Логотип Идель
WORLDSKILLS

WorldSkills-2019: Милли җыелмага Татарстаннан кем кергән?

22-27 август көннәрендә Казанда узачак WorldSkills 45нче дөнья чемпионаты башланырга аз вакыт калды. Анда ил данын яклаячак яшьләр билгеләнде – барлыгы 63 конкурсант. Милли җыелма составында Россиянең 24 төбәгеннән булган егет-кыз бар. Алар әлеге масштаблы чемпионатта 1500гә якын конкурсант белән ярышачак.

Россиянең милли җыелмасына 18-25 яшьлек 14 кыз һәм 49 егет кергән. Бу – Архангельск, Брянск, Волгоград, Кострома, Курган, Ленинград, Липецк, Мәскәү, Новосибирск, Оренбург, Орел, Рязань, Самара, Свердловск, Тула, Төмән, Чиләбе һәм Ярославль өлкәләре, Краснодар, Красноярск крайлары, Башкортостан, Татарстан, Чувашия республикалары, Мәскәү шәһәре яшьләре.

Татарстанга килгәндә, республикабыздан түбәндәге яшьләр – Россия җыелмасы составында:































































Компетенция Конкурсант
Бетон төзелеш эшләре Радик Сираҗетдинов
Веб-дизайн һәм аны эшләү Иван Жуков
График дизайн Ярослав Великанов
CAD инженер дизайны Станислав Джуманязов
Прототиплар эшләү Айдар Минеев
Мәгълүмати кабельле челтәрләр Ислам Нигъмәтуллин
Медицина һәм социаль күзәтү Аделина Вуколова
Мобиль робототехника Эмиль Мифтахов
Мобиль робототехника Оскар Арсланов
Авыр техникага хезмәт күрсәтү Данил Пронин
Металл конструкцияләр җитештерү Илнур Дәүләтшин
Ресторан хезәмәте Тимур Каюмов
Сантехника һәм җылыту системасы Дмитрий Малинов
Мода технологиясе Эвелина Алтунян

WorldSkills чемпионаты барышында конкурсантлар 56 төп компетенция буенча ярышачак. Болар – хезмәт күрсәтү, транспорт һәм логистика, җитештерү сәнәгате, мәгълүмати технологияләр, сәнгать һәм дизайн, төзелеш сфералары. Россия катнашучыларын 56 халыкара эксперт озатып барачак.

Чемпионат җиңүчеләрен алтын, көмеш, бронза медальләр белән бүләкләячәкләр. 700дән артык балл җыйганнарга профессиональлек өчен медальон да биреләчәк. Ул исә халыкара дәрәҗәдә конкурсантның осталыгын дәлилләячәк.

Югары нәтиҗәләргә ирешкән Россия катнашучыларын, аларның экспертларын 1 миллион сумга кадәр акчалата премия көтә. Россия Федерациясе хөкүмәте карары буенча, бронза медаль алучыга – 400, көмеш медальгә – 500 мең сум бирелә. Алтын медаль алучы 1 миллион сум белән бүләкләнәчәк. Ә профессиональлек медаленә ия булучыларга 300 мең сум тапшырылачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев