Логотип Идель
Ялкын

13 ИЮЛЬ: КӨН ТАРИХЫ

Бүген – 13 июль көнне Гульельмо Маркони үзенең радио патентын ала. Әгәр бераз гына ышандыручы һәм җитез булмый торып, алмый калса, бүгенге радио-телевидение һәм телефония миф кына булып тоелыр иде. Нәкъ менә 1897 ел безнең бүгенге «whatsapp», «smart»  тормышыбызның башлангычы булып тора.



Туган көнегез белән!


Монан тыш туган көннәргә дә бай әлеге көн. 1975 елның 13 июль көнне «Ялкын»ның дусты Артем абый Сидоров дөньяга килгән. Ул Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министры (2010-2015), 2015 елның сентябреннән Табигый байлыклардан файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль агентлык (Росприроднадзор) башлыгы. Шулай ук 13 июль – Советлар Берлеге каһарманы  Зәки Шәймәрдановның туган көне. Җәмгыять эшлеклесе, инкыйлабчы Мирсәет Хәйдәргали улы Солтангалиев та 13 июль көнне туган.



13 июль 1892 ел


Мирсәет Солтангалиев – атаклы совет сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе. Мөселман халыклары арасыннан Сталин чорындагы иң югары дәрәҗәдә торган большевик-җитәкче. Стәрлетамак өязендә урыс теле укытучысы гаиләсендә туа. Мирсәет алты яшьтән укый башлый һәм башлангыч мәктәпне Мактау кәгазе белән тәмамлый. 1907 елда, бик зур конкурс үтеп, Казандагы Татарская учительская школага (семинариягә) укырга керә. 1911 елда аны бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Мирсәет урысчадан татарчага әсәрләр тәрҗемә итеп, газета-журналларда бастыра. Димәк, гонорар акчасы өс-башны рәтләргә ярап тора. Казаннан соң ук Башкортстанда, Ырынбурда балалар укыта. Бакуга күчкәч, редакцияләрдә эшли. Февраль инкыйлабыннан соң Петербургка юл тота. 1917 елның 1-11 маенда Мәскәүдә Бөтенрусия мөселманнарының съезды булып, анда Бөтенрусия мөселманнар советы (Милли Шура) сайлана. Аның җитәкчесе Ә.Т.Цаликов советның секретаре итеп Солтангалиевне чакыра. Бу аңа инкыйлаби эшчәнлек өчен киң юллар ача.


Мәсәлән, ул II Бөтенрусия мөселманнары съездында делегат булып катнаша. Ә 1918 елның гыйнвар башында Солтангалиевне Эчке Русия һәм Себер мөселманнары эше буенча комиссариат рәисе итеп билгелиләр. Шул ук вакытта ул губерна Мөселман комиссариаты рәисе итеп тә куела. 1917 елның июлендә М.Солтангалиев РСДРПга керә. Хакимияткә килү белән, большевиклар «Русия халыкларының хокук декларациясе»н игълан иттеләр. Декларациядә «Русия халыкларына ирекле рәвештә үз язмышларын үзләре хәл итәргә, теләкләре булса, хәтта аерым дәүләт тә төзергә хокук бирелә» диелә. «Русия һәм Көнчыгыш мөселманнары — хезмәт ияләренә» мөрәҗәгатендә большевиклар халыкка «алтын таулары» вәгъдә итәләр. Мәсәлән, «Моннан алып сезнең динегез һәм гадәтләрегез, сезнең милли һәм мәдәни учреждениеләрегез ирекле һәм кагылгысыз» дип әйтелә.


13 июль 1


Бу бик табигый, большевикларның шул ук шовинист икәнлекләрен белмәгән М.Солтангалиев аларга ышана һәм милли мәсьәләләрне бары тик большевистик платформа нигезендә хәл итеп була дип уйлый. Бу, мөгаен, аның иң зур ялгышларыннан берсе булгандыр. Мәсәлән, ул иске армиядә булган мөселман оешмаларын таратуда катнаша, Идел-Урал Штатын Русия составында республика төзүгә каршы чыга, хәтта аның җитәкчеләрен кулга алуны оештыра. Мирсәет Солтангалиев хәрби мәсьәләләрдә дә үзен уңай яктан күрсәтә, татарлардан Кызыл Армия частьлары оештыра, ике армиянең хәрби советы әгъзасы була.


1920 елның 25 маенда РСФСР Халык Комиссарлары Советы утырышында аны Милли мәсьәләләр буенча халык комиссариатының коллегия әгъзасы итеп сайлыйлар. М.Солтангалиев җитәкчелек иткән Үзәк мөселман комиссариаты, Татарстан ACCP төзелгәннән соң, милли мәсьәләләр эше буенча Русия комиссариатының Татарстан бүлеге итеп үзгәртелә. Аны якыннан белмәгән чакта Солтангалиев Сталинны хөрмәт итә. Шуңа да карамастан, 1930 елда М.Солтангалиевне үлем җәзасына хөкем итәләр. Ә ярты елдан соң бу карар 10 елга төрмәдә утыруга алмаштырыла. 1934 елда аны вакытыннан элек азат итәләр. Ләкин 1937 елда Мирсәет Солтангалиевне тагын төрмәгә ябалар һәм бик нык кыйныйлар. Һәм 1940 елның 28 гыйнварында аталар (хатыны һәм ике баласы да төрмәдә һәлак булалар). Шулай итеп, Сталин үзенең иң көчле идеологик оппонентларының берсеннән котыла. М.Солтангалиевнең юкка гаепләнүе, үлемгә хөкем ителә. Язучы Ринат Мөхәммәдиевнең «Сират күпере» әсәре Мирсәет Солтангалиевнең тормыш юлына багышланган.



13 июль 1923 ел


Зәки Шәймәрданов 1923 елның 13 июль көнне Балык Бистәсе районының Биектау авылында туа.


1942 елның 12нче мартында Зәки Шәймәрдановны ТАССРның элеккеге Кызыл Йолдыз районы хәрби комиссариаты армиягә алып, артиллерия училищесына укырга җибәрәләр. Ләкин бу вакытта дошман котырынып Иделгә якынлашып килә. Укырга туры килми. Зәки Шәймәрдановны 13нче гвардияче дивизиянең артиллерия полкына наводчик итеп җибәрәләр. Уртача буйлы, көләч йөзле татар егетен карт фронтовиклар араларына теләп алалар, аңа хәрби һөнәрне оста үзләштерергә, гитлерчыларның мәкерле планнарын тиз аңларга ярдәм итәләр. Ул тәүге кат Сталинградта дары исен исни, дошман белән күзгә-күз очраша.


Октябрь аенда Зәки Шәймәрдәнов расчеты беренче мәртәбә авыр хәлдә кала. Дошман артиллериячеләр өстенә орудияләрдән, минометлардан һәм һавадан утлы кургаш яудыра. Сафлар сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Ләкин Совет сугышчылары артка чигенмиләр, ярсыган фашист солдатларының алты атакасын кире кагалар. Дошман тагын безнең позицияләргә якынлаша. Шул мәлне Шәймәрдановлар орудиясе янында гына бомба ярылып, тупчыларны көчле шартлау дулкыны өскә чөя. Зәки абый бу шартлаудан соң көчле контузия ала, ләкин орудие яныннан китми. Дошман өстенә бер-бер артлы снәрәтләр җибәрә, илбасарларның өч авыр танкын һәм фашистлар төялгән биш автомашинасын яндыра.


1943 елның июль аенда Зәки Шәймәрданов полкы Курск дугасы позицияләренә урнаша. Красная Дубрава авылы янында совет тупчылары өстенә 27 танк ташлана. Сержант Шәймәрданов орудиясенә таба ата-ата 12 танк үрмәли. Алар артыннан ук пехота төялгән 7 бронетранспортер килә. Орудие терәп атарга көйләп куелган. Ут ачарга команда бирелә. Зәки Шәймәрданов расчетына туп-туры килүче авыр "тигр" шунда ук прицелга эләгә. Шартлау гөрелтесе яңгырауга "тигр"га ут каба. Аның артыннан икенчесе туктап кала, колоннада тәртип бозыла. Немецларның моңа ачуы чыга, расчет өстенә берничә орудие залпы бирәләр, пулеметлардан ут ачалар. Расчеттагыларның берничәсе һәлак була, кайсылары яралана. Орудие янында Зәки Шәймәрданов берүзе кала. Шартлау дулкыны аны орудие яныннан алып ташласа да, яңадан күтәрелеп каршылыгын дәвам иттерә. Бу бәрелештә дошман 3 "тигр"ын һәм 3 урта танкын калдырып кире чигенә.


13 июль 2


Курск дугасындагы канлы бәрелешләрдә Зәки Шәймәрданов гитлерчыларга каршы менә шулай батырларча сугыша. Анда яулаган данын Украина фронтында тагын да ныгыта. Украинаның Чербышый Прапор авылын азат иткәндә фашистларның 3 машинасын, 40 лап солдат һәм офицерын юк итә. Кировоград шәһәре өчен барган сугышларда да Зәки Шәймәрданов үзен оста наводчик итеп таныта. Фашистлар безнең укчылар өстенә 9 танк һәм 18 бронетранспортерын җибәрә. Монда да артиллериячеләр ярдәмгә килә. Ләкин орудие янында гына ярылган снәрәт бөтен расчетны бәреп сала. Зәки Шәймәрданов җиңелчә яралана. Ул бу бәрелештә үзе корып, үзе төзәп, үзе атып дошманның 2 танкын яндыра, 4 бронетранспортерын сафтан чыгара. Көнбатышка бару юлы җиңел булмый. Солдатлар плацдармында аеруча кыен була. Ләкин сержант Шәймәрданов орудиясе позицияләрендә нык тора. Азат ителгән һәр авылны, һәр шәһәрне яңадан дошман кулына бирми.


Күрсәткән батырлыклары өчен Зәки Шәймәрдановка 1944 елның 13 сентябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шушы чорга аның шәхси исемлегендә юк ителгән 21 дошман танкы, 17 орудие, 11 бронетранспортер, йөзләрчә фашист исәпләнә.


Аннан соң Зәки Шәймәрданов 8 ай буена дошманны тар-мар итү операцияләрендә катнаша. Җиңү көнен Берлинда каршылый.


Гомеренең соңгы елларында Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында яши. Зәки Шәймәрданов 1967 елның 29 гыйнварында вафат. Балык Бистәсе районының Биектау авылы зиратында җирләнгән. Шушы ук авылда аның тормыш юлын тасвирлаучы музей бар, һәйкәле куелган.



Мәгълүматлар «Ялкын» архивыннан һәм ВикипедиЯ сайтыннан алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев