Белми калма
-
КАЗАНДА ПУШКИННЫҢ 225 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН ЧАРАЛАР УЗА
6 сентябрьдә Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкинның 225 еллыгына багышланган чаралар үтәчәк. Шуларның икесен сиңа тәкъдим итәсебез килә! -
ТАТАР ТЕЛЕН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА «СӘЛАМ» КУШЫМТАСЫ ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ
Уфа фән һәм технологияләр университетының татар-рус бүлеге студенты Ләйсән Йосыпова (Катиева), Бөтенроссия «Студент стартапы» программасы кысаларында, 1 миллион сумлык грант отып, «Сәлам» дип исемләнгән татар телен нульдән үзаллы өйрәнүгә юнәлдерелгән мобиль кушымта эшләгән. Хәзер ул рус һәм инглиз телләрендә тәкъдим ителеп, RuStore каталогына кертелде. -
УЛ ГЫНА БЕЛГӘН ТУФАН МИҢНУЛЛИН: «АПУШ» ШӘКЕРТЛӘРЕ ӘЛФИЯ МИҢНУЛЛИНА БЕЛӘН ОЧРАШТЫ
«Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина белән очрашты. Балалар белән әңгәмә Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» лабораториясе кысаларында уздырылды. -
БАЛЛЫГА ТАРТЫЛУНЫ НИЧЕК КИМЕТЕРГӘ?
АКШдагы Кливленд клиникасы диетологлары татлыга тартылуны ничек җиңәргә кирәклеге турында киңәшләр бирә. Әгәр син дә тәм-том яратучылар рәтеннән икән, бу кыска язманы укып чык! -
ТАТАРСТАН ЛЕГЕНДАР УЕНДА БРИКС ШӘҺӘРЛӘРЕН ТӨЗИ
22-24 октябрь көннәрендә Казанда БРИКС Саммиты узачак. Шул уңайдан 31 августка кадәр «Таткрафт» кубогына «Татарстан БРИКС шәһәрләрен төзи» дигән турнир үткәрелә. -
ЗУЛЯ КАМАЛОВА ИҖАТЫНА ТРИБЬЮТ, МОДА КҮРСӘТҮ ҺӘМ TATARKA: БЫЕЛГЫ «ДӘРТФЕСТ» НИЛӘР ӘЗЕРЛИ?
30 август Казан Кирмәнендә икенче тапкыр «ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Ул шәһәрчеләр яратып өлгергән TatCultFest традицияләрен дәвам итә. -
«СУПЕР АЙ»НЫ КҮРМИ КАЛМАГЫЗ!
19 августта, ягъни бүген 21:26 сәгатьтә без барыбыз да «супер Ай»ны күзәтә алачакбыз. Бу ни дигән сүзме? В. П. Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе директоры, Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры Юрий Нефедьев бу күренешне болай аңлата. -
КАҺВӘ ЯБЫКТЫРА?
Кытай галимнәре чираттагы ачыш ясаган. Игътибар: син яратып эчә торган каһвә аваырлыкны киметергә мөмкин! Я, ничек ачыклаганнар соң моны? -
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ БУ ЕЛГЫ КӨЗНЕ «ТАҺИР-ЗӨҺРӘ» ПРЕМЬЕРАСЫННАН БАШЛЫЙ
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының яңа, 91 сезонының беренче премьерасы – Фәтхи Бурнаш пьесасы буенча «Таһир-Зөһрә» риваяте! -
БЕРЕНЧЕ ЯШЬ БЛОГЕРЛАР ФОРУМЫ: КАЙДА? КАЙЧАН? КЕМНӘР КАТАНАША?
Татарстанда «Со смыслом» дип аталган беренче яшь блогерлар форумы уздырыла. Бу турыда Яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыков хәбәр итте. Кайда? Кайчан? Кемнәр катнаша? Бу турыда тулырак – язмада! -
ЧАЛЛЫ ТЕАТРЫ КАЗАНГА НИНДИ СПЕКТАКЛЬЛӘР АЛЫП КИЛӘ?
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы театры гастрольләр белән Казанга килә. Быел ул үзенең 35 нче театр сезонын Галиәсгар Камал театры бинасында башлап җибәрә. -
РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ: «СӘЛӘТ – БЕЗНЕҢ ПРИОРИТЕТТА»
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов XIII Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының алтынчы, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә уздырыла торган сменасы – Алдынгылар Биләр Форумда (Первые/ Forward) булды. -
БДИны 100 БАЛЛГА БИРҮЧЕЛӘРГӘ ПРЕМИЯ ТҮЛӘНӘЧӘК
Мәгариф һәм фән министрлыгы БДИны 100 баллга бирүче укучыларны бүләкләячәк. Премия күләме максималь нәтиҗәгә тапшырылган фәннәр санына бәйле булачак. Бу турыда Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин брифингта хәбәр иткән. -
«ПЕЧӘН БАЗАРЫ» ФЕСТИВАЛЕ КАЙЧАН УЗАЧАГЫ БИЛГЕЛЕ
24-25 август көннәрендә «Печән базары» татар шәһәр мәдәнияте фестивале инде менә ничәнче тапкыр узачак! Чара Иске Татар бистәсендә – Кабан күле буенда һәм Шиһабетдин Мәрҗани урамында гөрләячәк. -
ҖӘЙНЕ МУЗЕЙДА ҮТКӘРЕП НИНДИ ФАЙДА АЛЫП БУЛА: МИЛЛИ МУЗЕЙДА МАХСУС ПРАКТИКУМ ТӘМАМЛАНДЫ
15 июльдән башлап, 26 июльгә кадәр Татарстан Республикасының Милли музеенда «Лето в музее» дип исемләнгән практикум узды. 10 көн дәвамында аның катнашучылары төрле шәһәр музейлары, парклары, урамнары, Милли музей фондлары һәм төрле театрларның сәхнә артлары белән танышып, үзләрен чын музей хезмәткәрләре буларак сынап карады.
Белми калма
-
19 декабря 2024 - 12:25
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ АРАСЫНДА «ТАТАР ЕГЕТЕ, ТАТАР КЫЗЫ» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
18 декабря 2024 - 15:05
КАЗАН БУЕНЧА АК ЕЛАН СӘЯХӘТКӘ ЧЫГА!
-
16 декабря 2024 - 10:35
ШАЯРТЫРГА ЯРАТУЧЫЛАР БЕР СӘХНӘДӘ!
-
13 декабря 2024 - 10:40
КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ДИДЖЕЙЛАРНЫ БАРЛАУ, ТЫҢЛАУЛАР УЗАЧАК