәкаләләр укыйм.

Александра: Мин «хулиганка» идем. Училищеда укыган вакытта да. Укытучым: «Берсендә балет залында бик каты тавышланалар, минем кызлар түгел инде, малайлардыр дип, ишекне ачып карасам – Александра», дип еш кына искә ала иде.

Кечкенәдән үк биергә хыяллана идегезме?

Руслан: Әти белән әни сүзләренә караганда, башта мин Камаз машинасын йөртүче булырга хыялланганмын. Аннары каратист, футболчы булырга теләдем. Хәтта балет мәктәбендә шәгыльләнә башлагач та, качып кына футбол уйнарга йөри идем (ярамый бит, травма алырга мөмкин). Соңрак балет беренче урынга чыкты. Башта театрга эләгергә иде, кордебалетта торсам да ярый дип уйлый идем. Аннары бу гына аз тоелды, солист буласы килде. Шулай максатлар да үсә, киңәя барды.

Александра: Мин шәфкать туташы булырга хыялландым. Җиде яшьтән балет түгәрәгенә йөри башладым, тугыз яшьтә училещега кердем. Унике яшьтә инде балерина булырга теләвемне аңладым.

Балет белән ничә яшьтә шөгыльләнә башлыйлар?

 Руслан: Бу төрле илдә төрлечә. Россиядә балетка 10 яшьтә, Япониядә 3-5, Америкада 6 яшьтә киләләр. Минем дустым бар, ул Кореядан. 17 яшьтә шөгыльләнә башлаган һәм ел ярымнан халыкара конкурс лауреаты булды. Табигать биргән сәләт мөһим. Шулай да хезмәт, тырышлык кешегә үзен «ачарга» ярдәм итә.

Интервью дәвамында әнисенә чәчәк бәйләме бүләк итүче Дулат та сүзгә кушылды. Ул «Туган тел»не җырлап күрсәтте.

Дулат:  Әтинең биегәне бик ошый, әнинеке дә, ләкин мин футболчы булырга телим. Тагын... энекәш кирәк миңа.

[gallery size="large" ids="2652,2642,2648,2640,2650,2638"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев