Логотип Идель
Ялкын

ӘДӘБИЯТ УКЫТУЧЫЛАРЫ, ЛАЙК КУЕГЫЗ!

Җәйгә укырга бирелгән әсәрләрнең эчтәлеген аны кәттә юзер да, лузер да сөйли. Ә сез әдәбият укытучылары лайк кына куеп калмыйча, репост та ясасын, ягъни, сезне мактый-мактый, сездән ишеткәнне башка классларга да сөйләсен дисәгез, әсәр эчтәлегенә менә боларны кушып җибәрегез. :)



knigi_1Н.В.Гогольнең «Ревизор»ы:


Пьесаның нигезендә Новгород өязенең Устюжна авылында булган вакыйга ята. Авторга бу вакыйганы А.С.Пушкин сөйләгән була. Гәрчә Гоголь бу әсәрне берничә тапкыр башлаган урынында ташларга җыенса да, шул ук Пушкин аны язып бетерергә өнди.


Пьесаның фарсы теленә тәрҗемәсендә городничийның хатынын икенче кызы итеп үзгәртәләр, чөнки Иранда кияүдәге хатын-кызга игътибар күрсәтү үлем белән җәзалана.



knigi_2М.А.Булгаковның «Мастер и Маргарита»сы:


Әсәрнең бер редакциясендә автор аны «Сатана» дип исемләгән. «Варьете» дигән театр Мәскәүдә юк һәм беркайчан булмаган.


Язучының хатыны Елена Сергеевна әйтүенчә, Булгаков үләр алдыннан бу романы турында: «Белсеннәр... Белсеннәр», - дип кабатлаган.



knigi_3А.Дюманың «Три мушкетера»сы:


Дюма бу әсәрен бер газета өчен сериал форматында язган, һәм килешү буенча, аңа кулъязманың һәр юлы саен түләгәннәр.  Гонорарын арттырыр өчен, Дюма Атосның йомышчысы Гримоны уйлап тапкан, ул сөйләшкәндә сүзен бик кыска тота торган, аз сүзле персонаж, күп очракта «әйе» яисә «юк» дип кенә җавап бирә. «Двадцать лет спустя» китабына исә гонорар һәрбер сүзе өчен түләнгән, шуңа Гримоның бу китапта «теле ачылгандай» була.


Дюма күпчелек вакытта «әдәби коллар» ярдәменнән тартынмаган, «Три мушкетера»ны язганда да, аңа Огюст Маке исемле язучы ярдәм иткән. «Граф Монте-Кристо», «Черный тюльпан», «Ожерелье королевы»ны да алар бергә язганнар. Соңрак Маке судка мөрәҗәгать итеп, Дюманыкы саналган 18 әсәрнең авторы булуын тануларын таләп иткән. Ләкин суд аның эше әсәргә әзерлек этабында булуын гына таныган.



knigi_4Джоан Роулингның «Гарри Поттер»ы


Бөтен дөнья онытылып укыган Гарри Поттер турындагы китаплар сериясе беренче тапкыр 1995 елда басыла. Гәрчә Роулинг аның беренче өлешен 1992 елда тәмамлаган булса да, аны бастырырга теләүче нәшрият табылмый.


Нәшриятләр бу китап беркайчан да уңыш казана алмаячак дип саныйлар.



knigi_5Д.Дефоның «Робинзон Крузо»сы:


Робинзон Крузоның маҗаралары беренче китап белән генә тәмамланмый, әсәрнең дәвамында Робинзонның корабы Көньяк-Көнчыгыш Азия ярларында һәлакәткә очрый. Һәм Робинзон Европага бөтен Россия аша кайтырга мәҗбүр була. 8 ай кышны ул, мәсәлән, Тобольск шәһәрендә үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев