Логотип Идель
Белми калма

УЛ ГЫНА БЕЛГӘН ТУФАН МИҢНУЛЛИН: «АПУШ» ШӘКЕРТЛӘРЕ ӘЛФИЯ МИҢНУЛЛИНА БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

«Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина белән очрашты. Балалар белән әңгәмә Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» лабораториясе кысаларында уздырылды. 

19–25 август көннәрендә Казанда беренче тапкыр Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясе уза. Бер атналык зур чараны «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Авыл эте Акбай» мюзиклы ачып җибәрде. Лаборатория кысаларында остаханәләр, драматургның кызы Әлфия Миңнуллина белән очрашу һәм язучы белән бәйле башка чаралар оештырыла. Шулай ук балалар белән берлектә Туфан Миңнуллин пьесалары буенча эскизлар әзерләнә, алар лабораториянең соңгы көнендә – драматургның туган көнендә тәкъдим ителәчәк.

Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия ханым белән очрашу барышында  шәкертләр аңа әтисе турында да, үзе турында да сораулар бирделәр. «Туфан абый нинди әти иде?», «әтиегезнең кайсы әсәрләрен яратасыз?», «ул илһамны кайдан таба иде?», «кайда иҗат итәргә ярата иде», «әтиегез белән бәйле бик истә калган вакыйганы сөйли аласызмы?», «нинди чәчәкләр яратасыз?», «сезнең хобби нинди?» һәм башка сораулар яңгырады. Әлфия Миңнуллина балаларга ул гына белгән Туфан Миңнуллин турында сөйләде, аның һәм гаилә тормышындагы кызыклы вакыйгаларны сөйләде, әтисенең канатлы гыйбарәләре, кирәкле вакытта әйткән сүзләре белән бүлеште. Очрашу азагында ул апушлыларга җылы теләкләр белдереп калды. 

Очрашуның модераторы «Апуш» татар балалар театр студиясенең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова иде.

Киләсе елда драматургның тууына 90 ел тулу уңаеннан әлеге чара масштаблы фестиваль форматында узар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев